Журнал «Безнең мирас»

Татарның олуг артисты Хәлил Әбҗәлилов

Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесында укыган татар студиясенең язмышын Хәлил абый Әбҗәлилов хәл итте, дисәк, дөрес булыр, чөнки ул безне укытып чыгару өчен бөтен күңелен һәм көчен бирде. Татар академия театрына яшь алмаш кирәклеген дә дәүләт җитәкчеләренә аңлата алды. Хәзер Камал театрын Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Флера Хәмитовадан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел! Халкыбызның кадерле язучылары Рабит Батулла һәм Туфан Миңнуллин, телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов, телевидениедә диктор булып эшләгән Иркә Сакаева, телевидениенең баш режиссеры Клара Газизова, бик иртә вафат булган талант иясе Дамир Хәйруллин һәм аның җәмәгате Мәсхүдә Хәйруллина, халкыбыз белгән шәхесләр – Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов... Барысын да искә төшереп бетерә алмадым – без бит 23 кеше идек. Татар сәнгате, аның әдәбияты шул кешеләрдән башка фәкыйрь күренер иде.

 

Без Хәлил абыйга үтә рәхмәтлебез. Ачлы-туклы йөргән чакта – ашатты, кияргә кием булмаганда – киендерде, бүтән милләтләр алдында ким-хур булмавыбызны теләде, чөнки безнең белән таҗиклар, молдаваннар, монголлар һәм башка бик күп милләт балалары укый иде. Мәскәүгә килгән саен хәлне белеп, ничек укуыбызны тикшереп, биш ел буе күзәтеп торды. Хәтта безнең «Тукай» спектаклендә дә бәләкәй генә бер рольне уйнап, диплом эшебезнең дәрәҗәсен күтәрде...

 

Хәлил абый Әбҗәлилов Оренбур өлкәсендәге Мостафа авылында Гали абый белән Фатыйма апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – авылның бик булдыклы балта остасы. 1905 елдагы корылыкта бөтен малларын суеп, алар Оренбурга күчеп китәргә мәҗбүр була. Хәлил 13 яшендә беренче мәртәбә цирк карый, шунда шамакай – клоун күреп шакката. Үзенең дә артист буласы килә, театрга мәхәббәте шул рәвешле цирктан башлана.

 

Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Хәлилне армиягә алалар. Ул сугышта батырлык күрсәтә. Ләкин үзе дә инвалид булып кала – бер кулы күтәрелми иде. Хастаханәләрдә бик озак интегеп ятканнан соң, яшь егет, дип кызганып, көчхәл белән үлемнән коткарып калалар. Терелеп чыккач, ничек тә артист булам дип хыяллана – үзе күргән-кичергән михнәтләрне сәхнәдә чагылдырырга тели. Шуңа күрә Оренбурның «Ширкәт» труппасына килеп, артист итеп алуларын сорый. Бу вакытта «Ширкәт» труппасының режиссеры Вәли абый Мортаза-Иманский була. Ул, иртәгә сәгать сигезгә кил, «Казанга сәяхәт» спектаклендә Идрис ролен уйнарсың, ди. Бу – маклер роле, ике көн репетицияләр ясала. Менә ул беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. Зал тулы халык, аның йөзенә көчле утлар, йөзләгән күзләр төбәлгән. Ул каушавыннан нишләргә дә белми, үзен сәхнәдә шәп-шәрә калдырганнар кебек хис итә, шулхәтле каушый ки, хәтта ике сүзне кушып та әйтә алмый, ык-мык килеп тик тора. Партнеры, ачуыннан нишләргә белмәгәч, чыгып кит, тинтәк, дип, сәхнәдән куып төшерә үзен. Пәрдәне ябалар. Спектакль беткәч, режиссер Мортаза-Иманский аңа: «Синнән артист чыкмый, син безгә сәхнә корырга булышырсың, бүтән эштә ярдәм итәрсең», – ди. Хәлил абый бу вакыйганы шулхәтле авыр кичерә ки, үз-үзенә: «Ничек кенә булса да, барыбер артист булачакмын!» – дип ант итә. Хәзер ул һәр көнне, айлар буе, иртә-кич татар һәм урыс артистларының уенын күзәтеп утыра. Аның өчен театр мәктәбе әнә шуннан башлана. Гогольнең, Островскийның, Шиллерның геройларын урыс профессиональ артистлары башкаруында кат-кат карый.

 

Бервакытны «Ширкәт» труппасы Владимир Соловьевның «На пороге к делу» әсәрен сәхнәгә куярга уйлый. Ләкин старшина Буравин роленә кеше җитми. Шунда берәү: «Монда артист булырга хыялланучы Хәлил исемле егет бар, әйдәгез, шуны сынап карыйк», – ди. Артистларның күбесе каршы килә, аннан барыбер артист чыкмый, диләр. Ләкин нишләсеннәр, уйнарга кешеләре юк. Бу юлы Хәлил абый бик нык әзерләнә: ашамый-эчми, көне-төне ролен ятлый, үзенчә репетицияләр ясый. Бүтән артистлар килгәнче ике сәгать алдан килеп утыра. Бәхетенә күрә, сәхнәгә чыккач югалып калмый, ролен әйбәт кенә башкара. Спектакль беткәч, күзлекле бер кеше, сәхнәгә менеп: «Хөрмәтле тамашачылар, без бүген сәхнәдә беренче мәртәбә күргән яшь артист Хәлилнең киләчәгенә ышанабыз, аңа зур өметләр баглыйбыз, театрда үз юлын табар дип уйлыйбыз», – ди. Бу сүзләрне әйтүче халкыбызның кадерле язучысы Шәриф Камал була. Шуннан соң Хәлил абыйның күңеле күтәрелеп китә. Аның киләчәк язмышын бигрәк тә Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова кебек талантлы артистлар белән очрашу хәл итә. Нури Сакаев белән бергә уйнап, ул сәхнәдә образ тудырырга өйрәнә. Бари Тарханов исә аңа комедия жанрында нинди алымнар кулланырга кирәклеген аңлата.

 

Революция биргән иректән файдаланып, Оренбурда беренче татар стационар театрын ачалар, аңа «Шәрык театры» исемен бирәләр. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Хәлил абый Әбҗәлилов була. Артист халкы кызык бит ул – революцияне дә үз файдасына бик акыллы файдалана, декорациягә кирәк тактаны, реквизитны, киемнәрне, костюмнарны бай кешеләрдән кереп алалар. Янәсе, революция театры таләп итә, безнең үзебезгә бер әйберегез дә кирәкми, театрга кирәк. Шулай гөрләп эшләп торганда, 1921 елгы ачлык башлана, артистлар, ризык эзләп, төрлесе төрле якка тарала. Революция вакытында үзен бик яхшы яктан күрсәткән өчен, Хәлил Әбҗәлиловны Төркестанга – Бохарага театр ачарга җибәрәләр.

 

Күз алдына китерегез әле: 1921 елны Бохарада театр ачу. Әмма Хәлил абый бик оста оештыручы була. Беренче эш итеп армиядә хезмәт итүче яшь солдатлар, яшь кызлар арасыннан сәләтлеләрен җыя, «Бохараның җимерелүе» дигән агитка яздырып, шуны сәхнәгә куя. Сәхнәсе кайда диген, спектакльне әмир сараенда уйныйлар! Декорация кирәкми, кием кирәкми, реквизит кирәкми – бөтенесе әмирдән калган. Хәлил абыйның уенына шаккаталар, бигрәкләр дә килештереп уйный, әйтерсең лә, гомер буе әмир белән бергә яшәгән. Хәлил абый башта, кешеләрдән сорашып, Бохара әмиренең сөйләшү рәвешен, үз-үзен тотышын, холык-фигылен өйрәнә. Спектакльдә кулына әмирнең чын кылычын алгач, бөтен халык куркып, аптырап кала. Аның искиткеч шәп артист булуы хакындагы сүз бөтен Бохарага тарала.

 

Кайвакыт тормышта шулай була: көтмәгәндә кешенең язмышы үзгәрә дә куя. Бохарага кино төшерергә киләләр. Хәлил абыйга бәхет елмая: ул татар артистларыннан беренче булып кинога төшә. Кино дигәч тә, дистәләгән кеше, зур-зур декорацияләр, машиналар, көчле утлар, шаккаткыч аппаратлар булмый, бу – Мәскәү түгел. Хәлил абыйның беренче эше «Үлем манарасы»нда атаман Кырбашый роле була, аның артыннан – «Икенче хатын», «Хакимият кем кулында?». Ә инде «Рәвәт шакаллары»ндагы Нәби бай роле белән ул бөтен Союз тамашачысы алдында дан казана. Аны мактап, «бик интересный» артист, дип, хәтта Мәскәүдә дә язып чыгалар.

 

Үзе сөйләгән бер кызык хәл искә төште. «Рәвәт шакаллары»нда шундый бер күренеш бар: мулла бөтен халык алдында егет белән кызга никах укырга тиеш. Күз алдына китерегез: 1924 елда үзбәк халкы ничек инде кинога төшсен, бөтен кеше, җаныбыз сурәттә кала, дип, Аллаһы Тәгаләдән куркып-качып бетә. Шунда милиция, солдатлар, халыкны бик нык куркытып, (ягъни, төшмәсәгез, зинданга ябабыз, малларыгызны алабыз, дип), акча биреп, кинога төшәргә мәҗбүр итә. Мулладан, матур, яңа киемнәр кидереп, чын никах укыталар. Ул вакытта «телсез» кино, тавыш язылмый. Төшереп бетергәч, муллага киемнәрен салып бирергә кушалар. Ләкин мулла киемнәрне бирми, никах укыган өчен ул миңа бүләк, аның йоласы шул, ди. Режиссер түзми, мулланың өстендәге киемнәрен салдырып ташлый. Шулвакыт бөтен халык, муллабызны талыйлар, дип, режиссерга, артистларга ташлана. Халык кычкыра, ишәкләр акыра. Әйтерсең лә, дөнья купкан, артистлар көчкә качып котыла. Хәлил абый менә шул хакта бик кызык итеп сөйли иде.

 

1928 елда ул Татар академия театрына – Казанга кайта. Монда аны бик зур эш хакы куеп (аена 170 сум) каршы алалар, чөнки Әбҗәлилов – инде бөтен Союзга танылган киноактер. Беренче эше – Борис Лаврентьевның «Разлом»ында Боцман роле. Бу – ялагай, сатлыкҗан, гомумән, спектакльдә иң тискәре кешеләрнең берсе. Хәлил абый, мин мондый рольне уйный алмыйм, дип, режиссер Гомәр Девишевка килеп әйтә, ярар, ди режиссер, мин рольне бүтән артистка бирермен, ләкин син ни өчен рольдән баш тартасың, дип сорый. Хәлил абый: «Бу рольдә уйнарга миңа бернинди материал да юк, чөнки бу кеше бары тик кабахәт, сатлык, әшәке җан гына», – ди. Гомәр Девишев – Мәскәүдә Е.Вахтангов җитәкчелегендәге театр студиясен тәмамлаган беренче профессиональ татар режиссеры. Ул аңа ялагайлар, сатлыкҗаннар, кабахәтләрнең бу дөньяда ничек барлыкка килүен, аларның психологиясен, язмышын тирәнтен ачып бирә. Октябрь революциясе менә шундый кабахәт җаннардан чистарта, дип дәлилләп аңлаткач, Хәлил абый бу рольне уйнарга риза була. Ул үз гомерендә беренче мәртәбә чын, укыган, талантлы режиссер белән эшләргә өйрәнә, Станиславский системасы белән таныша.

 

Бервакыт Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» әсәрен сәхнәгә куярга режиссер Сөләйман Вәлиев-Сульва алына. Хәлил абый сүзсез рольдә, ягъни «массовка»да катнаша. Репетиция вакытында ул үзен шулхәтле табигый тота, сәхнәдәге вакыйгалар белән шулхәтле дөрес яши ки, тамашачылар бу сүзсез рольне автор тарафыннан шулай язылган дип кабул итә. Спектакльне карагач, Шәриф Камал Хәлил абыйның уенына шакката, бу сүзсез рольгә Хәлил исеме бирә. Менә шушы рольдән соң, Хәлил абыйның театрдагы тормышы яңадан башлана.

 

Без, беренче курс студентлары, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәтнең «Хужа Насретдин», В.Шекспирның «Король Лир» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдәге күмәк күренешләрдә катнаштык. Шуңа күрә миңа Хәлил абыйны сәхнәдә күрергә насыйп булды. Хәлил абыйның Хуҗа Насретдин ролендә ничек уйнаганын гомеремдә дә онытасым юк. Равил Шәрәфи белән «Хуҗа Насретдин» спектаклендәге Җиһангир ханның иң явыз, этләр кебек теләсә кемнең башын чәйнәп өзәргә әзер ерткыч сакчылар кыяфәтендә хан сараенда басып торабыз. Хан сараена керү түгел, безне күргәч тә кешенең куркуыннан йөрәге ярылып үләргә тиеш! Безне шулай киендерделәр, йөзебезгә шундый куркыныч грим салдылар. Менә бервакыт сәхнәгә Хәлил абый килеп керде, безгә күз кыса-кыса, шундый итеп карады ки, мин нишләргә белми катып калдым, аның, башындагы кәләпүш чукларын әле болай, әле тегеләй итеп, хан янына ничек кереп киткәнен сизми дә калдым!

 

Хәлил абыйның уеныннан үземнең сәхнәдә икәнемне онытканмын. Берзаман айнып китсәм, авыз ерылган, үзем шырык-шырык көләм, һич кенә дә тыелып булмый. Равилгә карасам, ул да шырык-шырык көлә. Без бит яман куркыныч яугирләр, әгәр безнең менә шулай сәхнәдә көлгәнне күрсәләр, үтерәчәкләр бит! Көлүдән бер-беребезне көчкә тыеп торабыз. Әгәр сәхнәдә артистлар бар дөньяларын онытып көлә икән, тамашачы ничек көлмәсен инде?! Талантлы артистның ничек уйнавын мин беренче мәртәбә шунда күрдем. Хәлил абый уйнаган Хуҗа Насретдиннең һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз карашы, үз фикере бар. Бигрәк тә эчке темпераменты артист тарафыннан шундый итеп табылган ки, чыннан да, мең тапкыр уйналган спектакль шул. Хәлил абыйның артист буларак чынчынлап чәчәк аткан чагы! Ул татар кешесенең зирәклеген, тапкырлыгын шундый югарылыкта уйнады ки, үз милләтенең бөеклеген Хуҗа Насретдин роле белән ачып бирде. Татар тамашачысы Насретдинне үзенең милли герое итеп кабул итте.

 

Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасын мин залда утырып карадым. Авылда туып-үскәнгәдер инде, андагы вакыйгаларны бик якын кабул иттем. Күп вакытта авыл тормышын сурәтләгән әсәрләргә ышанмыйсың, күңелең белән кабул итмисең, чөнки анда ялган күп була, нәкъ менә бүгенге көн кебек. Тормышта – бернәрсә, театрда, телевидениедә бөтенләй башка нәрсә күрсәтәләр. Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасы татар драматургиясендә иң көчле әсәрләрдән санала. Биктимер роле – спектакльнең язмышын хәл итә торган рольләрнең берсе. Аның мәгънәсе шунда: кешедә мондый тормышта яшәү мөмкин түгел, бу тормышны үзгәртмичә, кеше үзенә бәхет тә, күңел тынычлыгы да таба алмый дигән фикер, авыл агае Биктимер язмышы аркылы, образлы итеп сәхнәдә күрсәтелә. Хәлил абыйның уйнаганын карагач, шаккаттым, чөнки шулхәтле гади, табигый, тышкы яктан беркатлы булып күренсә дә, эчке дөньясы шундый бай, тирән, зирәк акыллы авыл кешесен сәхнәдә беренче мәртәбә күреп, сөенечемнән нишләргә белми утырдым. Хәлил абый сәхнәдә бер сүзсез басып тора. Мин аның нәрсә уйлаганын, ниләр кичергәнен аңлап-тоеп утырам. Ул безгә, шәкертләргә, сәхнә сабагы биргән кебек булды, рольне ничек эшләргә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, бигрәк тә сәхнәдә уйлый белергә кирәк икәнлегенә юл күрсәтте...

 

В.Шекспирның «Король Лир»ында без барыбыз да катнаштык. Шуңа күрә миңа аны сәхнә артыннан карарга туры килде. Әлбәттә, «Король Лир»ны төрекмән, таҗик, украин һәм урыс артистларының уйнаганын да караганым бар. Игътибарым иң беренче кыяфәтенә төште: бу – король түгел, дип әйтә алмыйсың, йөзендә үк ниндидер илаһи нур бар, сөйләшкәндә шулкадәр ышандыра ки, аны безнең арадагы тере кеше итеп кабул итәсең. Игътибар иткәнегез бардыр: корольләрне, чиркәүнең дин әһелләрен без гади кеше сыман кабул итәргә өйрәнмәгәнбез, аларның сөйләшүе, киемнәре, үз-үзләрен тотышлары безгә, гади кешенекенә, охшамаган бит. Хәлил абыйдан: «Сез ничек король Лир роле өстендә эшләдегез?» – дип сорыйлар. Хәлил абый әйтә: «Мин дөньядагы 26 (!) артистның Лирны ничек уйнаганын өйрәндем, шуннан соң сүз бирдем: минем үз Лирым булачак, ул – татар Лиры!»

 

Хәлил абый Лир ролендә, әлбәттә, кеше язмышын ачып бирде. Иң кызыгы шул: король әкрен-әкрен генә кешегә әйләнә. Аңлашылсын өчен, бик гади мисал китерәм. Әйтик, президент булган зат, эшеннән киткәч, бөтенләй икенче кешегә әйләнә! Монда да шушы мәгънә салынган, король чагында ул тормышның бөтен фаҗигасен, рәхимсезлеген, балаларының вөҗдансызлыгын күз алдына китерә алмый, гади кешегә әйләнгәч кенә, тормыш шулай рәхимсезвөҗдансыз икәнлегенә төшенә. Гади халык мондый әшәке тормышта ничек яши ала икән, дигән фикерне җаны, йөрәге белән татыгач, акылдан яза. Күз алдымда яшен вакытындагы сәхнә! Күк күкри, яшен яшьни, көчле давыл куба, ул үзенең иң кадерле монологларының берсен сөйли, тавышы шулкадәр көчле – ул яшеннәрне, давылларны басып китә. Үзенең бәхетсезлеген, фаҗигасен табигать көчләреннән өстен итеп күрсәтә. Гомумән, гаиләдәге ата белән бала арасында башланган драманың фаҗигагә – трагедиягә әйләнүен Хәлил абый шундый эзлеклелектә башкара ки, аны гомере буе трагедияләр уйнау өчен туган трагик артист итеп кабул итәсең. Сүз дә юк, драма уйнау әле бер хәл, ә трагедия уйнау артисттан, чиксез зур темперамент, көчле тавыш булу өстенә, акыл белән эшләүне дә таләп итә.

 

Хәлил абыйны дөньяның иң бөек артистлары белән тиңләргә мөмкин: грузин Хорова, осетин Дхансаев, украин Бугма, урысның бөекләре – ул алардан һич кенә дә ким түгел иде. Мин моны үз күзем белән күргәнгә генә әйтмим, ә бит миңа шул заманның дөньядагы иң бөек артистларының уйнаганын карарга туры килде.

 

Комедиядә, драмада, трагедиядә мондый камиллеккә ирешкән артистлар дөньяда бармак белән генә санарлык. Юк, моны мин генә әйтмим, барча татар һәм урыс тәнкыйтьчеләре язып, сөйләп калдырган. Ул үзенең гомерен татар театрына багышлады. Аның данын бөтен Советлар Союзына күрсәтте. СССРның халык артисты исеменә лаек булды. Әгәр без шигърияттә – Габдулла Тукай, музыкада – Салих Сәйдәшев, дибез икән, татар театрында исә мин күргән артистлардан – Хәлил Әбҗәлилов.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.100-105.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру