Музыка аның өчен шатлык hәм бәхет чишмәсе иде
Ахыры. Башын моннан укый аласыз.
«Кара карлыгачым Люция»
1952 ел Фасил өчен – символик ел. 17 яшьлек авыл егете Казанга зур өмет, хыял белән килде. Башкаланы үзенең виртуоз, оста уены белән әсир итәргә, үзенең ихлас музыкасы белән таң калдырырга теләде ул. Тәүге адымнар, укулар бик авыр булып күренде, кыен барды. Стипендия аз, бер фатирдан икенче фатирга күчеп йөрүләр туйдырды. Үзенең музыка коралы булмау сәбәпле, төнгә хәтле хөкүмәт баянында, фортепианода гаммалар, яңа әсәрләр өйрәнү, күнегүләр ясау... Йокысыз төннәр, конспектлар, җиңел бирелми торган алман теле...
Ләкин егет үз алдына әзерлекле, шәhәрдә музыка мәктәпләрен тәмамлаган группадашларын, дусларын куып җитәргә дигән максат куйды. Кайбер кыз һәм егетләрнең Фасилгә кинәт мәсхәрәле күз ташлауларын, гади музыкаль төшенчәләрне белмәү өчен кимсетүләрен онытырлык түгел иде. Хәтта русча акцент белән сөйләшүен дә көлкегә күтәргәннәре булды. Алай да шәhәрдә туып-үскән студентларны ул кайчакта аптырашта калдыргалый иде. Беренче уку елы Фасил өчен сынау да, бәхет тә булды. Ләкин бер-ике елдан тырыш, үҗәт студент Әхмәтов белеме буенча төркемдәшләрен куып җитеп, ә кайберсен хәтта узып та китә.
Сәләтле егет 2-3 нче курсларда ук көйләр-җырлар яза башлый. Әлбәттә, тәүге җырын ул беренче мәхәббәте – шомырт кара күзле, гүзәл классташы Лесхоз кызы Люциягә багышлый:
«Үрелеп үскән чәчәк дияр идем,
Тиң чәчәкләр җирдә юк сиңа!
Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,
Кара карлыгачым Люция».
(Мәгъсүм Латыйфуллин шигыре «Люция». Күренекле җырчы Илhам Шакиров шушы җырны, үз репертуарына кертеп, күп еллар уңыш белән башкарды.)
Ифрат күзәтүчән, сизгер училище директоры Ильяс ага Әүхәдиев авыл егетенең сәләтен, булганлыгын бик тиз тоеп ала hәм Фасилгә тиздән теория белән композиция бүлегенә күчәргә тәкъдим ясый. Ул, ниhаять, кичләрен буш класска килеп, фортепиано артына утырып, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
Фасил, хис кешесе булса да, нык холыклы адәмнәр тирәсенәрәк елышырга тырышты. Андый кешене күргәч, аның белән сөйләшеп утыргач, бөтен кайгылары онытылып, яшисе килә башлый. Яшь чактан ук аның кумирлары Николай Островский, Франклин Рузвельт hәм Алексей Маресьев булды. Шунысы хак: Фасил Әхмәтовны музыка яшәтте, көч өстәде.
Фасилнең уңышларына иң сөенгәне – әтисе
Фасил Әхмәтовның автобиографиясеннән: «Моңланган чак була. Мондый моңсу вакытларда мин, гармун алып, моңлы авыл җырларын уйныйм, әтидән тәүге тапкыр ишеткән «Иске герман көе»н, Разил Вәлиев белән бергә язган «Ядкяр» дигән җырыбызны көйләп йөрергә яратам. Әйе, бүгенге болгавыр заманның борчулы, көндәлек мәшәкать, ыгы-зыгылары – hәммәсе дә үз вакыты белән үтеп китәр, онытылыр. Вакыты җиткәч, нишлисең, үзебез дә фани дөньядан китеп барырбыз. Ә яхшы җырның гомере озын, яхшы җыр, музыка бездән дә калыр».
Фасилнең уңышларына иң сөенгәне әтисе иде. Әхмәтгалине шатландырыр һәм бар осталыгын күрсәтер өчен, улы яңа баянда көнетөне уйнады. Ләкин булачак композитор таш калада вакыт-вакыт күңел тынычлыгын җуя, аны бик тә туган авылын, әнисен, туган-тумачаларын сагыну хисләре биләп ала. Андый вакытта ул зур түземсезлек белән каникулны көтә. Аеруча җәйге каникулны. Фасил, Лесхозга кайтып та, баянда уйнау күнекмәләрен онытмый, кабатлап тора. Күршеләр өчен Фасилнең йөгерек бармакларыннан агылган музыка-көйләрне тыңлап йокыга китүләр күнегелгән гадәткә әйләнә.
Республикабызда беренче дипломлы баянчы
Укуның беренче айларыннан ук ачык холыклы Фасил үзенә гомерлек дуслар таба. Яңа дусты Ренат Еникеев – шәhәр баласы. Ул үзенең мөстәкыйль, ирекле фикерләве, нәфислеге, зәвыгы белән башкалардан аерылып торды. Әмма Фасилнең күңеленә үзе кебек самими, ачык авыл кешеләре дә якын була. Сарман егете яшь, талантлы җырчы Илhам Шакиров, мәшhүр Фәрит Яруллинның энесе Мирсәет янында да Фасил үзен иркен сизә, үз-үзенә ышаныч тоя.
Казан музыка училищесының халык музыка уен кораллары бүлеген тәмамлап, Фасил республикабызда беренче дипломлы баянчыларның берсе була.
Фасил Әхмәткә чын танылу Казан консерваториясендә укыган елларында ук килә. Композитор Фасил Әхмәтов, күпсанлы җырлардан тыш, уңышлы камера әсәрләре дә иҗат итә. Аның квартетын даhи композитор Дмитрий Шостакович югары бәяли. Ул әйткән сүзләр («Бу малай бит тумыштан симфонист!») яшь композиторга канатлар куя, аны иптәшләре, музыкаль җәмәгатьчелек алдында бер башка күтәрә, иҗат дәртен үстерә. Фасил Әхмәтовның әсәрләрен данлыклы А.Бородин исемендәге квартет үз репертуарына кертеп, җир шарының күп илләрендә (Европа һәм Азия, Америка) башкара. Соңыннан яшь композитор әсәрнең уңыш серенә төшенә: иҗат иткән музыканың яңалыгы форма оригинальлегендә түгел, ә хистойгылар сафлыгында.
Фасил Әхмәтов 1970 елда күңелендә күптәннән йөргән ихлас соклану хисе белән «Шүрәле» балетының авторы, Бөек Ватан сугыш кырында үзенең мәшhүр җәүhәрен күрмичә hәлак булган композитор Фәрит Яруллинга багышланган симфоник поэма яза. Казан һәм Мәскәүдә алкышларга күмелгән бу музыкаль әсәр бервакытны Түбән Новгород шәhәрендә Россия композиторлары уздырган күчмә концертта яңгырый. Шул ук елны, Родион Щедрин тәкъдиме белән, «Фәрид Яруллин истәлегенә» дигән симфоник поэма өчен, Фасил Әхмәтов Россиянең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табыла. Шулай итеп, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә хәтле аңарга Россия премиясен алу насыйп була.
Иҗатының югары ноктасы
Татарстан Республикасы төзелүнең 60 еллыгына багышлап язган «Татарстан» увертюрасы, 1976 елда иҗат иткән «Казан» симфониясе – Фасил Әхмәт иҗат юлының иң югары ноктасы. «Казан» симфониясе – күләмле монументаль әсәр. Аны композитор газиз халкына бүләк итте. Монда татар халкының тарихи үткәне дә, хәзергесе дә, якты киләчәге дә чагылыш таба. Композитор туган халкының рух тирәнлеген, фаҗигале язмышын үтемле лирик hәм драматик аhәңнәр кулланып ача. Мондый кыю яңгырашлы, тарихи дөреслекне моң бизәкләре белән әйтеп бирерлек әсәр татар музыкасы тарихында аңа кадәр булмагандыр да кебек. Бу әсәр җәмгыятьтә зур яңгыраш ала, күңелләрне кузгата, капма-каршы фикерләр дә уята. Аны сәхнәдән яңгыратырга рөхсәт озак вакыт булмыйча тора.
Яшьләр ядкяр итеп сакласыннар иде
Гомере буена милли музыкаль сәнгатебезнең үсеше, татар халкы рухына якынаюы өчен җан атып йөрүче шәхесләрнең берсе – композитор Фасил Әхмәт алдында hәркем баш ияргә хаклы. Музыкаль мирасыбызның онытылуы турында бик күп сөйләнә һәм языла. Фасил Әхмәтов hәм башка бөеклектәге иҗатчыларның моң дулкыннары безне үзләре артыннан әллә кайларга ияртеп килә, кешелек сыйфатларыбызны баета, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, яшь буынга музыкаль тәрбия бирә, эстетик зәвыгын үстерә, хыялларына канат куя, уйларына юнәлеш бирә. Шуңа күрә композитор Фасил Әхмәтов ише затларны яңа буын вәкилләре дә хәтер түренә салып, онытылмаслык җаваплылык белән хатирә-ядкяр итеп сакласыннар иде.
"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б.104-107.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА