Сөйкемле сөякле Фирдәвес. Әзһәр Шакиров
Утырдым ла көймәнең, әй, читенә,
Карадым ла суның төбенә,
Су төпләрендә һич кара юк,
Күрәчәкне күрми чара юк.
«Гомеремнең узганын аккан су, искән җил кебек сизми дә калдым. Артка борылып карасам, үзәкләр өзелә», – дип язды Фирдәвес Әхтәмова.Без бит, артистка дигәч, гел чибәр, үзенә каратып торган, зифа буйлы, бик серле кыз баланы күз алдына китерәбез. Хәзер менә Фирдәвесне күз алдына китерегез: уртача буйлы, почык борынлы, шул кадәр гади, тыйнак, чын авыл кызы, ләкин бездә әйтәләр бит, бу кешенең сөйкемле сөяге бар, дип. Бу Фирдәвескә бик тә туры килә. Фирдәвес урта мәктәпне Казанда тәмамлаган. Аның театр сәнгатенә кереп китүендә иң мөһим рольне Рәшидә апа Җиһаншина уйнаган. «Мәктәпне тәмамлар алдыннан классыбызга зәңгәр костюм кигән, зәп-зәңгәр күзле бер апа килеп керде. Мәскәүдә Малый театр каршындагы училищеда татар студиясе ачылачагын, шуңа укучылар кабул ителәчәген сөйләде. Имтиханнар Галиәсгар Камал театрында узачак икән. Шул көннән башлап, минем өчен тынычлык бетте. Дистәгә якын укучы Рәшидә апага җырлап, биеп, шигырьләр укып күрсәттек. Шулар арасыннан бер малайга, ике кызга Рәшидә апа Җиһаншина гариза бирергә киңәш итте. Кызларның берсе – мин идем. Театрга имтихан бирергә барганда, кемнән күлмәк, кемнән туфли сорап тордым. Рәшидә апа: «Үкчәле туфли кисәң, әйбәтрәк булыр, буйлырак күренерсең,»– дигән иде. Сорап алган туфлиемне кулыма тотып барып, имтихан биргәндә генә кидем. Экзаменда үземне ошаттылар, кабул иттеләр. Бертуган апам Мәрьям, сөлге-эскәтерләрен сатып, зур гына фанер чемодан алып бирде. Шул чемоданны тотып, Мәскәү каласына китеп бардым», – дип яза Фирдәвес үзе. Менә шушы юлларны укыгач, башыма бер фикер килде. Нишләп әле безнең заманда инженер, врач баласы сәнгать, театр юлыннан китми? Бәлки бәхетсез, ятим, авыр тормышта яшәгән балалар гына чын сәнгатькә, әдәбиятка тартыладыр? Мин мәктәп директоры яисә колхоз председателе баласының театрда эшләп йөргәнен күрмәдем. Чөнки безнең заманда укымышлы татар гаиләсенең үз баласын андый катлаулы язмышка дучар итәсе килмәгән. Күрәсең, алар артист хезмәтен «үзләренчә» бик тирән аңлаганнардыр. Әлбәттә, театрда эшләр өчен туарга кирәк. Фирдәвеснең дә бит әтисе сугышта һәлак була, әнисе дә аңа җиде яшь тулганда бу дөньядан китеп бара. Менә күз алдына китерегез шул ятим кыз баланы, тормыш аның аркасыннан сыйпап тормагандыр. Ә бит Фирдәвес шулкадәр шаян, шук, җитмәсә, үткен телле, һәрнәрсә аңа кызык, бер спектакльне калдырмый, кино турында әйтеп тә тормыйм. Сәнгать дөньясы белән кызыксынуы шулкадәр көчле иде ки – ул һәрвакыт безнең егетләр белән бергә булды. Гомумән, ул иптәш кызларына караганда, безнең белән күбрәк уртак тел таба белә иде. Равил Шәрәфи белән ничек итеп «Балет» биеп йөрүләре, Туфан Миңнуллинның беренче язмаларын кич буе тыңлап утырулары әле дә хәтеремдә, саный китсәң, алар шактый. Хәзер инде мин аның диплом спектакльләрендә нинди рольләр уйнаганын да хәтерләмим, ләкин сәхнәдә аңа игътибар итмичә калу мөмкин түгел иде. Театрга кайтып эшли башлаган елларында да аңа үзен күрсәтерлек рольләр булмады. Гөлсем Исәнгулова белән Нәҗибә Ихсановага бер-бер артлы зур-зур рольләр бирделәр. 1962 елның язында Празат абый Исәнбәт Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» әсәрен сәхнәгә куйды. Аңа Рәхимә ролен бирде. Мостай Кәрим спектакльне карагач, Фирдәвескә үзенең китабын бүләк иткәндә беренче битенә: «Фирдәвес сеңлем, Рәхимәне соклангыч итеп уйнавыгыз өчен рәхмәт», – дип яза. Әлбәттә, Мостай ага Кәримнең бу сүзләре Фирдәвес өчен иң зур бүләк була. Аның күңелендә театрда эшләргә дә эшләргә, дигән теләк туа. Ләкин бәхет дигән әйбер бар бит ул: Фирдәвесне, артистка буларак, бөтенләй көтмәгәндә, икенче яктан ачып җибәрә. Ул Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре буенча куелган телефильмдагы Биби роле булды. Камалның бу әсәрен белмәгән кеше сирәктер, чөнки аны укытучылар да, балалар да укыйлар иде. Кызык бит, 50 елга якын гомер узган, әмма бүген дә шул фильмны карагач, Фирдәвеснең уенына ничек сокланмыйсың?! Ул фильмда Биби ролен ялкау, аңгыра, булдыксыз итеп уйнарга да мөмкин булыр иде, ләкин Фирдәвес уенында без бөтенләй икенче мәгънәне күрәбез. Аның күзләре шундый хәйләкәр: ул хуҗаларның нәрсә эшләгәннәрен, нинди кешеләр икәнен шулкадәр ачык итеп күрә ки, юк, бу ялкау, аңгыра кыз бала гына түгел, бер җае чыккач, ул алардан үзенең үчен ала, шуннан рәхәт, ләззәт таба. Гомумән, бу фильмны куйган режиссёр Ринат Сакаевка бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Шушы фильмнан соң Фирдәвескә: «Кара әле, бу безнең Биби түгелме соң?» – дип эндәшәләр иде. Чөнки ул вакытта телевидениене меңләгән татар карый иде. Шулай итеп, Фирдәвес халкыбызның яраткан артисткасына әверелде. Академия театрына Марсель Сәлимҗанов баш режиссёр булып килгәч, үзенең беренче эше итеп Хәй Вахитның «Соңгы хат» әсәрен сәхнәгә куйды. Бу спектакльдә Фирдәвес шәфкать туташы Розалия ролендә уйнады. Монда ул үзенең героинясын шундый шәфкатьле, керсез, кешелекле итеп күрсәтте ки, тамашачы күңеленә онытылмаслык булып кереп калды. Фирдәвескә бер-бер артлы зур рольләр бирә башладылар. Минем исемдә калганнары: А.Островскийның «Агай-эне ак мыек» әсәрендә – Липочка, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә – Софья, К.Тинчуринның «Американ» әсәрендә – Мәйсәрә, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрендә – Алтынчәч, М.Гыйләҗевның «Бичура» әсәрендә – Хатын. Әлбәттә, 50 елдан артык театрда эшләгәндә уйнаган рольләре 100дән дә ашкандыр. Мин аларның һәрберсе турында язып тормыйм, чөнки дә тирәнтен өйрәнүне таләп итәләр. Әйе, Фирдәвес сәхнәгә юкка гына чыкмый, бит аның тамашачыга әйтәсе фикере-сүзе бар! Ул һәрвакыт әйтә иде: «Тормышымның иң гүзәл чагы – театрдагы беренче унъеллык чоры булды. Ул елларда мин фәкать театр, әдәбият, шигърият белән яшәдем. Ир юк, гаилә, бала юк – иҗат кына бар». Фирдәвес рольләрне калын буяу белән түгел, ә бәлки акварель белән ясый, ягъни нечкә тойгылар белән образны тудырырга тырыша иде. Менә шул ягы белән ул безнең артисткалардан аерылып торды. Безнең тамашачы театрда ярылып яткан характерларны күрергә күнеккән. Хәер, мин инде язган идем, роль өстендә эшләгәндә һәр артистның үз алымы була, дип. Театрда артистка булып эшләү – тормыш өчен бик җайсыз хезмәт ул, чөнки синең эшеңне ирең аңламаса, хатын-кызны бәхетсезлек көтә. Гомумән, театр дигән әйбер синең бөтен күңелеңне, җаныңны суырып ала. Әле ярый безнең театрда бәхетсезлекләр күп булмады. Фирдәвес бу яктан бәхетле, ире Марат Саматович аның театрдагы хезмәтен чын күңелдән аңлап, хөрмәт итеп кабул итә иде. Фирдәвес тә, Марат та 30 яшьләре узгач кына кавыштылар, шуңа күрә бер-берсен яхшы аңлыйлар иде. Мин ни өчен моны болай дип язам, чөнки аларга «төрле вакытта» – бакчада-дачада чакта кергәли торган идем. Бик кызганыч, Марат иртә вафат булды. Бик күп еллар Фирдәвеснең үзенә генә авыр тормыш алып барырга туры килде. Кызы Айгөл университетны уңышлы тәмамлап, монда үзенә кирәкле эш тапмагач, чит илдә яши башлагач, Фирдәвес бик нык үзгәрде. Болай да аның нәселендә бәхетсезлекләр берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Иренең, абыйсының, апасының үлеме аңа искиткеч зур тәэсир ясады. Ул әйтә торган иде: «Нишләп безнең нәсел гомерле түгел микән?» – дип. Менә шушы фикерләр, үзенең ялгыз калуы аны ислам диненә китермәде микән, дип уйлыйм. Хәер, ул яшь чактан ук Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше. Безнең арадан, иң беренче булып, 60 яше тулгач, ул: «Мин театрдан китәм. Бу минем Сезнең белән соңгы очрашуым дип белегез. Мин Сезне яратам, хөрмәт итәм, барысы өчен дә Сезгә рәхмәт», – дип, тамашачы белән хушлашты. Шулвакытта миңа Фирдәвес нәрсә беләндер риза түгел, күңелендә ниндидер үпкәсе бар сыман тоелды. Мин әйтәм: «Нигә инде тамашачыга чыгып, 60 яшеңдә шундый сүзләр әйтәсең, әле бит гомерең бар, театрда рольләр бирәләр»,– дип, сүз күтәргән идем. «Мин үзем беләм», – диде. Аңа 60 яшьтән соң сәхнәдә тагын ун ел гомер уйнарга туры килде. Фәрит Бикчәнтәев аңа зур, мәгънәле рольләр биреп торды. Соңгы эшләренең берсе – Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында сөйләшик» әсәрендә Абруй роле. Бу спектакльдә Фирдәвес укытучы ролен шундый югарылыкта, чын талантлы артистка буларак бөтен күңелен, җанын биреп уйнады. Инде 70 яше тулгач, ул бөтенләйгә сәхнә белән хушлашты. Әлбәттә, кайбер артистлар 60 яшь тулгач китәм, 70 яшем генә тулсын, хәзер театрдан китәм, дип сөйлиләр, ләкин сүзләрендә торучылар бик сирәк була. Мин инде язган идем, театрдан китү – гаиләдән китү белән бер, дип. Фирдәвес исә болай дип язды: «Мин бәхетле, үзем теләгән, яраткан, язмышым итеп сайлаган театр дөньясында яшәдем. Ә хәзер бу театр дөньясыннан китүем белән бәхетле. Күз яшьләрем дә, бернинди үкенечләрем дә юк. Ахыры хәерле булсын!» Фирдәвеснең театрдан китүенең сәбәпләренең берсе, күрәсең, ул – спектакль уйнаудан тәм тапмый башлау, икенчесе – ислам динен чын күңелдән кабул итү булгандыр. Шундый кешеләр бар, алар Ислам динен кабул иткәч, яшәү рәвешен үзгәртәләр. Мин ул кешеләргә сокланам, горурланам, шулвакытта гаҗәпләнәм дә. Фирдәвеснең үз-үзенә ышануы, рухи көче, бернигә карамастан, үз фикерендә калуы, ислам диненә китерүче сәбәпләрнең берседер. Шулай да ул театр сәнгатеннән берничек тә аерыла алмый. Менә ул ничек яза: «Һич көтмәгәндә могҗиза булды. Мин аны Аллаһының олуг бүләге дип кабул иттем. «Бибинур» исемле тулы метражлы нәфис фильмда баш рольдә төшәргә мине чакырдылар. Шунда эшләп алган акчама 2008 елда Хаҗ кылдым. Аллаһ кабул итсен. Хыялланырга да курыккан теләгем тормышка ашты». Фильм 2010 елда Казандагы Халыкара мөселман кинофестивалендә Гран-При, ә Фирдәвес, хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы буларак, җиңү яулады. Бу роль Фирдәвеснең гомерен озайтты. Аны бөтенләй икенче яктан күрделәр, ягъни ул катлаулы, фаҗигале язмышларны да кинода уйный ала торган сәләтле артистка икәнен исбатлады. Картайган көнендә артистка өчен нинди зур бәхет! Туфан Миңнуллин безнең театр училищесын тәмамлауга 50 ел тулуга багышланган фильм эшләргә теләде, сценарие дә язган иде. Хәтта фильмны үзенең фатирында төшерергә дә риза булды. Шуннан соң мин Фирдәвескә: «Әйдә, бергә төшик, аннан соң Нәҗибә белән төшәрбез», – дим. Шулвакыт Фирдәвес: «Миндә әле аның кайгысы юк, хәлем әйбәт түгел», – диде. Ә менә безнең училище бетереп кайтканга 50еллык бәйрәмне уздырганда, халык алдында ул үзен искиткеч матур тотты, шундый итеп сөйләде, күземә яшьләр килде. Шуннан соң мин аның белән очрашмадым. Бик нык авырый, дигәч, түзмәдем, шылтыраттым, югыйсә, әйтәләр иде: «Шылтыратып маташмагыз, телефонга килми, кеше килгәнне яратмый», – дип. Шылтыратуым булды, телефонны алды. Мин: «Хәлең ничек, бераз рәтләнәсең, дип ишеткән идем. Бер Ходайдан синең терелүеңне ялварып сорыйм», – дидем. Ул: «Алдагысын кем белгән», – дип, рәхмәт әйтеп, трубкасын куйды. Әле алай телефоннан сөйләшә алгач, терелеп тә китәр, дип уйладым. Минем белән сөйләшкәннән соң, биш көн узгач, ул вафат булды. Директорыбыз Шамил Закиров янына кергәч: «Без аны театрга куймыйбыз, аның васыяте шулай, ул үзен ире янына авылга күмәргә кушкан», – диде. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Иртән ул яшәгән йорт янына барсак, урам тулы кеше, хушлашырга килгән. Тышта бик салкын иде, шуңа карамастан, җыелып, саубуллаштык. Миңа бер-ике сүз әйтергә дә туры килде. Әлбәттә, бераз күңел китек булды. Артистканы Академия театрына куеп, тамашачы, дуслары белән бергә зурлап озатырга кирәк булган, барыбер бит урам тулы халык иде. Үзенең васыяте шундый дип, авызымны тиз яптылар. Нишләп үзен театрдан озаттырмагандыр, белмим, әллә озатырга кеше булмас, дип уйлаган, әллә инде дини йоланы бозарга теләмәде микән, һәрхәлдә, күңелемдә авыр тойгы калды. Авыл халкына, имамнарга, аны зурлап соңгы юлга озатканнары өчен, рәхмәтем чиксез. Әлбәттә, гел уйнап тормаса, татар халкы артистларны тиз оныта, чөнки рустагы кебек, гомерлеккә кала торган фильмнарыбыз юк шул. Әле ярый Фирдәвескә андый бәхет эләкте. Язмамны аның яраткан шигыре (Шәмсетдин кызы Рәшидә язган) белән тәмамлыйм: Аллага шөкер кылам сабырлык биргәненә, Сабырлыкның савапларын бирермен, дигәненә, Аллага шөкер кылам иманга кайтканыма, Намаз укып, Коръән укып, тынычлык тапканыма.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА