«Сабан туе»
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Сабан туе
(Татар халык көе, Мөхәммәт Садри сүзләре)
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул;
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле Cабан туйлары!
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
«Сабан туе» җырының шигырь авторы Мөхәммәт Садри турында кыскача белешмә: 1913 елның 20 маенда эшчеләр гаиләсендә туган; бер яшендә ятим калып, башта – әбисе, аннары унике бала анасы Миңсылу Шакирова тәрбияли; П.Ершовның ул тәрҗемә иткән «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») поэма-әкияте берничә басмада дөнья күрә һәм татар балалары арасында популярлык казана. Мөхәммәт Садри А.Пушкин, В.Маяковский, А.Твардовский, А.Сурков, Исаковский кебек рус шагыйрьләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның 40 китабы дөнья күрә, җиде китабы рус теленә тәрҗемә ителеп басыла. Ул язган сүзләргә Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шакир Мәҗитов, Әнвәр Бакиров, Мансур Мозаффаров, Ренат Еникеев һәм башка композиторлар көй яза. Халыкта Мөхәммәт Садри сүзләренә язылган «Яз җыры», «Иделгә карап», «Син теләсәң», «Сайра, сандугач», «Гармунчы моңы», «Сабан туе җыры» кебек җырлары танылу ала.
Заманында бик популяр булган әлеге «Сабан туе» җыры Зиннур Нурмөхәммәтов репертуарында бар.
«Сабан туе» җырының нотасы
Шагыйрь-фронтовик, тәрҗемәче, 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), Казан шәһәре тумасы Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов, 1913-1999)
Мөхәммәт Садри балалары белән. 1946 ел
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №6. – Б.110.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА