Танымый да торам
Шагыйрь Роберт Миңнуллин чирек гасыр буе Татарстан Дәүләт Советында депутат булып торды. Тәртипле депутат буларак, ул, сессиядә генә түгел, һәммә җирдә – театрларда, су коенырга һәм мунчага барганда да, гел депутат значогын тагып йөрде.
Һәрнәрсәнең азагы булган кебек, депутатлыктан китәр вакыт та җиткән. Шулай беркөнне урамда моны бер танышы очраткан да аңа аптырап карап тора башлаган.
– Нәрсә миңа болай сәер карыйсың? – дигән аңа Роберт.
– Роберт абый, чыннан да синме соң бу? Значогың булмагач, танымый да торам. Ярый әле үзең эндәштең, тавышыңнан гына таныдым. Югыйсә исәнләшми узып китә идем, – дигән теге кеше.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА