Журнал «Безнең мирас»

Күңел ташкыны

(Татар профессиональ музыкасы тарихына кыскача күзәтү)
ХХ гасыр татар милли профессиональ музыкасы үсешендә өч чорны аерып чыгарырга мөмкин. Беренче чор (20-30 еллар башында) профессиональ музыкага нигез салучы С.Габәши hәм С.Сәйдәшев исемнәре белән бәйле. Алар милли музыка драмалары, көнкүреш көйләрен hәм татар совет җырларын тудырулары белән танылган.Икенче чор (40-50 еллар) татар музыкасы опера, балет hәм симфоник оркестр өчен язылган әсәрләр белән игътибарга лаек.
Бу чорның күренекле композиторлары – Н.Җиhанов, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Җ.Фәйзи. Өченче чорда (60-90 еллар) симфония hәм камера-инструменталь музыка жанры үсеш ала. Чор Н.Җиhановтан кала Р.Яхин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, Р.Билалов, Р.Еникеев, Ш.Шәрифуллин hәм башка күп кенә композиторлар иҗаты белән бәйле.
20-30 еллар башында танылган халык музыканты hәм композитор С.Га­бәшинең эшчәнлеге киң колач ала. Ул татарлар өчен музыка грамотасы курсын яза һәм татар хорын җитәкли. 1925 елда ике композитор – В.И.Виноградов hәм Г.Әлмөхәммәтов белән берлектә «Сания», ә 1930 елда «Эшче» операсын яза.
«Сәйяр» труппасы нигезендә оешкан Татар дәүләт драма театрының 20-30 елларда чәчәк аткан чоры. С.Сәйдәшевнең иҗаты да әлеге театр белән бәйле. 1922 елда ул эшчәнлеген музыка бүлеге мөдире һәм театр оркестрының дирижеры буларак башлый. С.Сәйдәшевның беренче музы­каль драмалары – «Башмагым» (1922), «Сүнгән йолдызлар» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Галиябану» (1926) халык җырларын эшкәртеп, аларны спектакльләрдә файдаланудан то­ра. Бары 1926 елда К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», аннан соң Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» (1928) hәм К.Тинчуринның «Кандыр буенда» (1932) драмаларыннан милли музыканың яңа формасы – арияләр, дуэтлар, увертюра, балет сюитасын спектакльдә яңача, урынлы куллану кереп китә. Кайбер пьесаларда алар шулкадәрле күп, хәтта пьесаларны сөйләм белән аралашып барган опера, дияргә дә мөмкин.
30-50 елларның икенче яртысында татар музыкасы яңа баскычка күтәрелә. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе ачыла. С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова, А.Измайлова кебек танылган җырчылар белән беррәттән вокаль осталыгы дәрәҗәсе алардан ким булмаган яшьләр – М.Булатова, У.Әлмиев, Ф.Насретдинов, Х.Зәбировалар Мәскәүдә стажировка үтәләр. 1935 елда студия каршында әдәби секция оеша. Романслар һәм рус, чит ил классик операларының текстларын татар теленә тәрҗемә итү, шулай ук үзенчәлекле опера либреттолары булдыру бурычы куела. М.Максуд «Кара йөзләр», Ә.Камал «Туй», М.Җәлил «Алтынчәч», Ә.Фәйзи «Качкын» операсына һәм «Шүрәле» балетына либреттолар язалар. Опера һәм балет иҗат итәргә студия тыңлаучылары С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи һәм консерваториянең үзендә укучы М.Мозаффаров белән Н.Җиһанов тартыла. Музыка белемен өйрәнүгә шушы кадәр игътибар үзенең уңышлы нәтиҗәләрен дә бирә. 1937 елда алданрак җыр һәм бию ансамбле барлыкка килә (соңрак филармониягә кушыла), 1938 елда милли опера театры ачылу мөмкинлеге туа. Шул ук 1938 елда татар филармониясе, 1939 елда Татарстан композиторлар берлеге оеша.
30-50 еллар ахырында татар музыкасында бер үк вакытта классик hәм романтик юнәлеш барлыкка килә. Беренчесе – көрәш hәм хезмәт героикасын данлау белән бәйләп, дөньяны күтәренке рухта тасвирлау. Икенчесе хәзерге заманның тынгысыз чынбарлыгыннан канәгатьсезлекне hәм шәхес кичерешләрен яктыртуга юнәлдерелгән. Беренче юнәлеш вәкилләре булып Н.Җиhанов, А.С.Ключарёв, М.Мо­заф­фаров, Җ.Фәйзи санала. Икенче юнәлеш Ф.Яруллин hәм Р.Яхин иҗатында чагылыш таба.
Татар опера һәм балет театры 1938 елда Н.Җиһановның «Качкын» операсы белән ачыла. Шуның артыннан «Ирек» (1939), «Алтынчәч» (1941), «Түләк һәм Сусылу» (1944), «Илдар» (1944) һәм «Намус» (1951) опералары языла. Шагыйрь дустына багышланган соңгы операсы – «Муса Җәлил» (1954). Н.Җиһанов музыкаль-драматик әсәрләрнең тематикасын бик киңәйтә. Революцион тема белән беррәттән XIII гасыр Болгар дәүләте белән бәйле тарихи вакыйгаларны кертә. Халыкның эпик риваятьләреннән үсеш алган легенда-әкият тематикасы аның әсәрләрендә гәүдәләнеш таба.
Н.Җиһанов тормышының икенче өлеше (1968-1988) симфонияләр иҗат итү белән бәйле. Ул барлыгы 16 симфония язган. Аларда тарих та, заман да киң яктыртылган.
30 елларда Н.Җиһанов белән бер үк вакытта, Мәскәү консерваториясен яки аның каршындагы татар опера студиясен тәмамлаучы яшь композиторларның яңа буыны барлыкка килә. Алар – А.Ключарёв һәм М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи һәм З.Хәбибуллин. Татар музыкасы тарихына аларның һәркайсы үз өлешен кертте.
Пианист, аккомпаниатор, фольклорчы һәм композитор Александр Сергеевич Ключарёвның (1906-1972) 30-60 еллар музыка культурасы үсешендә роле бик зур. Бик озак еллар ул Татарстан җыр һәм бию ансамбле белән тыгыз иҗади бәйләнештә булып, халык иҗаты кабинетының мөдире булды, симфоник-оркестр һәм камера-инструменталь музыка өлкәсендә беренче әсәрләрен иҗат итте.
А.С.Ключарёв иң беренче чиратта татар фольклорына әйтеп бетергесез өлеш кертте. Бу өлкәдәге эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, беренче мәртәбә җентекле эшкәртелеп, 1941 һәм 1955 елларда татар халык җырларының күләмле җыентыгын чыгарды.
Татар милли материалына нигезлән­гән симфоник әсәрләрдән, беренче чиратта «Галиябану» (бигрәк тә концертларда өзекләре еш яңгыраган «Авыл көе» һәм «Алтын-Көмеш») симфоник сюитасын, «Су буйлап», «Идел буе халыклары темасына сюита» һәм «Идел симфониясе»н (1955ел) санап китәргә була.
А.Ключарёв белән янәшә үз вакыты өчен танылган тагы бер композитор Җ.Фәйзи иҗат итә. 60 нчы елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы фольклор бүлегендә хезмәткәр булып эшләгәндә Җ.Фәйзи «Халык җәүһәрләре» дип аталган халык җырларыннан төзелгән җыентыкның авторы булды. А.С.Ключарёвтан аермалы буларак, Җ.Фәйзи фольклорның соңгырак катламнарына: тиз, катнаш такмакларга, әйлән-бәйләнгә игътибар итә. Композитор үз иҗатында шул ук катламнарны эшкәртүләрдә, җырларда, музыкаль комедияләрдә куллана.
Җ.Фәйзинең җыр-романсларында мәхәббәт шатлыклы яки моңсу, дулкынландыргыч хисләр белән табигый итеп бирелә. Композиторга көчле эмоцияләр күрсәтү хас түгел, аның әсәрләре гади һәм садә, элегия яки серенада, романс яки лирик җыр рәвешендә яңгырый. Аеруча Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» җыры һәм М.Әмирнең «Тормыш җыры» спектаклендәге шул ук исемдәге җыр белән ул профессиональ музыкага килеп керде. Җ.Фәйзи лирикасы С.Сәйдәшев лирикасыннан нәфисрәк һәм романтик күтәренке. «Башмагым» музыкаль комедиясе композитор иҗатында югары баскыч булды. Әсәр Х.Ибраһимовның шул ук исемдәге классик комедиясе буенча язылган (Т.Гыйззәт либреттосы).
30-40 еллар татар музыкасы тарихында Фәрит Яруллин (1914-1943) үзенә аерым бер урын алып тора. Ул кыска гына гомере эчендә 20ләп җыр, 3 романс, берничә инструменталь-камера әсәре, виолончель өчен соната һәм симфония иҗат итәргә өлгерә. Беренче татар балеты «Шүрәле» – аның опера студиясен тәмамлаганда иҗат иткән диплом эше. Композитор балетның клавирын төгәлләргә өлгерә. Сугыш башлана, Ф.Яруллин фронтка китә. Ә 1943 елда үзенең балетын сәхнәдә күрә дә алмыйча, 29 яшендә һәлак була. Аның инструментовкасын Мәскәү композиторлары В.Власов һәм В.Фере төгәлли. Ә.Фәйзи һәм Л.Якобсон либреттосы һәм танылган балетмейстер Л.Якобсон хореографиясендә балет Казанда гына түгел, Петербургта (1950 ел), Мәскәү (1955 ел), шулай ук Германия, Польша, Болгария, Румыния һ.б. күп кенә илләр театрларында куела. «Шүрәле» – татар композиторлары музыкасы югары дәрәҗәгә ирешүенең күрсәткече. Авторы, үлгәннән соң, 1958 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
50-80 нче елларда Рөстәм Яхин (1921-1994) милли музыкада романтик юнәлешне үстерде. Мәскәү консерваториясен ике белгечлек – фортепиано һәм композиция буенча тәмамлаган Р.Яхин 300ләп романс һәм 100гә якын инструменталь миниатюра иҗат итә. Аның инструменталь миниатюралары сокландыра, романтик дулкынландыра торган. Аларның күбесе тойгылы лирик мәхәббәт һәм сагыш турындагы поэмалар. Ул «Поэтик күренеш», «Музыкаль мизгел», «Вальс-экспромт», «Сүзсез җыр», «Ноктюрн», «Скерцо» кебек татар камера-инструменталь музыкасының күп кенә яңа жанрларын булдыручы.
Татар музыка мәдәнияте тарихында 30-60 нчы елларда халык арасында яратып кабул ителгән композитор Мансур Мозаффаров 20-30 нчы еллар башында, нигездә, эшкәртүләр һәм җыр язу белән шөгыльләнә. 1964 елда «Татар халык җырлары»ның җыентыгын чыгара. Соңырак композитор иҗатында өстенлек иткән катлаулы, күләмле опера hәм симфоник оркестр поэмасы жанрлары барлыкка килә. Ул ике опера – М.Фәйзинең классик драмасы сюжетына «Галиябану» (1939) һәм Ә.Фәйзи либреттосына «Зөлхәбирә»не (1943) яза. М.Мозаффаров тарафыннан язылган беренче симфоник поэма «Тукай истәлегенә» (1952) дип атала. Ә икенчесе – «Мулланур Вахитов истәлегенә» (1957).
Казанда 1945 елда консерватория ачылу милли композиторлар әзерләүгә зур этәргеч бирә. 60 нчы елларда композиция кафедрасы мөдире, танылган музыкант, теория белгече һәм композитор Альберт Леман җитәкчелегендә яңа идеяләрне өйрәнү белән бергә заманча ысул-чаралар белән коралланып иҗат итәргә омтылган бер буын шәхесләр үсеп чыга. Ә.Бакиров, Х.Вәлиуллин, Ф.Әхмәтов, Б.Мөлеков, А.Монасыйпов, Р.Еникеев, М.Яруллин, Р.Билалов кебек яңа исемнәр таныла башлый. Аларның ижатлары С.Прокофьев, Д.Шостакович, И.Стравинский, Г.Малер, А.Шен­берг, Б.Барток һ.б. тәэсирләре йогынтысында алга бара.
Ә инде 1967 елда атаклы дирижёр Натан Рахлин җитәкчелегендә симфоник оркестр оешу татар композиторларына симфония өлкәсендәге талантларын күрсәтергә яңа мөмкинлек тудыра. Шул вакытта Н.Җиһанов, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов һ.б. бик күпләрнең беренче симфонияләре дөнья күрә. Шактый санда камера-инструменталь музыканы башкаручылар да җитлегеп өлгерәләр. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләргә нигездә чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән тасвирлау һәм замандашлар образына мөрәҗәгать итү хас булып тора.
80-90 нчы елларда совет чынбарлыгын ал да гөл дип язулар инде ышандырмый башлады. Әгәр 40-50 нче елларда милли тарих алга бара, үсешкә омтыла дигән булсалар, хәзер иңде милли фаҗига очкыннары өстенлек ала. Беренчелердән булып тарихны музыкаль иҗатта сурәтләүгә «Казан» симфониясе белән Фасил Әхмәтов алына. Симфониянең финалы коточкыч фаҗигане, дәһшәтле афәтләрне сурәтли. А.Монасыйповның «Дастан»ында, Р.Кәлимуллинның «Бол­гар» симфоник поэмасында, М.Шәм­сетдинованың «Болгар турындагы дастан»ында да шушы идеяләр чагылыш таба.
40-50 нче елларда опера белән балет жанрлары алгы планда торса, 70-90 нчы елларда симфония белән камера-инструменталь музыка жанрлары яңгырарга тотына. Композиторларның стиль юнәлешләре күптөрле. Элек стиль юнәлешләре дистә еллардан соң алышынса, хәзер бер үк вакытта берничә стиль янәшә яшәргә мөмкин, ул гына да түгел, бер үк композитор берничә стильне бер үк вакытта кулланырга мөмкин. Композиторлар фольк­лор жанрларыннан озын көй белән кыска көйгә күбрәк мөрәҗәгать иткән булсалар, хәзер йола көйләре hәм мөнәҗәтләр моңы ишетелә.
Алмаз Монасыйповны (1925-2009) татар милли музыкаль эстрадасын башлап җибәрүче дип атарга хакыбыз бар. Аның юнәлешен Р.Билалов, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгарилар үзлә­ренең җырлары белән дәвам итәләр.
Ренат Еникеевның (1937) иҗаты аеруча әһәмияткә ия. Фортепиано өчен сонаталары һәм Партитасе, Крылов мәсәлләренә сюитасы, виолончель өчен «Ариетта»сыннан аны неоклассицизм вәкиле дип атарга мөмкин.
Неофольклоризм исә фольклорның бо­рынгы катламнарына игътибар итә hәм ХХ гасыр музыкасын заман­ча яңа чаралары белән баета. Бу юнәлешкә нигезне А.Монасыйпов һәм Ш.Шәрифуллин сала, ә алга таба ком­позиторлар Р.Кәлимуллин һәм М.Шәмсетдиновалар дәвам итәләр. Бо­рынгы тарихка мөрәҗәгатьне, рухи чыганаклар турында уйлануларны Р.Кәлимуллинның «Болгар» симфоник поэмасы, икенче сонатасы, ике флейта өчен «Бездән соң да бәхет кирәк» поэмасы һәм «Кәккүк тавышы» рок-операсы кебек неофольклор әсәрләре чагылдыра.
Хәзерге заман композиторларының эзләнүләре менә шундый яңа үзен­чәлекләргә ия. Композиторлар ничек кенә булмасын бу катлаулы, тынгысыз дөньяда таяну ноктасы табарга омтылалар. Берәүләр башлангыч чорга, икенчеләре үткәндәге классик сәнгатькә мөрәҗәгать итә, өченчеләре исә халык мәдәнияте белән гармониядә иҗат итә. Боларның барсын да хәзерге көн татар композиторларының гади булмаган иҗади эзләнүләре күрсәтеп тора.

Теги: Аида Алмазова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру