Музыка аның өчен шатлык hәм бәхет чишмәсе иде
ХХ гасырның соңгы өлешендә Фасил Әхмәт (1935-1998) композиторлар арасында иң күренеклесе булгандыр, мөгаен. Фасил Әхмәт туган 1935 ел – даhилар елы. Аның яшьтәшләре, шул ук елны якты дөньяга килүчеләр арасында прозаик, драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Станислав Говорухин, композитор Альфред Шнитке, җырчы Лучано Павароттилар бар.
Бүген сүз РФнең М.Глинка, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, яраткан композиторыбыз, хөрмәтле шәхесебез Фасил Әхмәтов турында булыр. Кызганыч, бакыйлыкка иртәрәк китте, ләкин җырлары hәм романслары, симфоник hәм инструменталь әсәрләре концерт залларында, мәктәп кичәләрендә, радио hәм телевидение тапшыруларында, Сабан туе бәйрәмнәрендә бүген дә яңгырый, тормышка яктылык сирпеп балкый. Хәзерге буын сәнгать әhелләре өчен дә аның әсәрләре илhам бирүче, үзенчәлекле осталык мәктәбе булып кала.
Тумыштан ук сәләтле композиторның музыкасы үтә дә зәвыклы, нечкә, үзенчәлекле, яңача яңгырашлы hәм халыкчан. Аның бай, күпкырлы иҗатында hәр тыңлаучы, яшенә карамастан, үзенә якын, ихлас хис-тойгылар табып-сизеп тәэссирләнә ала.
«Без – нәселебез белән музыкаль кешеләр»
Ә бит язмыш аңа тумыштан, балачактан ук, бүтән тормыш юлын хәзерләп куйды... Исең-акылың китә: нинди авырлыклар, сынаулар аша үтте композитор үзенең хыялына ирешер өчен. Без Фасил Әхмәтов хакында язганда бөек композиторның интеллектуаль тормышына, күпкырлы иҗатына биографик яктан килүне кирәк дип таптык.
Төрле, киң катлам кешеләрнең яраткан музыканты, иҗатчысы Фасил Әхмәтов үзенең балачагы турында болай яза: «Нәрсәгә дә булса ирешү өчен, бик зур тырышлык кирәк, диләр. Ләкин теләк белән генә композитор булып булмыйдыр. Аның өчен тумыштан килгән Ходай биргән сәләтең булу шарттыр. Без – нәселебез белән музыкаль, нечкә күңелле, хисле кешеләр. Әтием Әхмәтгали тирә-якта данлыклы оста гармунчы иде. Әнием Бибисара бик матур, моңлы итеп халкыбызның борынгы озын көйләренә җырларга яратты. Ә менә әтинең энесе – Нургаян абый гармунчыларның да гармунчысы булган. «Аның кебек уйнаучы бөтен Татарстанда юк», – дип әйтә торган иде әткәй. Тагын бер энесе Әхмәтзакир абый исә, рәссам, кулына күмер алып, күз алдында кешенең рәсемен ясап бирә торган булган. Без үзебез биш туган үстек».
Авылда Әхмәтгалинең абруе зур иде. Якташларның истәлекләренә ул акыллы, күп нәрсәдән хәбәрдар, кызыксынучан, тырыш, эшчән, гадел, кызу холыклы, эмоциональ кеше булып кереп калган.
Әтисен, халык дошманы, дип, кулга алалар
Фасилнең әтисе колхоз оештыруда катнашкан, берара шунда кладовщик та булган. Авылда сугышка хәтле заманнарда яшьләр концертлар оештырганнар, спектакльләр куйганнар. «Галиябану» спектаклендә уйнаган укытучы кыз тамаша башланганда, тәкәбберләнеп: «Уйнамыйм!» – дигән. Гармунчы Әхмәтгали Хәлилне уйнаган. Ул укытучы кызга үпкәләрлек каты сүз әйткән. Кыз, ачу итеп, Әхмәтгали өстеннән: «Колхоз милкен тарата», – дип ялганлап язып биргән. Чынлыкта, Әхмәтгали балалар бакчасына (колхоз рәисе югында), ипи пешерергә, дип, документсыз, он үлчәп биргән булган. Икенче көнне үк килеп, аның эшен, документларын тикшерәләр. Нәтиҗәдә, аны гаепләп, төрмәгә алып китәләр. Хатыны Бибисара өч бала белән берүзе кала. Аны, «халык дошманы» хатынын, колхозга эшкә йөртәләр. Яшь ана әле 11 айлык Фасилне, тагын ике кечкенә баласы белән берүзләрен өйдә калдырып, көн дә эшкә йөри.
Фасилнең аяклары зәгыйфьләнеп, көчсезләнеп, кибеп кала
Салкын тәрәзә төбендә, бозлы бусагада үкси-үкси әнисен юксынып утырган төпчек улы Фасил авырып китә... Аяклары зәгыйфьләнеп, көчсезләнеп, кибеп кала. Әтиләрен дүрт айдан, кабат тикшереп, өйгә кайтаралар. Әхмәтгали гарип Фасилне Кукмара һәм Казан табипларына күрсәтә, ләкин алар берничек тә булыша алмыйлар. Фасилнең аяклары гомерлеккә авыру, хәлсез булып кала.
Сугыш башланган эссе 22 июнь көнне авылда авыр хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Берничә көннән Әхмәтгали дәhшәтле, канкойгыч яуга китә. Хатыны – дүрт бала әнисе Бибисара сугыш вакытындагы авырлыкларның барсын да күрә: утын кисә-яра, печән чаба, мал карый, бакча утырта. Озын караңгы кичләрдә ул нарасыйларга, үзе яраткан «Сак-Сок» бәетен еш көйли.
Яңа елларның берсендә әни бүлмәгә чыршы куйды, гәҗит-кәгазьләрдән ясап уенчыклар элде. Ә балаларның иң истә калганы: чөгендердән ясаган тәмле перәннек. Әй, тәмле, күңелле булды!
1945 елда Әхмәтгали каты яраланып (сул җилкәсе, аягы җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган, йөрәге янында пуля утыра) өенә, гаиләсе янына кайта. Савыгыр өчен, тагарак ясап, кичләрен гарип улы Фасил белән алар ылыс-тоз суына утыралар.
«Авыл яшьләре миннән башка яши алмый ич!»
Ял көннәрендә, каникулларда әти кулына гармун ала, әни моңлы итеп озын халык көйләрен җырлый, такмаклар да әйтеп куя. Балалар теләп кушылалар: җырлыйлар, дәртле итеп бииләр, Фасил дә яраткан көйләрен гармунда уйный.
«Хәтеремдә әле, сугыш елларында, миңа шул 6-7 яшьләр тирәсе, мин инде гармунда уйныйм, ә авыл яшьләре клубта кичәләр үткәрер өчен гел мине чакыралар. Чакыралар дию дөреслеккә дә туры килеп бетми, мин, яшьли полиомиелит белән авырып аяксыз калганга, гел кулда тәрбияләндем. Мине күтәреп кенә йөртәләр иде. Клубка да күтәреп алып баралар, кышын исә – чанада тартып. Яшьләр, әнигә килеп: «Бибисара апа, Фасилеңне бүген кич гармун уйнарга биреп тор әле?» – дип сорыйлар. Мине, күтәреп, клубка алып китәләр-китүен, тик кире кайтарып куярга оныталар, чөнки кичә беткәч, кызлар тизрәк өйләренә ашыга, ә егетләр – алар артыннан. Клубта берүзем утырып калам. Төн җиткәндә генә әни, искә төшереп, Вәкил абыйны йә Рәһинә апамны мине алып кайтырга җибәрә. Абыйның клубка бер дә барасы килми, мине алырга килгәч тә, бер-икене биргәләп ала. Мин юри генә елаган итәм, ә үзем эчтән генә шатланам: авыл яшьләре миннән башка яши алмый ич! Менә шулай авылның беренче гармунчысы булып үстем», – дип искә ала Фасил Әхмәтов.
Өйдә гарәпчә язылган китаплар, Г.Тукайның зур җыентыгы, А.Шамовның хикәяләре бар иде. Кичләрен әтиләре яңалиф шрифтында басылган китаптан Тукай әкиятләрен – «Су анасы» һәм «Шүрәле»не, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен балаларга укый.
Елына 3-4 тапкыр (квартал саен) Әхмәтгали, эш буенча отчет бирер өчен, Казан каласына килә. Мансур энесенең фатирында туктап, кичен ул, ашкынып, татар театры спектакльләренә бара, Салих Сәйдәшев музыкасы белән тәэссирләнеп, аның әсәрләренә гашыйк булып, авылга кайта. Гаиләсенә, дулкынланып-хисләнеп, күргәннәрен-ишеткәннәрен сөйли, кулына гармун алып, даhи Сәйдәшев көйләрен уйный, җырлап та күрсәтә. Фасил дә шундук әтисенә кушыла.
Зәңгәр күзле Фасил кечкенәдән үк көр күңелле, шаян, оптимист-фантазер малай булып үсте. Апасы һәм абыйсы белән гел бергә уйнап-көлеп, шаярып йөрергә ярата иде. Булачак композитор күп еллар буе тәпи йөри алмыйча тилмерде. Ә уен барышында дусларын үрмәләп куып җитә ала иде! Алай гына да түгел, биек агач башларына бүтәннәрдән дә өлгеррәк, тизрәк менеп, кош баласыдай «ояларга» өлгерә, төрле кошлар – карга, күке булып кычкырып, малайкызларны куркыта-өркетә!
«Гариплек нык комачаулады, әлбәттә, – дип яза Фасил Әхмәтов. – Шуның аркасында укырга ун яшем туларак кына кердем. Яшьтәшләрем урта мәктәпне тәмамлаганда җидене бетердем».
Фасилне абыйсы, чанага утыртып, мәктәпкә йөртә
Хантимер абыйсы тау итәгендә урнашкан мәктәпкә гарип энесен кышын чанага утыртып тартып алып бара. Бу хәл Фасил өченче классны тәмамлаганга кадәр дәвам итә. Абыйсын бернәрсә шаккаттыра: Фасил, гарип булса да, чанасында тик кенә утырмый, көчле-җегәрле куллары белән җир-чирәмнән арбаны, кар-боздан чананы этеп-төртеп, алып баручыга булышкалый.
1946 елда Әхмәтгали ишле гаиләсе (үзе, хатыны, биш баласы, үги әнисе, аның улы белән кызы, хатынының сеңлесе Маhисәрвәр) белән Саба лесхозына күченә. Әхмәтгали зур хуҗалыкта баш бухгалтер булып эшли башлый. Хатыны Бибисара көн дә өйдә барысына да эш таба. Олы кызы Рәhинә су китерә, идән юа; Вәкил күбрәк әтисе белән утын кисә-яра, печән чаба, бакчада эшли; Фасил чүркә вата, бәрәңге һәм суган чистарта; Василә тавык-чебешләр карый, каз-үрдәк көтә. Әниләре күбрәк аш-су пешерә, йон эрли, балаларга бияләй һәм оекбашлар бәйли, кием тегә.
Балаларның hәркайсы тырышып укый. Заманында әниләренә күп укырга туры килмәгән була. Ул башта абыстайга йөреп гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Соңыннан, балалар тугач, ликбезга (грамотасызлыкны бетерү курсларына) йөри. Ул латин шрифтын өйрәнгән, кириллицаны начар белә иде. Балаларына тырышып укырга, вакытында дәрес хәзерләргә, бер-береңә комачауламаска, булышырга куша иде. Балаларның бишесе дә гомер буена якын, мәрхәмәтле булдылар, бер-берсенә күргәннәрне, укыганнарны бик теләп сөйләп, белгәннәрен уртаклаштылар.
Фасил туган авылында үзен бик бәхетле хис итте
Берзаман Саба лесхозының уртасында, буа буенда, матур һәм хуш исле чәчәкле шомыртлар янәшәсендә Әхмәтгалинең зур сарай төсле өе пәйда булды. Нараттан салынган өй тирәсенә матурлыкны яратучы әтиләре алмагачлар утыртты.
Лесхоз бистәсе куе урман эчендә, Вятка урманы башында. Юан һәм нык имән агачлары, нәфис карамалар белән аралашып, кояшка таба үрелеп үсәләр. Куе урман шаулавы дөнья авазы булып ишетелә. Яшел, матур җәй көннәрендә авыл төрле төстәге чәчәкләргә, кошлар сайравына күмелә. Нинди генә тавышлар юк монда! Таң атканда маэстро галиҗәнап сандугачның чут-чут итеп сайравы яңгырый. Ерак-еракта кәккүк тавышы ишетелә. Шул авазларга көтү тавышлары, бакаларның җылы күлдә бакылдап күмәкләп җырлавы кушыла. Чыннан да, Фасилнең сизгерлеге, музыканы ишетү сәләте шушы көнкүреш симфониясен җаны белән кабул итте. Ул тере табигать кочагына, тормыш, хыял полифониясимфониясенә чумып яшәде. Фасил, йотлыгып, көнкүреш көен, тормыш ыгызыгысын сеңдереп, үз дөньясында үсте, яшәде, бөтен күңеле белән музыкага тартылды. Егет, чирен-авыруын, физик кимчелеген онытып, туган авылында үзен бик бәхетле хис итте.
Авылда беркем дә аның төсле уйный белми иде
Фасилне әтисенең ике гамәле шаккаттырды, тынгы бирмәде. Каян ул, авыл кешесе, ишетеп-белеп, өч нотадан («фа», «си», «ля»дан) торган исемне улына, булачак композиторга, тапкан hәм кушкан. Әллә күрәзәчелек сәләте булдымы икән? Икенчесе: ник ул авыру-гарип улына, төсле карандаш, уенчык урынына яңгыравыклы тавышлы гармун тоттырган?!
Музыка Фасилнең яшәеш бәхетенә әйләнсә дә, тормышның, тәкъдирнең мәрхәмәтсезлеге үзәккә үтә... Әмма Фасилнең шуклыгы өстенлек алып, моңсулыкны җиңә. Яшүсмер чакта Фасилнең арттан этеп йөртә торган чанасы бар иде. Аны улына оста куллы әтисе ясаган булган. Ул бер кечкенә генә кошевка чанасын хәтерләтә иде. Фасил шуңа аркасын терәп, рәхәтләнеп утырып, гармун күреген суза. Ә күрше-дус малайлар, карга һәм моң дәрьясына чумып, куаныпләззәтләнеп, Фасилне авыл урамы буйлап йөртә-җилдертә.
Лесхоз халкы бай булмаса да, шатлана белә иде. Ул заманда бирегә эш эзләп килгән төрле милләт кешеләре күп булды. Ачык тәрәзәләрдән нинди генә телләр ишетелми иде: молдаван, казакъ, поляк, украин, рус... Төрле яктан тальян, хромка, баян тавышлары бер-берсенә кушылып, берләшеп ишетеләләр. Барысы да Фасилгә якын, барысы да егетнең күңелен җилкендерә, дулкынландыра... Ә шулай да авылда башка беркем дә аның төсле матур, җанга-йөрәккә үтәрлек итеп уйный белми кебек.
Ильяс Әүхәдиев өметле студентка матур, җылы сүзләр әйтә
Фасил, мәктәпне тәмамлап, Казанга җыена башлады. Максаты – аның хәленә, мөмкинлекләренә туры килә торган, утырып эшли торган hөнәргә өйрәнү. Әтисенең киңәшенә колак салып, егет документларын учет-кредит техникумына тапшырды. Әтисе шат, күңеле тыныч: инвалид баласының тамак туйдырырлык ышанычлы эш урыны булачак! Ләкин Фасил, таякларына таянып, башын түбән салып, моңаеп, әтисе артыннан таныш булмаган Казан урамнарыннан әкрен генә бара. Жуковский урамына килеп җитәләр. Борынгы матур бина тәрәзәләреннән талгын гына искән йомшак җил төрле көй-музыка тавышларын китереп җиткерә. Музыка яңгырый да яңгырый, ул егетне үзенә тарта. Фасил, түзмичә, әтисен шушы уку йортына кереп чыгарга үгетли. Керәләр. Коридорда аларга инде яшь булмаган, элегант, зур зәвык белән киенгән мәhабәт бер ханым очрый. Соңрак беләләр: бу – Елена Александровна Гара икән. Әтисе буталчык, өзек-төзек итеп, аңа сәләтле, ләкин авыру малае турында сөйли... Укытучы тыныч кына, бүлдерми генә тыңлый. Елена Александровна башта егетнең ишетү сәләтен тикшерә, аннары Фасил баянда уйнап күрсәтә. Ул, бар биремнәрне дә үтәп, сынауны шулай уза. Елена Александровна, куанычлы елмаеп, документларын кабул итү комиссиясенә кертеп бирергә рөхсәт итә. Музыка белеме булмаган, хәтта нотаны да танымаган авыл егете, зал ишекләре янына килеп җитеп, туктап кала... Кинәт ишек ачылып китә. Егет кабул итү комиссиясе әгъзаларына таба атлый. Озын өстәл артында – абруйлы музыкантлар, алар хәзер Фасилнең язмышын хәл итәчәкләр. Кинәт көтелмәгән күңелсез вакыйга килеп чыга: Фасил, паркетта биш адым да ясарга өлгерми, каhәр суккан костыль-таяклары таеп-шуып, төрле якка оча, ә егет идәнгә ава. Каушап калган егет янына шундук озын буйлы, җитди карашлы, ачык йөзле кеше ярдәмгә килә. Бу училище директоры Ильяс Вакас улы Әүхәдиев булып чыга. Фасилне тынычландыралар. Баян кертәләр. Күңелсез вакыйгадан аптырап-каушап калган егет, тырышып, «Маньчжурия сопкаларында» исемле әсәр башкара. Музыка белгечләре, егет өчен сөенеп, җан атып тыңлыйлар. Комиссия әгъзаларының йөзләрендә шатлык чаткыларын күреп, яшь Фасил кыюланып китә. «Нинди музыка уен коралларында уйныйсың?» – дигән сорауга ул, батыраеп: «Барысында да!» – дип җавап кайтара. Гәрчә, тальян гурмун белән баяннан башка, хромка белән мандолинада гына уйный белсә дә. Ильяс Әүхәдиевне ничек җәлеп иткәндер, гармунда халык көйләрен башкарганнан соң, ул булачак өметле студентка сөенеп, матур, җылы сүзләр әйтә.
Ахыры бар
"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.98-103.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА