Журнал «Безнең мирас»

«Сөйлә, гөлгенәм...»

Фатыймаи-Зөһрә истәлеге
Салих Сәйдәшев музеенда сакланучы экспонатлар арасында бер кызыклы гына кулъязма бар. Инде саргаеп беткән дәфтәр битләрендә карандаш белән язылган гап-гади сүзләр күренекле композиторыбызның тормышына, аның образына үзенчәлекле һәм әһәмиятле төсмерләр өсти.Бу – Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» бәянына нигез булган Фатыймаи-Зөһрә Солтанованың уналты битлек истәлекләре [1]. (Музей документларында экспонат «көндәлек» дип йөри, ләкин эчтәлеге буенча язманың нәкъ менә истәлек булуы күренеп тора, Әмирхан Еники дә мәгълүм интервьюсында [2] шуны ассызыклый.) Дәфтәрне музей төзелгән дәвердә язучы үзе музейга тапшырган.


Истәлекләр карандаш белән татар телендә (гарәп имлясында) язылган. Текст кирилл хәрефләренә күчерелде, әдәби тел орфографиясенә туры китерелде, стилистикасы үзгәрешсез калды. Танылмый торган урыннарга күпнокта куелды. Контексттан якынча чамалап булырлык сүзләр шакмак җәя эчендә бирелде.


Беренче бит


1918 елСалих безгә килә. Мин аның пианинода уйнаганын һәрвакыт яратып тыңлыйм. Ләкин [без] таныш түгел. 1918 елның көзе. Яфраклар коела, коеп-коеп яңгырлар ява, һава ачулы кеше шикелле ... кара болытлар, ачы җилләр. Шундый көннәрнең берендә кичке аштан соң әти миңа карады да: «Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм...» – диде. Мин куркып киттем. Мин: «Нәрсә уйлады микән?» – дим эчемнән. «Мин Салих берлә сөйләштем, ул сине өйрәтә татар көйләрен пианинода [уйнарга]», – дигән булды. «Дәрес вакытында мин үзем булам. Атнасына ике мәртәбә», – диде. Мин, эчемнән сөенсәм дә, сөенгәнемне белдермәс өчен: «Үзегез беләсез, миңа барыбер», – дидем. Үзем сөендем! Шулай берничә көннәр үтте. Менә беркөн кич мине әти чакырта. Мин Салих килгәнен белгәнем юк, мин йөгереп залга барып кердем. Үзем дә оялып киттем. Әти миңа карады да, көлемсерәбрәк: «Салих, менә бу минем кызым Фатыймаи-Зөһрә», – диде. Ул башын иде. Мин дә баш идем. Алдыма төшкән чәч толымнарымны артыма алып ташладым. Күземнең кырые белән генә карадым. Салих әтигә карады да: «Мөмкинме?» – диде. Әти мөмкин кылгач, ул минем кайда музыка дәресе алганымны сорады. Һәм ноталарымны карарга рөхсәт сорады. Ноталарымны карап [чыкканнан соң], бер нотаны алып бирде. Мин уйнадым. Ул карап тора. «Яхшы уйныйсыз, сезгә җиңел булыр өйрәнергә», – диде.

Икенче бит


Ул шул көннән дәрес бирә. Һәр дәрес биргәндә атам үзе карап утыра. Минем атам бик иске фикерле бер кеше, ләкин музыканы бик ярата, шуның өчен мине Салихтан өйрәтергә булды. Ул Салихны һәм аның иптәшләрен чакырып күп вакыт аларны кунак итә һәм үзенең яраткан көйләрен уйнарга куша.


Шулай вакыт үтә, карлар ява, кыш җитә. Шулай дәрес вакытында Салих нота күрсәтә: «Менә карагыз», – ди. Үзе бер кулы берлә яза, бер кулы берлә уйный. Яза: «Минем сезнең берлә сөйләшәсем бар, кайда сезне күрә алам? – ди. – Төшендегезме, бу нота гади?» Мин, әти сизмәсен дип: «Төшендем», – дим. «Төшенгән булсагыз, күрсәтегез миңа», – ди. Мин язам: «Мин беркайда да сезне күрә алмыйм. Миңа болай язмагыз. Беләсезме, әти күрсә нинди күңелсез булыр!» – дим. Ул тагын: «Көтәм. Кайда? Кайчан?» – ди. Мин җавап бирмим. Мин ул кичне һаман уйлыйм: «Миңа нинди сүзе бар икән?» Икенче көнне, музыка дәресеннән чыксам, Салих тора. Мин әйтәм: «Нишләп торасыз бу җирдә?» – дим. «Мин сезне көтеп торам, – ди. – Кичерәсез [3] мине, күрәм, сезнең минем берлә сөйләшәсегез килми». Мин әйтәм: «Беләсез, әгәр безнең болай очрашуыбызны әтием белсә, сез мине музыкадан мәхрүм итәсез. Мин сездән [өйрәнеп] яхшы уйный башлаган идем». «Сез фәкать шуннан гына куркасызмы?» – ди.


Өченче бит


Мин әйтәм: «Юк, мин сезнең һәрвакыт миңа дәрес бирүегезне телим, – дим. – Һәрвакыт таныш булып калырга телим», – дидем. Ул авыр гына сулап куйды да: «Төшенәм, әгәр сезнең әтиегез музыка яратмаса, мин [аның] өенә аягымны да атламас идем. Сезгә минем кирәгем – фәкать музыка өйрәнер өчен генә, ә мин … мин бүтәнчә уйлаган [идем], мин ялгышканмын», – [диде]. Мин әйтәм: «Нигә сез шундый фикердә үз турыгызда? Мин сезнең музыкагызга һәм үзегезгә бик зур бәһа бирәм, – дим. – Әти дә шулай», – дим. Ул, әзрәк җанланып китеп, минем ике кулымнан тотып: «Сабыр иткән морадына җиткән, шулай бит ә? – диде. – Иртәгә театрга барасызмы? – дип сорады. («Соңгы сәлам»[4].) Мин: «Барабыз», – дидем. Ул вакытларда татар театры элеккеге Проломный, хәзерге Бауман урамында, «Большой театр»да [5] иде. «Соңгы сәлам»дә Казанның бер бай кешесенең вакыйгасын сәхнәгә куялар. Кәрим Тинчурин – баш рольдә. Хатыны ро­лендә – Өммегөлсем Болгарская. Урыс кызы ролендә – Фатыйма Ильская. ... Бик яхшы постановка. Минем яхшы [дип] исемдә калган. Салих, дәрескә килгәндә, миңа хат язып килгән. Хатны ноталар арасына куйды. Мин алмасам, әти кулына төшә, шуның өчен бик тиз хатны алып яшерәм. Салих миңа күзе белән рәхмәт ишарәсен белдерә.


Дүртенче бит


Хатка шулай язылган: «Фатыймаи-Зөһрә! Кичерәсез, мин сезгә үземнең таныш кына түгел, дус [ук булуымны] телим. Мин сезнең берлә сөйләшергә теләдем. Ләкин сез миңа башкача карыйсыз, ә минем карашым сезгә бер, һаман бер: мин сезгә мөгаллим, сезне пианинода [уйнарга] өйрәтүче Салих булып кына каласым килми. Ачуланмагыз, мин сезне яратам, бер мөкаддәс ярату берлә яратам. Мин сездән җавап көтәм. Сез миңа җавап бирерсез, дип уйлым. Мин сезнең берлә бергә булыр өчен һәр авырлыкны күтәрергә риза. Минем сезгә тагын бер үтенечем [бар]. «Шәрык» кичәсе була, сез шул «Шәрык» кичәсендә җырласагыз [иде]. Сез бит яхшы җырлыйсыз! Мин уйныйм пианинода. Менә шулай, үзегез җырлаган шикелле, «Мәдинәкәй» көенә. Бөтен яшьләр катнаша. Курыкмагыз, әтиегез белмәс. Мин сезне иртәгә көтәм. Шунда сөйләшербез. Сезне ярата торган Салих. 1919 ел».


Мин хатны укып нишләргә дә белмим. Әти ишетсә, мине үтерәчәк. Әни дә риза булмас. Нишлим? Риза булмасам, үземнең катнашасым килә. Икенче көн без Салих берлә күрешәбез. ... «Миңа ачуланмадыгызмы? Җавап бирә аласызмы?» – ди. Мин әйтәм: «Салих, сез беләсез бит, безнең, татар кызларының ихтыяры – ата-аналарында», – дим.


Бишенче битФатыймаи-Зөһрә кулъязмасының бишенче битеУл әйтә: «Юк инде, моннан соң һәммәнең ихтыяры үзендә булачак, моны безгә бөек Ленин әйтә», – ди. «Бу турыда башка вакыт сөйләшербез, – дим. – Салих, мин сәхнәгә чыгарлык җырлый алмыйм». «Сөйләмәгез, мин беләм, бик яхшы җырлыйсыз».

Ике көннән соң ул мине репетициягә алып бара, Солтан Габәши берлә таныштыра. Минем җырлавымны ошаталар. «Борынгы татар көйләреннән «Мәдинәкәй» һәм «Кара урман», шул ике көйне хәзерлим», – дигән булам. ... Бер репетициядә язучы Фатих Әмирхан берлә таныштыра. Кәрим Тинчурин берлә таныштыра.


Шулай итеп «Шәрык» кичәсе җитә. Минем ул вакыттагы хисләремне ничек тә язып төшендерә алмыйм! Бер куркам, бер шатланам. Шундый күңелле үтә «Шәрык» кичәсе. Минем әтигә әйтмичә. Шулай көннәр үтә. Менә язгы кояшлар матур карый, тамчылар тама башлый. Ул ... миңа үпкәли. «Сез минем соравыма җавап бирмәдегез, мин көтәм», – ди. Мин ул вакытларда, бердән, яшь; икенчедән, атамнан шундый куркам. Фикерем тар. Дөньяга хәзерге яшьләр шикелле карый алмаганмын, эчке тойгыларымнан кичәргә мәҗбүр булганмын. Миңа Салих охшаса да, мин үземне тыярга кирәк икәнлекне беләм. Ул вакытларда наданлык, искелек яшәгән, мин шул искелеккә, наданлыкка чолганып калган халык эчендә яшим, шул чикләрдән үтә алмыйм.


Алтынчы бит


Менә җәй җитә. Һәм бәйрәм җитә. Мин ничә көннәр авырыйм. Әнинең абыйсы килгән бәйрәмгә. Гает көн. Мин Салихтан хат алам. Ул яза: «Мин сезне сагындым. Театрга килгән «Зөләйха» дигән драма, беренче [мәртәбә] сәхнәгә куела», – ди. Бу пьеса [шул турыда]: Иван Грозный, Казанны алгач, татарларны көчләп урыс диненә кертә, халык телендә әйтсәм, чукындыра. Урыс исемнәре бирә татарларга. Кызларны, яшь хатыннарны урысларга иргә бирәләр. Шулар эчендә ярлы авыл хатыны Зөләйха була. Өммегөлсем Болгарская уйныйдыр иде. Аның урыс ире ролендә – Мохтар Мутин. Яхшы пьеса. Ул миндә бик яхшы [тәэсир] калдырды.
Минем кәефем бер дә булмаса да, көчкә торып әнинең абыйсы берлә театрга киттем. Салих килеп күреште. Бәйрәм [белән] тәбрикләде. Театр башланды. Шулай мин театр карап бетердем. Театр беткәч, абый үзе каядыр иптәшләре [белән] бара, мине атка утыртып җибәрә. Минем артымнан икенче ат белән Салих куып җитә һәм рөхсәт сорый мине озатырга. Без аттан төшәбез. Кич матур.


Җиденче бит


Фатыймаи-Зөһрә кулъязмасының җиденче бите[Салих]: «Мин бик күңелсез хәбәр ишеттем. Сезне иргә бирәләр икән», – диде. Мин аны үзем дә сизеп тора башлаган идем. Әнинең абыйсы килүенең сәбәбе шул: бер бай кешенең баласына димли. Ул егет атам янына эш берлә килә, Казанга килгәндә безгә төшә. Мин бик каршы әйттем, бик җыладым. «Сез мине бәхетсез итәсез, үзегез дә бәхетле була алмассыз», – дидем.

Минем шулвакыт тамагыма каты бернәрсә тыгылды. Мин җыламас өчен үземне тыярга тырыштым. «Мин әнигә әйттем: «Әгәр мине ул егеткә бирсәгез, мине Иделдән табарсыз. Мин үлсәм үләрмен, ләкин аныкы булмам», – дидем. [Салих]: «Чынлап әйтәсезме?» – диде. Мин: «Әйе», – дидем. «Минем бер дә кәефем юк, озатыгыз тизрәк», – дидем. Салих минем ике кулымнан тотып: «О, сез кызусыз, шундый кайнар, сез янасыз», – диде. «Сез минем гөлгенәм, бергенәм», – диде. Дөрестән әйткәндә, минем шулвакытта аның кочагына егыласым, иркәләнәсем килде. Ләкин мин [бу хәлнең] мөмкин түгеллеген шунда [ук аңладым]. Минем күз алдына атам килеп басты. Яки уртабызда [пәйда] булган шикелле булды. «Мин авырыйм шул, – дидем, – әйдә тизрәк кайтыйк». Ул мине озатты. Мин шуннан соң тагы байтак авырып яттым. Мине шулвакытта әни иргә бирергә җыенып йөргән икән.


Сигезенче бит


Безгә килүе дә шуның өчен икән. Ә ул егет Казанныкы түгел икән. Минем әнием дә Казанныкы түгел. Мин ул егетне беләм, ул безгә әти янына эш берлә һәрвакыт килә. Минем үземә бер сүз дә әйтмиләр. Мин эчемнән шулай уйлыйм: «Әгәр шул егеткә бирәбез, дисәләр, качармын, бер эштә чыгара алмасам, Иделгә үземне ташлармын», – дип. Мин шулкадәрле яратмый идем ул егетне!


... Кышлар тәмам булды. Шулай ук минем пианинода уйнавымны да туктаттылар. Әни миңа: «Кунакка барабыз, абыеңнарга», – диде. Мин: «Минем бер дә барасым килми, мин Казанда калырга [телим]», – дим. «Мин синнән сорамыйм «Каласың киләме, юкмы?» дип, мин сиңа җыенырга кушам», – ди. Нинди күлмәкләремне алырга, ягъни шуңарга охшаган боерыклар бирде. Мин никадәр теләмәсәм дә, минем ихтыярым үземдә түгел. Мин ул көнне ашарга да төшмәдем, башым авырта, дип яттым, еладым. Миңа, ничектер, киләчәгем караңгы төн шикелле күренде, мин шунда адашып калган кеше шикелле булдым. Мин сизәм: мине иргә бирергә тиешләр. Ләкин минем барасым килми! Мин уйлыйм: «Әгәр качып китсәм, кая барырга?»


Тугызынчы бит


Минем ул вакытта дөньяга карашым ни өчендер бик тар. Мин генә түгел, ул елларда татар кызлары һәммәсе шундый [иде дияргә] мөмкин. Әгәр Салихка әйтсәм, бәлки ул ярдәм итәр качарга? Юк, мин ничек аңа әйтим? Юк. Яхшы, мин шул Иделгә үземне ташлыйм, дидем. Шулай, мин җыенырга мәҗбүр булдым. Ул егет үзе килде, дүрт тройка алып килгән, абый килгән. Мин тагын: «Бармыйм!» – дип әнигә еладым. «Мин беләм, сез мине иргә бирмәкче буласыз», – дим. Ул миңа: «Вакыт җиткәч, кызларны иргә бирәләр», – ди. Ул минем сүземә әһәмият тә бирмәде. Ул, бердән, әти сүзеннән чыга алмый, икенчедән, ул шул гомер [буе] татар кануннары, кызын бай җиргә бирү, кода-кодача булып йөрү – шуның ише хыяллар белән [яшәде]. Ул минем сүземә әһәмият бирмәде һәм төшенмәде. Кызы бәхетле булачакмы-булмаячакмы, мин яратаммы ул кешене, юкмы – ул вакытларда ата-аналарның [монда] гаме юк [иде]. Кияү бай булса, яхшы мәһәр бирсә, кода-кодача булып йөрерлек кеше булса – шул тәмам.


Менә иртәгә китәбез. Мине нәрсә көтә? Мин белмим. Атлар җигелде, булды, китәсе нәрсәләрне ташый башладылар. Уен тавышы – гармун, скрипка, мандолина [ишетелде]. Көй уйнап җибәрделәр.


Унынчы бит


Мин аптырап калдым. Мин ... күтәреп чыгып бара [торган] асрауга карадым да: «Кайда уйныйлар?» – дидем. «Безнең белән Салих абыйлар да баралар, бер атта алар», – диде. Мин, никтер, сөендем. Әти үзе бармый. Бер тройкада – абый. ... Бер атта – әни, бала караучы һәм балалар. Бер атта – мин, әнинең апасының кызы һәм бер гармунчы кыз. Безне әти озатып калды.
Ул вакытларда Идел аркылы ... пароходта атлар берлә [бергә] чыгарга [иде]. Без Иделне аркылы чыктык. Югары Ослан ягына суны чыккач кына, Салих сикереп төште дә, без [күрештек]. ... Ләкин ул бик күңелсез. Атлар акрын гына кузгалып киттеләр. Тагын уйнап җибәрәләр. Очсыз-кырыйсыз Идел. Аның өсте тын, күкрәген киереп пароход бара. Үзенең теләгенә җитәргә тырышкан кеше шикелле, шул киңлектә алга бара. Акчарлаклар очалар. Бер ягы – урман, күм-күк, ямь-яшел чирәм … төрле матур чәчәкләр. Мин уйлыйм: нинди бәхетле бу акчарлаклар! Алар теләгән җирләренә баралар. Аларга һичкем хуҗа түгел. Мин нинди бәхетле булыр идем, акчарлак булсам. Шуннан соң Салихның сүзе исемә төшә: «Моннан соң һәркемнең ихтыяры үзенеке булачак, моны безгә бөек Ленин әйтте». Һәркем үз теләгәне белән яшәячәк, мин дә шулай яшәрмен, юк, бервакытта да ... ул егетнең хатыны булмам!


Унберенче бит


Минем йөрәгем [үзгә кешедә]. [Мин аның] хатыны, юк, мин үзем яраткан кешенең сердәше, дусты булырмын, дим. Шулвакыт минем битемә нәрсәдер тиеп китә. Мин йокыдан уянган кеше шикелле сискәнеп китәм. Мин утырган атлар белән Салих утырган атлар бергә баралар. Ул миңа чәчәкләр ташлый. Бер чәчәк минем битемә килеп бәрелгән икән. «Сез нинди тирән уйга калдыгыз?»


Без кунак ашы вакытында атларны да ... үзебез дә ял итәр өчен, бик матур бер урыс авылына туктадык. Иделнең бер зур тармагы. Без туктаган хуҗаның бик зур алма, кура җиләге, слива, карлыган, шуңа охшаган күп җиләк-җимешле агачлары бар. Бакчаның арты суга барып тоташа. Безгә бакчада ашарга, эчәргә хәзерләделәр. Без бик озак ашап-эчеп утырдык. Салихлар гармун, скрипка, мандолина уйнадылар. Салих ни өчендер күңелсез. Аның һәрвакыт матур ... күзләрендә бер моңлылык, нарасыйлык бар. Ашап-эчеп туйганнан соң, бер өч-дүрт [сәгатьтән] ... кичкә таба юлга чыгарга [ниятләдек]. Шулай [килешенгәч] ... ял итәргә таралдылар.


Уникенче бит


Без дә өйгә кердек, ял итәргә. Бераздан безнең хезмәтче кыз акрын гына минем яныма килде дә: «Менә моны Салих абый бирде», – диде. Әни яткан [иде]. ... [Хезмәтче кыз барып] карады. Әни ... йокыга киткән, диде.


Кечкенә записка: «Мин сине көтәм, бакчаның ахырында, су буенда. Чыкмасаң, үпкәлим». Башка сүз юк. Мин әллә нишләп киттем. Хезмәтче кызым әйтә: «Мин үзем саклармын, бар чык. Апа җаным, сине бит шушы бай егеткә бирергә көчлиләр. Барма, җаным, бу мәхәббәтсезгә! Яраткан кешеңә ябышып чык», – ди. Мин, чыгып, кеше күрмәсен, дип ашыгып-ашыгып барам. Салих арлы-бирле йөреп, көтеп тора.


Ул да дәшми торды. Мин дә дәшмим. «Беләсеңме, нәрсә... Мин хәзер биек ярның башында. Аз гына атласам, [егылып] төшәсе... Син шуңа разыймы?» Мин әйтәм: «Мин риза түгел, әгәр мине кияүгә бирсәләр, мин үземне Иделгә ташлыйм. Ләкин мин аныкы булмам», – дим. Аның күзләренә шатлык йөгерә. «Беләм, кичер мине. Мин сине сөям. Әйдә, качабыз. Курыкма, җаным, без Әстерханга китәрбез. Миңа анда эш бар. Син уйлама байлык дип. Байлыктан бәхет тапмассың, байлыкка ышанма, байлык юк булачак. Бәхет бер-береңне яратуда, эшләп, кулга-кул тотышып яңа тормыш ясауда!» – ди.


Унөченче бит


Татарстан радиосының беренче хезмәткәрләре (сулдан уңга): әдәби мөхәррир Исмәгыйль Усманов, музыкаль мөхәррир Салих Сәйдәшев, диктор Гадел Кутуй. 1928 елМин әйтәм: «Мин төшенәм, ләкин нишләсәм мөмкин?» – дим. «Бер ниш­ләмисең. Качабыз! Курыкма, гөл­генәм! Мин музыка язармын. Бергә булсак, без бәхетле булырбыз. Менә, кара шушы матурлыкларга, кара су буендагы каен агачына: нинди матур ул, ул бит үзе генә түгел, алар бит икәү! Искән җил белән алар бер-берсен иркәлиләр. Кара әнә ул очкан кошларга, әнә алар берсен-берсе калдырмыйлар, алар бергә очалар, алар хөр. Менә без дә синең белән шулай хөр яшәрбез! Мин сиңа энҗе-бриллиантлар бирә алмыйм. Мин сине сөям, саф мәхәббәтемне, йөрәгемне бирәм. Шуннан кыйммәтле нәрсә юк дөньяда! Әгәр мин шул байлыкларга кызыгып, шул юлга кызыгып, шул юлга атласам, сиңа бу тормыш юлында күп кыенлыклар күрергә туры килер. Җавап бир, – диде. – Мин [монда] әллә нигә килмәс идем. Мин синең өчен хәзер алар алдында, аларның күңелен ачар өчен уйнарга риза булдым – телләремне кысып! Мин бу дуракларның түбәнчелекләренә тик синең өчен, сине күрер өчен [түзәргә] риза булдым», – диде.

Ундүртенче бит


Мин әйтәм: «Салих, син күрәсең, мин разый түгел, мин бармыйм ул кешегә. Мин сезнең белән китәргә разый. Ләкин ничек? Әгәр белсәләр яки тотсалар? Сез мине … әтиемнән сорагыз, әтием сезне ярата», – дим. [Ул]: «Әтиең мине сораганны уйнаучы Салих дип ярата. Кызына кияү булырга тиеш кеше дип хисапламый. Аны син яхшы төшенәсең. Минем байлыгым юк, минем байлыгым – музыка», – диде. «Мин тырышырмын качарга», – дим. Без шулай аерылыштык.


Кояш батар алдыннан юлга чыктык. Кояш баеды, әкрен генә ай чыкты, күкне матур йолдызлар басты. Һава тын, матур. Табигать ял итә, аның тынычлыгын ... исеп куйган җил генә боза. Атлар алга чабалар. Без шулай таң сызылганда барып җиттек. Мин дүрт көн Салихны күрмәдем. Алар ирләр ягында. ... көн Идел буена хозурга чыктык. Салихлар да чыкты. Күз берлә генә исәнләштек. Салих берлә сөйләшкәннән соң мине һичбер нәрсә кызыктырмый, һичберсе сөендерми. Камышлык матурлыгына карап уйга чумам: «Әйе, бәхет хөрлектә, мин качам. Әлбәттә, качам! Хәзер һәркем үзенең ихтыяры белән яшәячәк. Шулай булгач, миңа да шулай киңлеккә, хөрлеккә чыгарга кирәк», – дим. Шуннан соң минем башка әллә нинди күңелсез уйлар килә. Әнинең иске фикерлелеге, үзенең әйткән сүзеннән кайтмый торган гадәте барлыгы мине [ризасызлата?] ... уемның ахырына җитә алмыйм.


Без, берәр атна кунак булгач, кайтып киттек. Кайтканда өч тройка: берсендә – әни, берсендә – Салихлар, берсендә – мин. Без Салих берлә тагы бер яланда ял иткәндә күрештек.


Унбишенче бит


Салих Сәйдәшев - хәрби музыкант, капельмейстер. 1920 еллар башыУл миңа карады да: «Вәгъдә бирә алмыйсыңмы? Без кайткач та мин, өч көн үткәч, һәммә эшләремне рәтлим дә, сине күл буенда көтәрмен. Һичнәрсә алма, бәхет чүпрәк берлә... – Ул минем кулымдагы беләзегемне тота, әйтә: – Менә бу нәрсәләрдә түгел, – ди. – Бәхет бер-береңне яратудадыр», – диде. Мин өч көннән соң һичнәрсә алмый күл буена чыгарга һәм качарга вәгъдә бирдем. Ни өчендер мине, йөреп кайтканнан соң, бик [ашыктыра?] башладылар, мин: «Ул егеткә бирсәгез, үземне Иделгә ташлыйм, ләкин бармыйм», – дидем. Мине һичкайда чыгармыйлар. Бу ел укымаска да, пианинода да өйрәнмәскә, [диләр]. ... Һичкая чыгармыйлар. Мин шулай да качу фикереннән кайтмадым. Мин берничә көннәрдән соң хат алам. «Мин сине бүген көтәм, һәммәсе хәзер», – дип яза. Мин шул көнне, өйдә һәммә [кеше] йоклаганнан соң, үз бүлмәмнән чыгып, кара яктан чыгарга уйлап, ишеккә барам. Ишек бикле. Ачкыч һәрвакыт [ишек] өстендә буладыр иде. Ачкыч урынында булмаса, ачкыч тора дигән җайны [җирне?] карадым. Юк. Барам ... якка барам – бик. Иртәгә ачкычны кая куйганнарын карарга булдым. Иртәгесен хезмәтче кызыбыздан сорадым: «Ишекләрне төнгә бикләп, ачкычларны кая куясыз?» – дидем.

Уналтынчы бит


Шул көннәрдә безнең күршедә бер кыз үзенең яраткан егете берлә качты. Шул вакыйгадан соң әти ишекләрне бикләп, ачкычларны үз бүлмәсенә алып керә икән. Мин ... ашарга да теләмәдем. Көндез дә мине чыгармыйлар. Мин Салихка язып бирәм: «Мине саклыйлар, һич чыга алмыйм», – дип. Ә ул миңа яза: «Дөньяда мөмкин булмаган эш юк, син үзең теләмисең», – ди. Шулай мин чыга алмадым.


Күп тә үтми, мине иргә бирәләр. Миннән сорамыйлар. Мин тагын еласам да, файдасы юк. Минем ир булачак кеше – гали, мәгълүматлы, чибәр генә бер кеше. Тормышка чыкканнан соң, мин аны [Салихны] күргәндә, ул минем берлә исәнләшмәде. Без [ирем белән] беркадәр вакыттан соң Казаннан киттек. Мин шуннан соң аны күрмәдем.


Ничәнче ел икәнен хәтерләмим, бик күп еллар үтте, күп сулар акты. Мин торган квартирда аны яхшы белүче бар [иде]. Бер сөйләшкәндә мин әйтәм: «Мин дә яшь вакытта [аның белән] таныш идем», – дидем.


[Тагын күпмедер вакыт узгач], Салих Ташкентка килә. Мин ишеттем. Ләкин барып күрешергә уйламадым, уңайсызландым. Мин торган йорт хуҗасы Салихны чакырган. Миңа әйткәне юк. Хозяйкам керде дә: «Әйдә, миндә кунак бар», – [диде]. Мин: «Рәхмәт, кермим», – дидем. Без шулай ... торганда: «Мөмкинме?» – дигән тавыш ишеттем. Мин күзләремә ышанмадым – Салих! Ул мине күргәч ике кулларын сузды. «Их! Минем гөлгенәм, бергенәм! – диде. – Мин сиңа үпкәле, ләкин һич ул үпкәне саклый алмыйм», – дип, минем ике кулымнан тотып: «Үзгәргәнсең», – [дип өстәде]. Ул минем хуҗа хатыныма таба әйләнде дә: «Кичерәсез, безне бераз гына үзебезне калдырыгыз», – диде. Ул тагы [әйтте]: «Үзгәргәнсең, ләкин күзләрең һаман шулай сөрмәле, мин яратканча карыйлар. Сөйлә, гөлгенәм! Сөйлә...»


Кереш сүзне һәм текстны басмага Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова әзерләде.


Фоторәсемнәр Салих Сәйдәшев музееннан алынды.


1. Милли музей исәпкә алу-теркәү номеры – НМ РТ В-19273/12.
2. «Хатирәләр» яңарганда...» Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники белән Казан дәүләт педагогика институты аспиранты Әлфия Мотыйгуллина әңгәмәсе. Татарстан ж., №3-4, 1994. – Б.92-94.
3. «Кичерегез» мәгънәсендә.
4. Спектакль исеме. Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган. Беренче мәртәбә 1917 елның 17 ноябрендә уйнала.
5. Хәзерге Качалов театры.

Теги: Гөлназ Җиһангирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру