Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Лерон: Яшь гаиләләр, пенсионерлар һәм инвалидлар тиешле дәрәҗәдә кайгыртылырга тиеш!

Бердәм Россия партиясендә ТР Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән дебатлар бара. Бүген Әлмәт шәһәрендә “Татарстан гаиләләренең иминлеге” дебатларында “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) Татарстандагы гаиләләргә ярдәм итү өчен махсус программалар әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.


Ләбиб Лерон туган телләрне саклау; яшь гаиләләрне җир белән тәэмин итү һәм газ-су коммуникациясен алдан ук кайгырту; авылларда яшәүче яки яшәргә теләүче гаиләрнең кече бизнесына ярдәм итү; балаларны йорт-җиргә, гаилә эшенә мөнәсәбәтле һөнәрләргә өйрәтү, моның өчен махсус дәрес һәм түгәрәкләр, үзәкләр булдыру, анда йөрүчеләрне транспортта бушлай йөртү; аз керемле пенсионерлар өчен коммуналь түләүләрнең махсус льготалар системасын булдыру; инвалидларны дәүләт югарылыгында тиешле дәрәҗәдә кайгырту турында сөйләде.


Язучы үзенең дә өч бала атасы һәм өч онык бабасы булуын һәм проблемаларның күбесе белән якыннан таныш булуын искәртте. “Безнең мирас” мөхәррире буларак, атаклы мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннән дә акыллы гыйбарәләр китерегә онытмады.






Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру