Журнал «Безнең мирас»

«Җырымда юатырмын» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Җырымда юатырмын

(Фәннур Сафин сүзләре, Бату Мөлеков көе)

 

Җырлар өчен җырым бар,

Сөйләр өчер серем бар.

Син генә тик аңламыйсың,

Әллә инде күңелең тар,

Әллә авыр кайгың бар?

 

Мең кайгыңа мең җырым

Әзер сиңа, күз нурым.

Моң булып сиңа барырмын,

Иркәләп, сыйпап алырмын,

Җырымда юатырмын...

 

Җырлыйм, дисәм, җырларым бар,

Сөйлим, дисәм, серем бар.

Ник син мине аңламыйсың?

Әллә инде күңелең тар,

Әллә сөйгән ярың бар?

 

Узган гасырның 1980 нче елларында шагыйрь Фәннур Сафин (1948-1992) исеме бик популяр иде. Аның сүзләренә язылган «Хушлашырга ашыкма» (Р.Гатауллин көе, И.Шакиров репертуарыннан), «Ялгыз көймә» (Р.Гатауллин көе, Ә.Авзалова репертуарыннан), «Җырымда юатырмын» (Б.Мөлеков көе, В.Гыйззәтуллина репертуарыннан), «Бер елганың ике ярында» (С.Чуганаев көе, А.Тимершәех репертуарыннан), «Кал моңнарым булып» (Р.Гатауллин көе, Г.Сафиуллина һәм Х.Фәрхи репертуарыннан), «Хуш, Сәрия!» (З.Хәйретдинов көе, И.Газиев репертуарыннан) җырлары халык теленнән бик озак төшмәде.

 

Әйе, көен күренекле композитор Бату Мөлеков (Мулюков) язган «Җырымда юатырмын» җыры да бәхетле язмышка дучар булды. Әмма җыр текстының авторы Фәннур Сафин белән әлеге җырны башкаручы җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның гына гомере бик иртә өзелде.

 

«Җырымда юатырмын» җырының язылу тарихына килгәндә...

 

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев Фәннур Сафин турындагы истәлегендә болай дип язган иде: «Талымлылык, җыр сүзенең кадерен тою, таләпчәнлек бик югары кимәлдә иде элек һәм ул җаваплылык хисе буыннан-буынга имле күчеп бара иде.

 

Хәтеремдә, бервакыт Фәннур Сафин үз шигыренә шундый матур бер көй язылуына сөенечен уртаклашты да, тик менә... бер сүздә генә икеләнеп калган икән:

 

– Ике вариантта яздым, кайсын сайларга: «Җыр белән юатырмын», – диимме, «Җырымда юатырмын», – дисәм, отышлырак булмасмы? – ди.

 

– «Җырымда юатырмын» дигәнең кызыклырак, – дим.

 

Үзем дә шулайрак уйлаган идем, дигәндәй, Фәннур, канәгать елмаеп, килешүен белдерде.

 

Шәп җыр беркайчан да онытылмый, күпмедер вакыт «ял итеп» кенә тора да, аннары, яңа буыннар килеп, ул җырны күтәреп ала, үзгә төсмерләр салып, кабаттан яңгырата башлый. Уңышлы җыр – шагыйрь һәм аһәңсазның уртак бәхете, җырчыартистның исемен балкыта торган тылсым...»

 

Бу җыр Вафирә Гыйззәтуллина, Люция Хәсәнова, Әлфия Галимова репертуарында бар иде.

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде. 

"Безнең мирас".  2023.  №4.  Б. 94-95. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру