Журнал «Безнең мирас»

Президент котлавы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның
Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына
мөрәҗәгате


Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!


Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!


Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.


Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.


Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!


Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстынлылар!


Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре рәсми хәбәрләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру