Журнал «Безнең мирас»

Алабута дәвалый

🏷 Admin

Каюм Насыйри (1825-1902) алабутаның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Үзлеге: йомшаклык бирүче һәм тынычландыручы, эчне йомшартучы. Шешләргә пешереп япсаң, шешне йомшартыр һәм бетерер. Алабута ашау өчен дә кулланыла, ягъни ашлык уңмаган елны орлыгын икмәккә кушып ашыйлар.

 

«Алабута – аш имеш, алтын-көмеш – таш имеш» – борынгыдан калган мәкальдер.

 

Алабутаның тач бер үзлеге – тәннең бер җиренә шырпы керсә, алабута үләнен куеп бәйлиләр. Шырпыны суырып чыгара, имеш. Һич гаҗәп түгел, Аллаһы Тәгалә бар иткән бер үзлектер».

 

Сасы алабутаның файдалы үзенчәлеге хакында исә К.Насыйри болай дип яза: «Көзән зәхмәтенә файдалы һәм эчне йомшарту өчен кулланыла. Шулай ук күреме тәртипсез килгән хатыннарга күремне вакытында йөртер өчен кулланалар. Тагы бу төр алабутаны тәннең тышындагы авыруларга да ябалар, эчтәге суалчаннарны бетерергә дә кулланалар. Дару өчен сасы алабутаны төеп, шикәр белән катыштырып, һәр көн өч яки дүрт мәртәбә берәр балкашык эчәләр. Шулай ук кайбер кешеләр бала тапкан хатыннарга, соңгылыклары тизрәк төшсен өчен, бу сасы алабутаның үләнен кайнатып эчерәләр, бик файдасы бар».

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №9. – Б. 111.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру