Холык
Чорыбызның мәшһүрләреннән Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов исемен ишетүгә, аның белән беренче очрашып танышуым мизгелләре җанлана: безнең төркем 1961 елда Мәскәүдән кайтып театрда эшли башлагач, миңа радиода режиссёрлык вазифасын ышанып тапшырдылар. Виктор Астафьев хикәясе буенча радио-спектакль әзерләргә тиеш идем.
Баш рольне башкарыр өчен моңа кадәр ишетелмәгәнрәк тавышлы җырчы артист кирәк иде. Шул мәсьәләдә киңәш-табыш итәргә дип, эфирда күп радиопостановкалар яңгыраткан редактор Ләбиб Айтугановка кердем. Бүлмәдә, Ләбибтән тыш, кулына «хромка» гармуны тоткан бөдрә чәчле мөлаем егет утыра иде. Ул, сүзләрен бүлдереп, минем килеп керүемә кәефсезләнеп: «Монда сезнең проходной двор икән, әле тегесе, әле бусы... Ишегеңне бикләп куймасаң, эш чыкмас», – диде, «кунак булсаң – тыйнак бул» кагыйдәсенә буйсынмыйча.
– Безнең ишек тыштан гына бикләнә шул, – диде Ләбиб, оста сәясәтчеләрчә.
Мин, мөһим сөйләшүләрен бүлдерүемә гафу үтенеп, йомышымны әйтергә ашыктым. Тәҗрибәле Ләбиб, гозеремне бик тиз аңлап:
– Әнә, утыра син эзләгән артист: уйный да, җырлый да. Кәсебе – студент, Сарымсаков шәкерте, Мөслимнән килгән Наил Әюпов», – диде.
Мин, сораучы булмаса да, Астафьев хикәясенең психологик яктан бик катлаулы булуын, андагы рольләрне башкарыр өчен артистларга нинди сыйфатлар кирәк булачагын үземчә бик «грамотный» телдә, төрле цитаталар кулланып, аңлата башлагач, Наил Әюпов, урыныннан торды да:
– Туктале, иптәш, син кем соң? Кемгә һәм нигә дип сөйлисең син бу китап сүзләрен? – диде.
Мин югалып калдым.
Киеренкелектән чыгар өчен, Ләбиб нидер әйтмәк булгач, Мөслим егете кыза башлады:
– Ә син, якташ, мине «сатканчы» кемгә кодалавыңны әйтсәң иде.
– Бу – щепкинчыларның берсе – Әхтәм Зарипов.
– Ә «щепкинчы» дигәнең ни аңлата?
– Шунда укып кайткан дипломлы артист, дигәнне аңлата.
– «Дипломлы» дигәнең «артист» дигәнен акласа, таныштыруыңа шатмын, – диде ул. Шуннан соң сумкасыннан яртылаш бушаган шешә чыгарып:
– Сал, Ләбиб, бергә булыйк, бердәм булыйк, үзебез булыйк! – диде дә, «хромка»сын кулына алды – кемдер керсә, «ширма өчен» саклакнып.Ләбиб, ирексездән, кунак ихтыярына буйсынырга мәҗбүр иде.
Мин, яследән бала аласым бар, дигән сылтау белән сыйдан баш тарттым. Наил шуны гомере буе онытмады. Җае чыккан саен, чыкмаса, чыгарып: «Щепкинчыларның табыны башка», – дип «төрттерергә» тырыша иде. Әмма усаллык белән түгел, мине кимчелегемнән коткарырга теләгән эчкерсез беркатлылык белән, җитешсезлегемә ташлама ясагандай итеп...
Академия театры Горький урамында, хәзерге Тинчурин театры урнашкан бинада эшләгәндә, грим бүлмәбез уртаклыгы безне бераз якынайтты.
Наилнең Казанда гына түгел, республикада дуслары күп иде.
Дусты булмаса – якташлары, еш кына күренекле артист белән танышырга теләүчеләр һәр спектакльдән соң диярлек грим бүлмәсенә күтәрелә.
Әлбәттә, буш кул белән түгел, шундый очракларда Әюпнең мине озатып җибәрүе гыйбрәтле:
– Ашыкмагыз, егетләр, менә бу күп балалы абзагызны озатыйк, юк-бар эш белән ул киткәч «шөгыльләнербез», – дип, «артык кашык»тан котылырга тырыша иде. Дөресен әйткәндә, аның шулай йомшак тотып катыга утыртуы күп чак кәефне бозгач (көчләп яраттырып булмый), без якынаеп, дуслашып китә алмадык.
Ул миңа түзә, мин дә аңа чыдыйм. Тәкәбберлеге өстенә, масаючанлык, эреләнү микроблары да йоктырган иде ул. Сүзе өстен чыксынга кешене кимсетүдән дә тайчанмый. Әмма, җаен табып, аның көен көйли белсәң, синең өчен җанын фида кылып, утка-суга керергә дә риза. Тиз сүрелә, саран түгел. Тик акчага туеп яшәгән чагын хәтерләмим. (Алай дисәң, кайсыбыз акчага туйган соң?)
Чәче генә түгел, күңеленең дә «бөдрәле» булуы аны миңа, мине аңа якынайта алмаганга, ул гына башкарырга тиешле рольләрне дә радио-телевидение спектакльләрендә башка (күндәмрәк) холыклы артистлар уйнады.
Астафьев героеннан башлана алмаган безнең тандем, аны эфирдан читләтсә дә, сәнгатьтән читләтә алмады.
Театр сәхнәсенә Наил Әюпов студент чагыннан ук басты. Чибәрлегенә өстәмә баритон тавышының моңлылыгы, җырга осталыгы, ишетү сәләтенең көчле булуы (слухы абсолютный, диләр иде) аны бездән – дипломлы артистлардан күпкә алга куеп, милләт көтеп алган артист итте.
Наил Әюпов Академия театрының тулы хокуклы әйдәүчесе статусына диплом алганчы ук ия иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр гел җаваплы рольләрдә генә уйнап, милләтнең сөекле, һәрчак тансык артисты титулына лаек булды.
Аның чыгышларын тамашачылар көтеп ала, кайбер чорсызлыкларын күрмәгән-ишетмәгәнгә сабыша, хөрмәтли, кунак итә. Моның исә популяр артист һөнәре өчен кирәкле дә, зыянлы да шартлардан икәнлекне танымыйлар...
Наил Әюпов мәктәп елларыннан ук, үзенең башкалардан өстен, тансык егет икәнен күңеленә сеңдереп, үз холыклы егет булып үсә. Авыл клубындагы кичке уеннар ансыз узмый, гармунда – ул, җыр – аныкы. Яшьләргә сүз әйтүче булса – яклаучы ул. Кирәк икән – сугышырга да әзер сакчы ул.
Кемнедер рәнҗетәләр икән – хөкем Наил кулында, аның каршында җавап бирәсе. Шундый шартларда өлгереп, егет булгач та Наилгә күп чакта «яшел ут» яна: кемгә күзе төшсә – шул кыз белән таныша, кыюлыгы да, әрсезлеге дә мулдан.
Кая барсын иртә өлгергән артист? Әлбәттә, аның юлы – мин-минлекнең иң биек түбәсенә! Әйе, менде Наил ул «түбәгә». («Тауга менүдән төшүе авыррак», диләр альпинистлар.) Түбәдән түбә генә күренә. Югарыга менгән – түбәндә калганнарга карамый. Караса да, күрми. Тауга күтәрелгәнгә астагылар түмгәк кенә булып күренә. «Кеше – тауга түгел, күп чакта түмгәккә абына», – ди шагыйрь. Әюпнең абынган чаклары күп булды. Ләкин безнең сүзебез аның «абынулары» турында түгел, талантының күтәрелүе турында.
Наил Әюповның башкарган эшләрен, уйнаган рольләрен санап, аларга бәһа куюга керешсәң – үзе бер китаплык «сүз» булыр иде. Минем максатым театрда ул уйнаган спектакльләрдәге рольләренә бәя бирү түгел. Аңа хакым да юк, холкым да рөхсәт итми. Уйнаган икән – димәк, шулай кирәк булган. Кирәк булган икән – димәк, аның уены яраган. Ярагач – яратканнар, яраткач – хуплаганнар, хуплагач – үстергәннәр.
Артист сәнгатенә минем үлчәү «берәмлегем» шул: үзеннән китеп, роле таләп итсә – түбәнәергә, кирәк булса, үзеннән югарырак булырга тиеш артист. Минем өчен үрнәк-өлге булыр артистлар: Аркадий Райкин, Игорь Ильинский. Наил Әюпов шулай ук әйбәт артист иде. Ләкин ул һәр уйнаган ролен йә үз биеклегенә күтәрә, йә төшерә. Ягъни, Наил Әюповның таланты уйнаган һәр ролен үзе биеклегенә куеп, шул персонаж исеменнән яшәүдә. Ышандырып, шик тудырмый яшәүдә. Еш кына мыегын да кырмый, киеме белән гримын да үзгәртми уйнаса да, төрле спектакльләрдә төрле персонажга әверелүенә ышандыра алуы – аның актёрлык диапазоны киңлеген, төсләр палитрасының төрлелеген күрсәткән сыйфатлардыр. Шул үзенчәлекләре белән ул да оригиналь һәм өлге булырлык артист.
Аның катнашында куелган фильм-спектакльләрдәге һәр ролен күреп белсәм дә, «Шамил Усманов»тагы Мәхмүден, «Каргышлы балачак»тан Садыйкны, «Габбас хәзрәт»тән Шәмсине һәм, әлбәттә, «Зәңгәр шәл»дәге Булатны кабатламас осталык белән иҗат ителгән, тулы канлы, үзенә җәлеп иткән хис-тойгыларга бай образлар, дип әйтер идем.
Тамашачы күңелендә һәр артист ниндидер бер роле белән саклана. Шул ук рольдә уйнавын башка бер тамашачыга ошамавы да ихтимал.
Наил Әюповны милләт горурлык белән хәтерләр, дип ышансам да, аның холкындагы кайбер сыйфатлары исеменә кара тап төшерүе сагайтты. Шунда ук үземне-үзем тынычландырырга да ашыгам: кемдә юк соң ул «холык»? (Күпләр аны яшерә белә.) Әюпнең сере юк иде. Булса да, яшерми иде.
Ул бик иртә өйләнә. Улы тууга аерылышалар. Бала ятим үсә. Берчак, сүз иярә сүз чыгып, шул баланың язмышы турында сорагач, ул миңа, ачуланып: «Минем арттан чүп җыеп йөрергә ялландыңмы әллә?» – диде. Нигә соравыма үкенеп, югалып калдым. Соңрак, ике кыз баласы белән икенче хатынын да ташлады талант иясе.
«Каргышлы балачак» телефильмын төшереп, Балтач районы Шода авылында ятабыз. Наил – бер, хатыны икенче фатирда урнашты. Авыл халкы гаҗәпләнә: «Нигә шулай?» – диләр. Яраткан артистларын кушып, бәхетле итү максатында, ике хуҗабикә берләшеп, татулаштыру мәҗлесе үткәрергә була. Сарык суйдырып, мул табын әзерләп, кунак җыялар. Әюповлар түрдә. Табын барышында «кияү» дә, «килен» дә, берни булмагандай «тыныч» утыра. Хуҗа кеше, боларны татулаштырдым дип, ышанып:
– Чәйне мунча чыккач эчәрбез, әүвәл мунча кереп чыгыгыз, – ди.
– Мунча керттегез бит инде, – ди Әюп, тирләгән күлмәген күрсәтеп, һәм: «Сау булыгыз!» – ди дә, чыгарга ашыга.
Мәҗлес, аптыраудан сүзсез, телсез кала.
Соңыннан Шода халкы Наил Әюповның махсус концерт куюына да, сәхнәдән сөйләгән купшы сүзләренә дә гамьсез булып, бер генә сорауга җавап эзләде: «Кушылырлармы?»
Алар өчен иң истә калган «концерт» Наилнең теге мәҗлестән китүе иде, ахры...
Халык яраткан артистларын идеаллаштырып, аларның гөнаһлы «кыңгыр» якларын күрмәскә, күрсә – акларга, якларга тырыша; кечерәкләрен «итәк белән каплап» яшермәкче була. Итәк астына гына яшереп булмас гөнаһлары сизелгәндә дә, алданулары өчен тамашачы яраткан артистын түгел, ә үзен сүгә, үзен гаепли.
Нихәл итмәк кирәк – талант та кеше. Ә кешенең бер иңбашында иблис кунакласа, икенчесендә фәрештә утыра, имеш. Кайсының киңәшен тотуыннан чыгып, кешенең холкы формалаша, янәсе.
Минем уемча, Наил Әюпов ике киңәшчесенең берсенә дә колак салмады. Аңа үз рәхәте рәхәт иде. Ул үзенчә яшәде, үзенчә иҗат итте.
Аның уенын күреп алкышладылар, җырын тыңлап моңландылар.
Наил Әюповның талантлы, әмма дә ләкин каршылыклы шәхес булуын хәтерләп, кемдер аны гаепләр, кемдер кызганыр, кемдер юксыныр.
Мин үзем, мәсәлән, юксынучылар төркемендә. «Бер холыксыз кеше булмас, холык – холыкка охшамас», диләр. Дөрес түгел! Холкын эләктереп булмас «шомалар» басты дөньяны. Холкы нинди булса да, исән булса, Наил Әюпов сәнгате белән күп тамашачыларны үзенә каратыр иде. Әйе, аның үзенә карату, яраттыру таланты дорфалыкларын каплап, шәхесенә серлелек тә өстәгәндер. Дусларының күплеге моңа дәлил. Ни кызганыч, заман чиренә дучар булуы үзенә җәлеп иткән шул серлелектән түгел идеме икән?
Кайчан очратсаң да ул яңа дусты белән булыр, ялгызы йөргәнен күрмәссең. Әмма бу аның битлеге, кабыгы. Чынлыкта ялгыз иде ул, күңеле бикле иде. Шулай булмаганда аннан нинди моң агылсын?
Ничә тапкырлар хастаханәләрдә ятып дәваланса да, авыруларыннан арына алмады. Аның кайбер дуслары белән очрашып, хатирәләр уртаклашканда, гел бер сүзне кабатлап, «үзе гаепле», диләр.
Нәрсәдә гаепле? Талантлы, моңлы булудамы? «Дуслар»ны кире кага алмаудамы?
Әлбәттә, бу сорауларга җавап юк алардан. Иҗатташлары күңелендә Наил кабатланмас шәхес һәм оригиналь талант иясе буларак урын алса, тамашачылар өчен аның Булаты – «Зәңгәр шәл»не кабат карарга килгәндә чагыштыру өлгесе, эталон, үрнәк.
Һәр талантлы артист «йолдыз» түгел, диләр. Ләкин һәр «йолдыз»ны артист, дип тә әйтеп булмый.
Наил Әюпов, «Сүнгән йолдыз»да уйнап та, үзенең сүнмәс йолдыз икәнен күрсәтте.
Халык артистлары Хәлим Җәләлев белән Наил Шәйхетдинов, сабакташларын сагынып, яшьлек истәлекләре белән уртаклашып утырганда, мәрхүмнең холкына хас берничә сыйфатын тәкрарлады: юашлыкны хәйләкәрлеккә тиңли, үзе усал иде, әмма мәкерле түгел; моңлы иде – зарлы, елак түгел; «вожак» иде – юлбашчылык дәгъва итмәде; иманлы иде – имансызлардан качты.
Әйе, «бәндә хатадан хали түгел», диләр. Әмма Наил Әюпов хаталанмады. Ул шундый иде, ул шулай гына яши алырга тиеш иде, шулай яшәде дә. Милләт яшәгәндә ул ничек булса – хәтерләрдә шулай яшәр.
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга балалары белән ике хатыны да килгән иде, диделәр.
Минем игътибарым Әюпнеке кебек бөдрә чәчле ир-егеттә булды. Ул, мәрхүмнең табуты куелган өстәлгә чәчәкләр салды да, бер кырыйгарак китте. Мин аны күздән югалтмаска тырыштым... Ул «почётный караул»да торучыларга да карамый, тыңламый да – елый иде.
Миңа Наилнең улыдыр кебек тоелды ул. Электән күргәнем булмагач, өздереп кенә «ул» дип әйтә алмыйм. Шулай да, янына барып, сорарга җөрьәт иттем:
– Туганыгыз идеме? – дидем.
– Монда килгәннәрнең һәммәсенә дә туган тиешледер ул, – диде бөдрә чәчле милләттәш.
– Башкалар еламый ич...
– Башкалар... татар сәхнәсенең соңгы гусарын югалтуларына ышангач, еларлар. Әлегә ышануы авыр...
17 гыйнвар, 2016 ел
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА