Журнал «Безнең мирас»

«Күбәләгем»

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Күбәләгем

(Татар халык көе һәм сүзләре)

 

Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?

 

Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.

 

Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.

 

 Бу җыр хакында композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) болай дип язган: «1930 елда без Муса Җәлил белән Башкортстанның Чишмә районындагы Кара Якуб авылында ял иттек. Ял йортында яшьләр күп иде. Кичке аштан соң авыл буйлап йөрергә ярата идек. Шул чакларда бу «Күбәләгем» җыры безнең аерылгысыз юлдашыбыз булды. Көйнең яңа чыккан чаклары булганга, без аны, төрле матур сүзләр табып, сәгатьләр буе җырлап йөри идек ...»

Башка фараз буенча, әлеге җыр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук әсир төшкән өлкән яшьтәге татар солдатыннан Берлинда алман фольклорчысы тарафыннан язып алынган. Язма Берлинның фонограмма архивында саклана.

Бу җыр Әлфия Авзалова, Зөһрә СәхәбиеваГөлнара Исмаева, Халидә Бигичева репертуарында бар.

 

 

«Күбәләгем» җырының нотасы.

 

 Муса Җәлил (уртада) һәм Җәүдәт Фәйзи (басып тора) дуслары – композитор Александр Ключарев һәм музыкант Г.Гобәйдуллин белән. 1933 ел

 

Мәшһүр җырчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1970, 1983), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1992), Актаныш районының Актаныш авылы тумасы Әлфия Авзал кызы Авзалова (15.01.1933-15.06.2017)

 

Сәхифәне журналга Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.110.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру