Журнал «Безнең мирас»

Ил кызы

Соңгы лекция бетүгә, гадәттәгечә, чыштыр-чыштыр килеп, дәфтәр-каләмнәрне дипломатларга тутыра башладык. Шулвакыт параллель группадан Гөлира Сәйфетдинованың тавышы 20 нче аудитория һавасын ярды:
– Кызлар! Кайсыгыз, миңа ияреп, артистка янына бара?!
«Артистка» сүзен ишетүгә:
– Мин, мин! – дип чәчрәп чыктым.
Юл буе мин Гөлирага бер-бер артлы сорауларымны яудырдым. Ул, бичара, ирексездән, сорау яңгыры астында барды.
Мин РСФСРның халык артисткасы Фатыйма Ильская фатирының бусагасын, көтмәгәндә-уйламаганда, шулай атлап кердем. Ул безнең икебезне дә балкып каршылады. Аның бөтен йөзеннән, бераздан абайлап алдым, шомырттай кара күзләреннән нурлы балкыш бөркелә иде. Мин аның нур чәчеп торган мөлаемлыгын күреп, таң калдым. Якты, мәгънәле карашына сок­ландым.
Әңгәмә вакытында, аның бәрхет тавышын ишетеп, үземне театрда спектакль карап утыргандай хис иттем. Чөнки тугызынчы дистәне ваклый башлаган артистканың гадәти сөйләме дә югары дәрәҗәдә культуралы иде. Менә дигән сөйләмгә ия булуы күренеп тора! Ул сөйләгәндә, аның гап-гади фатиры яхшы акустикалы бинаны хәтерләтеп куя. Тавышы яңгырап ишетелә. Кайтавазлы тавыш. Күңелгә рәхәт, йомшак-ягымлы... Андый тембрлы һәм диапазонлы тавыш сирәк кешедә очрый.
Минем каршымда татар театрының тере легендасы, әтисе Салихтан – ике айлык вакытта, әнисе Хиҗәстәдән – ике яшьтә ятим калып, Галимҗан бабасы һәм Гобәйдә әбисе тәрбиясендә, ләкин авыр тормышта, эшкә җигелеп үскән, 13 яшендә актёрлык эшчәнлеген башлап җибәргән Оренбург кызы Фатыйма Ильская үзе утыра иде. Шулвакытта исем китте: псевдонимын да дөрес сайлаганнар бит! Үсмер кыз вакытыннан алып, 65 ел гомерен һәм шәхси тормышын театрга багышлап, халкына һәм иленә тугры хезмәт итеп, ул үзенең чынлыкта Ил кызы булуын күрсәткән. Татар театр сәнгатенең эстафета йөзеге аңа күчүе дә күп нәрсә турында сөйли!
Хисчән, күтәренке рухы аның тышкы гүзәллегенә бик тә туры килгән. Атаклы Зөһрә (Ф.Бурнаш, «Таһир-Зөһ­рә»), Джульетта (У.Шекспир, «Ро­мео-Джульетта») рольләрендә нәкъ шундый шәхес кенә уйнарга тиеш булгандыр да. Лирик-романтик пландагы актриса сәхнәдә дә, көнкүрештә дә үзе булып калган. Ул миңа тормышта да артистлыгын дәвам иткән кебек тоелды. Мәсәлән, Фәтхи Бурнашка карата күрсәткән көйсезлекләре (капризлары) үзе үк кечкенә «уен»ны хәтерләткән бит.
Фатыйма ханым ялгыз яши иде. Аңа әңгәмәдәшнең бик тансык булуын мин шундук аңлап алдым. Килгәләп йөрергә рөхсәт соравыма шатланып ризалашты. Дөрес, ул телефон аша да танышлары белән аралашып-сөйләшеп яши икән. Алар: «Аһ, тавышың ла, тавышың!» – дип, соклануларын белдерәләр икән. Шул сүзләр карт артистканың кәефен җибәрә дә икән инде.
– Матур тавышымның кирәге шулкадәр генә хәзер! Менә аякларым сәламәт булсын иде! Дөнья йөзен күрә алмыйча, өйдә ябылуда ятам, – ди ул, кул таягына ымлап. Ләкин бу күңелсезләнүе һич тә озакка сузылмый. Аның һәр сүзен игътибар белән тыңлавымны, авызыннан чыгуын көтеп утыруымны күреп-белеп тора. Шуңа күрә «Ширкәт», «Сәйяр» труппаларында ничек эшләвен кыскача гына сөйли. Беренче тапкыр Казан тамашачысы алдына Фатыйма Хуҗасәетова 14 яшендә «Сәйяр» артисткасы буларак чыгып баса. Габдулла Кариев кушуы буенча, Фатих Бәкер Оренбургка хат язып, танышы Фатыйманы эшкә чакыра. Труппа җитәкчесенең тәкъдиме белән, сәхнә өчен «Ильская» псевдонимын сайлыйлар. (Фатих Бәкер – озак еллар Ташкентта яшәгән галим, профессор.) Шул чорлар турында: «Юньле-башлы белем дә ала алмадым», – дип, зарланып искә ала Фатыйма апа. Үзенең сәхнә кумиры Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская булуын әйтә. «Ул да ялгыз яшәде. Берьялгызы үлеп тә китте», – ди ул, уфтанып. «Үзбәктә ачылган Татар театрының баш режиссёры Бакиров иде, мин дә шул труппада уйнадым», – ди. Гражданнар сугышы чорында фронт театрларында да уйнаган ул. Ил тарихы шул рәвешле аерым кешеләрнең тарихына да теркәлеп барган...
Без, пединститутның ике студенткасы, бик еш булмаса да, артистканың хәлен белергә баргалыйбыз. Аена бер тапкыр «Горький исемендәге культура һәм ял паркы» тукталышындагы гастрономнан персональ пенсионерлар өчен әзерләп куелган махсус паек алып кайтып бирәбез. Кем әйтмешли, аннары идән-сәкесен юабыз, тузаннарын сөртәбез. Аның сөйләгәнен тыңлыйбыз, үзебез дә аңа кушылып китәбез. Шушы эшләрне тәмамлагач, кайту ягына җыена башлыйбыз. Туй кунакларын кыстаган кебек, паек ризыклары белән Фатыйма ханым безне сыйларга әзерләнә. «Аштан өстен булмагыз», – ди. Аның күңелен күрер өчен, матур итеп табын көйлибез. Дегустаторлар кебек, тәм-томыннан авыз итәбез дә, табынны җыештырып, хуҗабикә белән саубуллашабыз...
Татар-рус бүлегенең төрле группаларында укыганлыктан, Фатыйма ханым янына Гөлира аерым, мин аерым йөри башладык. Мондый бүленеш минем өчен берникадәр файдалы да булды. Чөнки үземне кызыксындырган темаларга сөйләшү мөмкинлеге артты. Горький урамындагы 17 нче йортта мәшһүр шәхесләр яшәгән. Муса Җәлил дә фронтка шушыннан киткән. Гаилә дуслары булган Җәлиловлар турында артистка рәсми төстәрәк сөйләде. Җәлилне «зур талант» дип атады. Ул, ишле фоторәсемнәр арасыннан аралап, бергәләп төшкән рәсемнәрен күрсәтте. Соңыннан, елмаеп: «Муса бик мут иде», – диде.
Фоторәсемнәр арасында котлау открыткалары да бар. Берсе шагыйрь Хәсән Туфан кулы белән язылган:
Сез – беренче гөле сәхнәбезнең,
Сезнең иҗат әле дә чәчкәле,
Даһи халык, бөек халыкның сез
Үзе кебек һаман яшь әле!
Туган илебез кебек талантлы сез,
Халык кебек җитез, чая сез;
Эшегезгә лаек сезнең исем:
Чын мәгънәдә Ильская сез!
Ул аны артистканың сәхнә иҗа­тын­дагы уңышлары алдында баш иеп кенә түгел, ә хатыны Луиза Салиәскәровага күрсәткән ярдәмен истә тотып та язган булса кирәк. РСФСРның атказанган артисткасы булганлыктан, Фатыйма Ильскаяга, башкаларга караганда, паек күбрәк бирелгән. Шәфкатьле артистка Туфанның хатынына да шуннан өлеш чыгарган. Иренең гомерен саклап калу өчен донор булган, «халык дош­маны хатыны» дигән мөһер сугылып, эшеннән дә, фатирыннан да куылган артистканы үлем тырнагыннан барыбер коткарып кала алмаган Фатыйма ханым...
Артист тормышы төрле хәлләргә бай булуы белән дә аерылып тора. Фатыйма Ильскаяга үз исемендәге героиняларны уйнарга туры килә. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»ндагы Фатыйма – иң популяр сәхнә образы. Бу спектакльдә артистка, сөйгән яры Басыйрга багышлап, җыр башкара. Димәк, аның җырлау сәләте дә камил булган. «Тормыш җыры»нда кешенең язмышы җырга ышанып тапшырыла. Ил иминлеге өчен борчылу, ил исән булса – үзеңнең дә исән булуың фәлсәфәсе, дөресрәге, туган-үскән илеңнән «бетмәс көч алу» фикере, язучы Гариф Ахунов язганча, халык җырларыннан ук килә торган шушы фәлсәфә – бу җырны үлемсез итә.
С.Җамалның «Фатыйма Сабри» әсәрендә дә төп рольдә – Ф.Ильская. Бу ике рольне башкарганда да, фронтта һәлак булган газиз улы аның хыялында гәүдәләнә. Кем белә, йөзе-кыяфәте белән дә әнисенә тартым Фуатның йомшак-җылы тавышы, бәлки, театр сәхнәсендә чыңлар иде!.. Ләкин егерме яше дә тулмаган Фуат Бакиров 1943 елның 8 ноябрендә Украинаны азат итүдә барган канлы сугышларда һәлак була... РСФСРның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина үзенең хатирәләрендә менә нәрсәләр яза: «Сугыш беткәннән соң, Фатыйма апа улының каберенә барды, озак вакытлар Фуатның исән калган дуслары белән хәбәрләшеп торды. Соңрак ул гарәп язучысы С.Җамалның «Фатыйма Сабри» драмасында карт ана – Фатыйма образын башкарды. Ул йомшак күңелле, горур, нык табигатьле ананың сагышын бик тирән итеп гәүдәләндерде. Фәкать зур кайгы кичергән аналар гына шундый тирән хисләрне бирә ала, минемчә, олы мәгънәсендә Ил исемен йөртергә лаек булган Фатыйма Ильская кебекләр генә».
Без, студент халкы, театрга яратып йөрибез, спектакльләрне карап барабыз. Группадашларым Әл­фия Шәйдәүләтова белән Рузалия Шә­рифуллина, «авылга киткәч, мон­­дый мөмкинлек булмаячак» дип, Г.Камал театрыннан кайтып та кермиләр. Күпчелек шулай да концертларга йөри. Группаны тулы сос­тавта «Әдәби җомга» кичәләрендә Тукай клубында гына күрергә була. Академ җитәкчебез Мәдинә Шәйхи кызы Җәләлиева Опера һәм балет театрына да культпоходлар оештыргалый. Кыскасы, хәзерге көн тамашасы белән без таныш. Элек ничек булган? Мине шул кызыксындыра. Фатыйма ханым янына барган саен, әүвәлгеләр турында ни дә булса белеп, хәбәрдар булып кайтам. Мин сораштырам, ул иренмичә сөйли. Элек спектакль турында тулы мәгълүмат афишаларда, газета битләрендә басылган. Алар тамашаны килеп карарга чакырган үгетләүләр белән чуарланган. Халыкны җәлеп итү өчен, танцылар оештырылачагы игълан ителгән. Спектакльдән соң, афишада алдан хәбәр итеп, концерт куелу очраклары да булган. Анда аерым артист «сольный» чыгыш ясаган. Афишада баш рольләрне башкаручылар һәм катнашучылар аерым исемлек белән бирелгән. Иң ахырда театр мөдире, баш режиссёр, суфлёр, администратор күрсәтелгән. Билетлар алдан китап кибетендә, китапханәдә сатылган. Спектакль куеласы көнне театр бинасында сатып алырга мөмкин булган. Артистлар атна ахырында, ягъни җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә уйнаганнар. Атнаның беренче яртысы роль өйрәнүгә, репетиция ясауга киткән. Тамаша көндезге 2дә яисә 3тә, кичке 8дә яки 8дә 30да башланган. Тәнәфес вакытында Салих Сәйдәшев җитәкчелегендәге 20 кешелек оркестр борынгы һәм яңа милли көйләрне уйнап торган. Программада алдагы көндә нинди спектакль, кемнең бенефисы булачагы анонс итеп бирелгән.
Габдулла Кариев җитәкчелек иткән «Сәйяр» труппасының беренче артисткаларыннан Фатыйма Ильскаяның бенефисы аңа 14 яшь тулып узгач ук оештырылган. Бу вакыйга Казанда булган. Талантлы яшь артистка, гомумән, спектакльләрдә, күбесенчә, төп рольләрдә уйнаган. Аны «татар-башкорт сәхнәсенең талантлы артисткасы» дип бәяләгәннәр. Ул туган шәһәре Оренбургны да онытмаган. Узып барышлый булса да, якташларына бер гастроль спектакленнән өлеш чыгара торган булган. Мәсәлән, шушы шәһәрдән күтәрелгән артистка үзен югары биеклеккә җиткергән халкы алдында «имтихан тотып», берсендә Фәтхи Бурнашның атаклы «Таһир-Зөһрә»сен бүләк иткән. 21 яшендә, икенче мәртәбә Казанга килеп, Татар академия театрында эшли башлаган «хәзинә»не, тора-бара, афишаларда, зурлап, «Фатыйма ханым Ильская» дип яза башлаганнар. Талантлы кызын халык та таныган, ә хөкүмәт аңа «ТАССРның атказанган артисткасы» исемен сәхнә эшчәнлеге егерме елдан артып киткәч кенә биргән...
Камил талант иясе хакында заманында «ул бик холыксыз икән» дигән сүзләр дә йөргән. Мондый хәбәр гади халык арасында таралганмы, әллә артистканың үз даирәсендә генәме? Ничек кенә булмасын, үзен кемнәр беләндер дорфа тотуына китергән сәбәпләр бар кебек. Беренчедән, ул – олуг шәхес, бөтен барлыгын иленә биргән. Димәк, биргән кешегә, киресенчә, тияре дә тиеш. Әмма җәмгыять аны эшләми. Гаделсезлек белән көрәшә-көрәшә, талант «эт каешына» әйләнә. Тупас мөнәсәбәтле чиновниклар белән «сугыша-сугыша», үзе дә тупаслана. Текә тауга менгән альпинист сыман, үҗәтләнә-үҗәтләнә, йөрәк каны бәрабәренә, һаман иҗат үрләрен яулый. Ул югары үрмәләгән саен, аның башына «суга торалар». Әйе, бөекләр биеклеккә шәхси югалтулар хисабына күтәреләләр. «Ил кызы» псевдонимын иҗатына юлдаш, компас иткән Фатыйма ханым да гомеренең соңгы көннәрендә ачы үкенү хисләре кичермәгәндер, дип кайсыбыз әйтә ала?!

Теги: Рухия Ахунҗанова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру