Шаян мирас Уку өчен 1 минут

Татар әдәбиятының урысча юбилее

Татар әдәбиятының урысча юбилее

Актерлар йортында Фатих Әмирханның юбилей кичәсе. Залда бер генә дә урын юк. Әмма докладчы Мөхәммәт ага Гайнуллинның доклады урысча әзерләнгән, өлкә комитетында тикшерелгән. Докладчының теле-телгә йокмый, сиптерә генә...

– Мин урысчаны болай яхшы беләм, акцент кына комачаулый. Калага өлкән яшьтә килүнең нәтиҗәсе инде бу, – ди торган иде әдәбият галиме Мөхәммәт ага Гайнуллин.

 

Актерлар йортында Фатих Әмирханның юбилей кичәсе. Залда бер генә дә урын юк. Әмма докладчы Мөхәммәт ага Гайнуллинның доклады урысча әзерләнгән, өлкә комитетында тикшерелгән. Докладчының теле-телгә йокмый, сиптерә генә:

 

– Билики татарски писател Фатих Әмирхан радилса тычасы вәчимсот... гаду... безбереминны скончился тычасы дебәтсот...

 

Президиумда утырган Мөҗәһит Вәлиев, көлүенә түзә алмыйча, битен кулы белән каплый. Залда утыручылар да, кычкырмыйча гына, эчтән генә көләләр. Һади Такташның сүзләре искә төште:

 

«Татарларга, татар була торып,

Урысчалап доклад укыйлар...»

 

28 сентябрь, 1993 ел

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи