Сәнгати мирас Уку өчен 5 минут

Виктор Аршинов: «Язмыш мине үзе Муса Җәлилгә китерде»

Яшь рәссамнарның республика күргәзмәләренең берсендә танылган татар рәссамы һәм сынчысы Баки Урманче болай дигән: «Аның һәр эше – фашизмга каршы тагын бер снаряд!» Бу сүзләр танылган рәссам, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нә багышланган «Үлемсез җыр» графика сериясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган Виктор Аршинов күңеленә уелып калган. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты аның иҗади һәм шәхси тормышының аерылгысыз бер өлеше булган. Язмыш үзе үк аны «Моабит дәфтәрләре»нә китергән.

 

Виктор Петр улы Аршинов

 

 

– Виктор әфәнде, иң беренче Баку шәһәрендә узган балачагыгыз турында сөйләп китсәгез иде. Нинди мохиттә үстегез?

 

– 1945 елны Польшаның Гданьск шәһәрендә хәрби гаиләдә туганмын. Бөек Җиңү уңаеннан, миңа Виктор (Җиңүче) дип исем кушканнар. Бала вакытта әти-әни белән Каспий, Кара диңгез һәм Идел яр буйларында яшәдек. Гомумән, ул елларны еш сәяхәт итәргә, күченеп йөрергә туры килде. Соңыннан әтинең туган ягы – Бакуга әйләнеп кайттык. Сәяхәтләрдән алган онытылмаслык тәэсирләр миңа әйтеп бетергесез эмоциональ йогынты ясады дип саныйм.

 

 

«Егет көче». 1970 ел

 

 

– Рәсем сәнгате белән кайчан һәм ничек кызыксынып киттегез?

 

– Рәсем белән үземне хәтерли башлаганнан бирле кызыксынам. Гомумән, рәсем ясарга яратмаган бала юктыр ул. Бу шөгылемне күреп, әти-әни аеруча мактый иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, кичке мәктәптә белем алуымны дәвам иттем һәм Киров исемендәге Әстерхан өлкә драма театрында декоратор укучысы-ярдәмчесе булып эшли башладым. Ул вакытта сәнгать мәктәпләре юк иде, профессиональ рәвештә рәссам белемен алу бары тик хыял буларак кына кабул ителде.

 

 

«Үлемсез җыр» графика сериясеннән иллюстрация. 1976 ел

 

 

– Мәскәүгә укырга барырга һәм шул рәвешле тормышыгызны рәсем сәнгате белән бәйләргә нәрсә этәрде?

 

– Драма театрының баш рәссамы Кравцов сәнгати сәләтемне аеруча югары бәяләде һәм сәнгать училищесына укырга керергә киңәш итте. Аның сүзләре мине канатландырып җибәрде, һәм без бергәләп миңа туры килерлек уку йортларын карый башладык. Соңгы карарга килергә бер хәл сәбәпче булды. Бер көнне чираттагы этюд белән мәш килгән вакытта артыма бер яшь ир-ат килеп басты. Көтмәгәндә генә: «Егет, сиңа, һичшиксез, укырга кирәк! Мәскәүгә керсәң, бик шәп булыр иде!» – диде ул миңа. Бу Третьяков галереясының реставраторы Вадим Зборовский булып чыкты. Ул профессиональ белемем юклыгын белә иде, ләкин, талантыма ышаныпмы, әллә инде күңел тоемлануына таяныпмы, Мәскәү сәнгать училищесына документлар тапшырырга киңәш итте. Вадим әфәнде, башкалага кайткач, миңа рәсем һәм композиция буенча имтихан таләпләрен һәм мисалларын җибәрде. Шулай итеп, 1963 елда мин Мәскәү училищесы студенты булдым. Биредә һөнәри осталык нигезләренә төшенә башладым. Тик икенче курста укудан 3 елга бүленергә һәм Совет армиясенең ракета частендә хезмәт итеп, рәсемнән бераз аерылып торырга туры килде.

 

 

«Камазовка». 1977 ел

 

 

– Иҗатыгызга һәм шәхес буларак формалашуыгызга йогынты ясаган остазлар хакында да сөйләп китсәгез иде.

 

– Рәссам кеше остазлардан башка да чарлана, үсә ала дип фикер йөртү – зур ялгышлык. Кечкенә шәһәрдән зур калага килгәч, бөтенләй икенче мохиткә эләктем. Остазларым – училищеның бай тәҗрибәле һәм искиткеч талантлы педагоглары. Элекке гасырларда һәм хәзерге чорда иҗат итүче рәссамнарның иҗат җимешләре дә миңа үрнәк булды. Алар белән Мәскәүнең һәм Ленинградның иң яхшы музейларында һәм күргәзмәләрендә таныштым. Өстәвенә, студент вакытым «Җепшеклек чоры»на туры килде һәм илебездә барлык сәнгать төрләре моңарчы булмаган үсеш кичерде. Мин бу вакытны сын сәнгатенең ренессансы дип тә атар идем.

 

 

«Үлемсез җыр» графика сериясеннән иллюстрация

 

 

– Иҗат итү стилегезне ничек таптыгыз? Кабатланмас картиналар ясауга ирешер өчен, үзегезне нинди жанрларда һәм алымнарда сынап карарга туры килде?

 

– Уку елларында ук игътибарымны графикага юнәлттем. Бу мавыгу графика сәнгате мирасының шактый өлеше әдәбият белән бәйле икәненә төшендерде. Әлеге мирасны Даре, Врубель һәм башка даһи рәссамнар калдырган. Училищены тәмамлагач, мине Казанга эшкә җибәрделәр һәм әлеге шәһәр тиз арада икенче ватаныма әйләнде. 1970 нче елларда республиканың сәнгати тормышында актив катнаша башладым, үземне скульптурада һәм станоклы графикада сынап карадым. Хәзерге көндә дә әлеге техникаларга мөрәҗәгать итәм. Бу вакытта үземне әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясауда да сынап карау теләгем бар иде. Әлеге эшне «Казан утлары», «Азат хатын» һәм «Ялкын» журналларында басылган шигырьләр һәм хикәяләргә иллюстрацияләр ясау белән башлап җибәрдем. Ниһаять, 1980 елда Мәскәүдә Беренче бөтенсоюз графика күргәзмәсендә татар әкиятләренә багышланган рәсемнәремне тәкъдим иттем. Дөрес, яшьли мондый дәрәҗәле чарада катнашу миңа рухи көч һәм үзүземә зур ышаныч өстәде. Шул вакытта, аерым шигырьләрне иллюстрацияләүдән читләшеп, тулы график серияләр ясарга кирәк дигән карарга килдем. Үзем өчен рухи остаз саналган шагыйрьләр алдында баш ию теләге мине Данте Алигьери, Томас Элиот, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Белла Әхмәдуллина, Борис Пастернакның шигырьләренә иллюстрацияләр ясауга этәрде. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре дә минем өчен һәрвакыт илһам чыганагы булды.

 

 

 

– Казан сәүдә реклама комбинатында эшләү графиканы тагын да ныграк үзләштерү өчен этәргеч булды дип әйтә аласызмы?

 

– Юк, чөнки ул бөтенләй икенче юнәлештәге эш. Ул вакытта Чаллыда «КамАЗ» заводы төзелде, актив рәвештә шәһәрнең инфраструктурасы үсте, кибетләр һәм башка иҗтимагый оешмалар ачылды. Миңа яңа төзелгән биналарны аз вакыт эчендә бизәү бурычы йөкләнгән иде. Бер төн эчендә зур диварларга бизәкнең сызымын төшерергә туры килде, аннары аны бригада буйый иде. Миңа ул вакытта нибары 27 яшь, һәр яңа эш иҗат буларак кабул ителде.

 

 

 

– Виктор әфәнде, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә карата аерым мөнәсәбәттә торасыз. Аның шигырьләре белән танышу тарихын сөйләп китсәгез иде.

 

– Армиядә хезмәт иткән елларда ук безнең частьнең китапханәсендә Казан рәссамы Иван Язынинның иллюстрацияләре белән бизәлгән «Моабит дәфтәрләре» җыентыгына юлыктым. Аны укыганнан соң туган көчле тәэсирләр йогынтысында, Иван әфәндегә язарга булдым. Берничә көн узгач, рәссам миңа хат аша үзенең имзасы белән шигырьләр җыентыгын җибәрде. Ул вакытта 4 елдан соң Казанга җибәрелүем һәм «Моабит дәфтәрләре» өстендә эшләячәгем миңа әле караңгы иде.

 

– Яңадан «Моабит дәфтәрләре» һәм шагыйрьнең каһарманлыгын рәсем сәнгатендә калкытуга нәрсә этәрде?

 

– Эшне башлап җибәрергә Кирмән каршындагы В.Е.Цигаль авторлыгындагы Муса Җәлил һәйкәле һәм Васил Маликовның Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булганнарга багышланган билгесез солдат монументы тудырган көчле хисләр этәрде. Беренче күргәндә шактый гаҗәпләндем, чөнки Мәскәүдә һәйкәлләрнең мондый кыю трактовкасына тап булганым юк иде. Сугыш темасы гел янәшәмдә йөрде. Әти-әни язмышы белән дә бәйле иде ул. Өстәвенә, Татарстан рәссамнар берлегендә дә ул елларны Бөек Ватан сугышында катнашучылар аз түгел иде. Дус һәм остаз булган, Муса Җәлилнең иң төгәл сынын ясаган, Ленинград фронтында хезмәт иткән Васил Маликов, Харис Якупов, Виктор Куделькин һәм башка фронтовикларның тарихларын тыңларга яраттым.

 

– «Үлемсез җыр» картиналар сериясе өстендә эш барышында Сезгә нәрсә илһам биреп торды? Нинди шигырьләр һәм образларга мөрәҗәгать иттегез?

 

– Сугыш геройлары – әдәби әсәр персонажлары түгел, ә реаль кешеләр. Алар – ул куркыныч вакыйгаларның шаһитләре, көн дә сугыш афәте белән очрашып торган егет-кызлар. Аларның хатирәләре ярдәмендә, 1940 нчы еллар миңа, сугыш күрмәгән кешегә, бар төсләре һәм образлары белән ачылды дип әйтергә кирәк. Әлбәттә, Муса Җәлилнең кылган батырлыкларын аңларга ярдәм итте. Серияне эшләргә керешкән саен, мин шагыйрь белән һәрвакыт, әйтерсең, метафизик очрашулар уздыра идем.

 

– Серияне ни өчен «Үлемсез җыр» дип атадыгыз?

 

– Чөнки ул, чыннан да, үлемсез. Муса Җәлилнең вафат булуына 80 елдан артык вакыт узды, ә ул әле дә безнең күңелләрдә яши, шигырьләре аша үзенә җәлеп итә. Хәзерге вакытта 12 февральдә узачак күргәзмәгә әзерләнәм һәм янәдән аның шигырьләрен укыйм. Укыган саен, хис-кичерешләргә биреләм, чөнки башкача мөмкин түгел…

 

– Виктор әфәнде, эш барышы турында сөйләп китсәгез иде. Югары нәтиҗәгә ирешер өчен, нинди киртәләр аша узарга туры килде?

 

– 1970 нче еллар башында ул берничә иллюстрация генә иде, әмма шул вакытта ук җәмәгатьчелекне кызыксындырды. Алар «Художник», «Смена», «Дружба народов» басмаларында чыгарылды, төрле күргәзмәләрдә катнашты. Графикада мин төрле материаллар һәм техникалар кулланырга омтылдым: офорт, картонга гравюра төшерү, каурый белән һәм гуашь катламнарын кырып ясау. Еллар үтте, кул чарланды, шагыйрь күтәргән темаларны аңлау дәрәҗәсе үсте. 2000 нче еллар башында мин янәдән Муса Җәлилгә әйләнеп кайттым. «Үлемсез җыр» сериясенең нигезен «Фронт лирикасы» һәм «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы тәшкил итә. Яңа график сериягә керешер алдыннан шуны аңладым: бу картиналар төссез, аклы-каралы була алмый.

 

– Чыннан да, аклы-каралы мотивлар кулланылса да, ачык төсләргә дә мөрәҗәгать итәсез. Нинди төсләргә күбрәк өстенлек бирәсез һәм ни өчен?

 

– Муса Җәлил шигъриятендә шактый төрле төстәге образларның киң диапазонына юлыктым. Шигырьләрне укыганнан соң туган хис-кичерешләр аксыл төсләрдән алып, караңгы мотивларга да мөрәҗәгать итәргә этәрде. Шигырьләрне турыдан-туры тасвирлау юлын сайламадым, киресенчә, символлар, аллегорияләр кулландым. Иң мөһиме – иҗатымны сөючеләр моны аңлады һәм кабул итте. График сериядә барлыгы 90 бит һәм аларның барысы да катнаш техника белән иҗат ителгән. «Үлемсез җыр»ны шагыйрьгә, аның көрәштәш дусларына, шулай ук әтиәниемә багышладым. Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның язмышлары әти-әнием язмышы белән тәңгәл килә. Әни – Абдулла Алиш әсир булган Алитус концлагере тоткыны, әти, Муса Җәлил кебек, Ленинград фронтында батырларча сугышкан. Алитус лагере турында Абдулла Алиш болай дип язган булган: «1941 елның кышын Литвада, Алитус лагеренда уздырдык. Барлыгы 17 мең хәрби әсир идек, кышын 14-15 меңе вафат булды».

 

– Белүемчә, Муса Җәлилнең шигырьләрен татар телендә укыганыгыз юк?

 

– Кызганыч ки, бу дөрес. Әмма мин аның шигырьләренең тәрҗемәләре булуына шатланам. Тәрҗемә гаҗәеп төгәл, шагыйрь кичергән хисләр дә шулай ук тасвирланган. Татар телен белүче шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр үз эшләрен намус белән башкарган.

 

– Виктор әфәнде, Сезнең өчен Муса Җәлил кем ул? Рәссам буларак, аны нинди шәхес итеп күз алдына китерәсез?

 

– Ул – герой һәм үз иленең патриот-шагыйре. Дошманнарына каршы көрәш, халкы каршында зур җаваплылык тою – боларның барысы да аның шигырьләрендә ачык чагыла.

 

«Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!»

 

Хәзерге көндә тыныч тормышыбызга янәдән куркыныч янаганда, Муса Җәлил язмышы һәм иҗаты икеләтә игътибарга лаек. Әлбәттә, сәнгать хәрби көчкә тиң түгел, аның көче чикле. Без геройларыбызның батырлыкларын мирас итеп кенә калдыра алабыз. Мин дә рәсемнәрем белән явызлыкка һәм начар көчләргә каршы торуга кечкенә генә өлешемне кертергә тырышып карадым.

 

– Муса Җәлил кебек милләт өчен мөһим шәхеснең мирасы белән эш иткәндә җаваплылык, җәмәгатьчелектән мораль басым ясауны тойдыгызмы?

 

– Әлбәттә! 2005 елда сериянең төп өлеше ясалган вакытта әни дә исән иде. Шулчакта әнидән гел: «Әни, барысы да шулаймы? Чынбарлыктагы сыман ясыйммы?» – дип сорый идем. Ул исә, мине тынычландырып: «Хак ясыйсың», – дип әйтер иде. Иң беренче эшләрем җәмәгатьчелеккә бик көчле тәэсир итте. Аны дәүләт музейларында, телевидениедән күрсәттеләр, музейлар шәхси коллекцияләренә алды.

 

– Виктор әфәнде, сәнгатьтә Сез Җәлил белән генә түгел, башка шагыйрьләр белән дә илһамланасыз. Рәссам буларак шуны әйтегез әле, Муса Җәлил шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

 

– Муса Җәлил иҗаты, иң беренче чиратта, ул – фронт шигърияте. Өстәл артында, җылыда утырып түгел, ә салкын җирдә, җилдә, бомбалар тавышы астында язылган шигырьләр. Алар аеруча чын, җанлы булулары белән аерылып тора. Җәлил шигырьләре ниндидер уйдырма гына түгел, ә чынбарлыкка нигезләнеп язылган, шагыйрь нәрсә күргән һәм кичергән – шуны кәгазьдә калдырган.

 

– Җылы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи