Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

«Кукмара» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Габдулла Тукай

Кукмара

(Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Мәсгут Имашев көе)

 

Каршы ала, озатып кала

Поездларны Кукмара.

Поездлар ерак китсә дә,

Ерагаймасын ара.

 

Кушымта:

Их, Кукмара, Кукмара,

Ерагаймасын ара.

Сагынырсың, саргаерсың,

Читләргә китеп кара.

 

Ярсып поездлар узганда,

Тетрәп кала таулары.

Җәйге таңда үзәкне өзә

Сандугач сайраулары.

Кушымта.

 

Туган җирнең бик күңелле

Бер төбәге Кукмара.

Кукмара уңганнарының

Эшләре гөрләп бара.

 

Кушымта:

Их, Кукмара, Кукмара,

Ерагаймасын ара.

Сагынырсың, саргаерсың,

Читләргә китеп кара.

 

 

 

Татарстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисткасы (1970, 1983), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1992) Әлфия Авзалова

 

 

 

 

Күренекле шагыйрә, драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1991) Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева

 

 

 

Күренекле композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) Мәсгут Габдрахман улы Имашев

 

Элек тә бик популяр булган, хәзер дә халык бик яратып җырлаган «Кукмара» җырын әүвәл Татарстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисткасы (1970, 1983), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1992) Әлфия Авзалова башкарды.

 

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган әлеге җырның исеме төрле чыганакларда төрлечә бирелә («Кукмара», «Их, Кукмара, Кукмара», «Әй, Кукмара, Кукмара»). 1980 нче елларда халык мәхәббәтен яулаган ошбу җырны заманында композитор Мәсгут Имашев хатыны Фатыйма белән дә башкара иде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи