Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Тәваф итү, тәваф кылу Әйләнеп йөрү (мәс., хаҗ вакытында Кәгъбә тирәсендә 7 тапкыр әйләнү). Туваф кылу язылышы да очрый. Хаҗ вакытында изге зиратларны да тәваф кылалар.


Тәваф кылуның төп кагыйдәләре 632 елда Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең «хушлашу хаҗы» вакытында бәян ителгән. Тәваф кылу өчен хаҗи әл-Мәсҗид әл-Харамга «Тынычлык капкасы» ( «Баб әс-сәлам») аша уң аяктан керергә, Кәгъбәнең төньяк-көнчыгыш почмагындагы «Кара таш» каршына килеп, аны үбәргә (тәкбил) яки аңа кулы белән кагылып, кулын иреннәренә тидерергә (истилам) тиеш (әгәр халык күп булып, таш янына килергә мөмкин булмаса, ташка кулны сузып, аннары аны үбәргә мөмкин). «Кара таш»ка баш игәннән соң, Кәгъбә тирәли җиде тапкыр әйләнәләр. Кәгъбә тирәсендә әйләнгәндә тәваф кагыйдәләрен белгән ихтыяри сәед җитәкчелек итә. Диварга якын килеп, сәгать йөрешенә каршы барырга кирәк (кайбер чыганакларда, мәсәлән, рус телендәге «Ислам» энциклопедиясендә – 217 нче биттә – әйләнү юнәлеше нәкъ киресенчә күрсәтелгән, ләкин Насыйр-и Хосрәү, Кәгъбә тирәли әйләнгәндә, сул ягың һәрвакыт Кәгъбә тарафында булырга тиеш, дип яза. – А.Т.). Баштагы өч әйләнәдә кызу адымнар белән атлыйлар (рамал), калган әйләнүләрдә гадәттәгечә атлап барыла. Кәгъбә тирәли җиде тапкыр әйләнгәч, керү урыны янына килеп, диварга гәүдәң белән сыенырга, уң кулыңны керү урынына таба сузып, Аллаһыга, Пәйгамбәргә (с.г.в.) рәхмәт әйтергә һәм гөнаһларыңны ярлыкауны сорарга кирәк. Ахырда ике рәкәгатьле намаз укыла, беренчесе вакытында «Сүрәи әл-Кяфирин»не (109), икенчесе вакытында «Сүрәи әл-Ихлас»ны (112) укыйлар.


Кече хаҗ (гомрә) кылганда тәваф бер тапкыр, ә тулы хаҗ вакытында ике тапкыр – Мәккәгә кергәндә (тәваф әт-тәхийә) һәм хаҗ йоласын тәмам иткәндә (тәваф әл-вәдаг) кылына. Хаҗга беренче тапкыр килгән кешенең тәвафы тәваф-и кодум, ягъни «кавышу (ирешү) тәвафы» дип атала.


Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең хуш­­ла­шу хаҗы вакытында иң ахырда зөлхиҗҗәнең 14 нче көнендә төнлә Бәйтул­ланы тәваф итүен дә саубуллашу тәвафы диләр (Сөнгатулла Бикбулат). Шул ук көнне ул Мәдинәгә кайтып киткән.


Чыганакларда тәваф әл-ифадә төшен­чәсе очрый, аңа хаҗ вакытында, Минәдән кайткач, хаҗиларның Кәгъбә тирәли әйләнүе дип гомуми аңлатма бирелә. Монда ифадә сүзе файда мәгънәсендә килә булса кирәк.


Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшү көннәрендә (ХХ гасырның 90 нчы еллары) митингка җыелган халыкның Казанда элекке КПСС Өлкә комитеты бинасын тәваф кылганын хәтерлибез. Ислам принциплары күзлегеннән караганда, мондый гамәл акланмый, чөнки бу бәдбәхет бина изге түгел (яңа булса да, ун елдан соң сүтеп үк ташланды).


Гомумән, изге урыннарда тәваф кы­луның бер Исламга гына хас түгеллеген әйтергә кирәк. Мондый йола христиан дөньясында да билгеле (христианнар кайчагында теге яки бу изге урын тирәли артка таба чигенә-чигенә әйләнеп йөриләр), борынгы гыйбранилар да Иисус Навин җитәкчелегендә Иерихон шәһәре тирәсен әйләнеп чыккач, шәһәр диварлары җимерелеп төшкән, имеш. Менә шушында КПССның Татарстан Өлкә комитеты бинасын җимертү факты искә килеп төшә...


Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру