Журнал «Безнең мирас»

«Идел бит ул, киң бит ул» бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды

Бүген, 5 июньдә, «Идел-Идель» журналы игълан  иткән «Идел бит ул, киң бит ул» бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Тантанада   жюри әгъзалары: Альбина Әпсәләмова, Алия Кәримова, Марат Закиров, Гөлүсә Закирова һәм иганәчебез Фәрид Мифтахов катнаштылар. Килгән кунаклар иҗади эшләренә карата фикерләр ишетте, үзләре дә иҗат җимешләренә карата хисләр   белән уртаклашты. Катнашчылар арасында инде каләме ныгыган, китаплары чыккан шәхесләр дә, укучылар да бар иде. Марат Закиров аеруча Гөлүсә Батталова иҗатына басым ясады.
«Язучыларыбызның экологик мәсьәләләргә якын килүе хәзерге вакытта мөһим. Моңа без игътибар итәргә һәм әдәбиятка яңа форма алып килүчеләрне күреп алырга тиеш», — дип билгеләде Марат Закиров.

Альбина Әпсәләмова килгән эшләр арасында яңа идеяләр, моңа кадәр күтәрелмәгән өлкәләргә кагылу яшь иҗатчылар арасында уңай күренеш икәнлегенә басым ясады. «Журнал битләрендә шундый публицистик әсәрләрне бастыру бу мәсьәгә игътибарны юнәлтергә ярдәм итәчәк.»

Укучыларыбыз, бәйгедә җиңгән катнашучыларның эшләрен сез ел дәвамында журнал битләрендә укый алачаксыз.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

http://idel-tat.ru/idel-bit-ul-ki-bit-ul-b-jgesene-b-l-kl-tantanasy-buldy/, "Безнең мирас" редакциясе

Теги: Редакция "Идел" журналы Яңалыклар Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру