Журнал «Безнең мирас»

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Бу сайлаулар белән без республикабызның алга табу үсүен бәйлибез, дип саный ул
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарры депутатларын сайлауда катнашты.
Парламент спикеры Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хәләле Луиза ханым белән бергә 8.45тә килде. Залга кергәч, күзәтүчеләр белән исәнләште. Үзенең сайлау бюллетенен үтә күренмәле әрҗә-урнага төшергәч, ул журналистларга гражданлык бурычын үтәве хакында әйте.
"Кәеф яхшы, һава торышы һәм Татарстан Республикасындагы торышка туры килә. Белүемчә, барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды. Кешеләр килә, тавыш бирә. Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек без федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен гамәлдән чыгармадык, бары маддәнең әлеге норамасын гына туктатып тордык. Менә хәзер ул яңадан гамәлгә керде. Кешеләр Президент, үз территорияләре депутатлары өчен тавыш бирергә тиеш, бу аларның хокукы. Минемчә, без ул чакта дөрес карар чыгардык. Бу сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Бүген Татарстан тормышының барлык өлкәләре һәм юнәлешләрендә булган адымнар барлык дәрәҗә муниципаль берәмлек депутатлары, безнең муниципалитетлар советларының рәисләре тарафыннан хупланырга тиеш. Булган идеяләр, яхшы эшләрне сайланган Президент алга таба да дәвам итәчәк", - дигән ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, сайлау алды кампаниясе барышында халык белән бик күп очрашулар үткәрелгән, ул шәхсән үзе республиканың 17 районында булган. Әлеге очрашуларда кешеләр үз фикерләрен җиткергән, Татарстанда тыныч булуын, республиканың үсеш кичерүен теләүләрен әйткән. Республика халкы моңа ышана һәм шуңа да сайлауларга да бара.
43нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, участокта 82 кеше вакытыннан алда тавыш биргән, тагын 8 кеше территориаль сайлау участогында тавыш биргән. Сайлау комиссиясе эшли башланган вакытка әлеге участок буенча 2199 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирүнең беренче сәгатендә сайлаучыларның 3,5 проценты тавыш бирергә килгән. 18 кеше беренче тапкыр сайлый. Аларга магнит һәм буклетлар бүләк итәләр.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру