Журнал «Безнең мирас»

Гомере буе җилгә каршы барган шәхес

Атаклы режиссер Кәшифә Тумашевага нисбәтле бу язманың авторы турында берничә сүз. 1989 елда миңа, Лилия апа Нигъмәтова белән бергә, Татарстан телевидениесенең Балалар редакциясендә эшләргә туры килде. Аеруча «Кичке әкиятләр» тапшыруын эшләвебез истә калган. Минем өчен ул үз эшенең остасы, алынган эшен ахырынача камил дәрәҗәдә җиткерә алган режиссер апа булды. Ул вакытта аның кай яклардан икәнлеген, балачагы, яшьлеге, гаиләсе турында сораштырырга башыма килмәгән. Дөрес, Лилия апаның Оренбург якларыннан булуын белә идем. Аннары мин аның кызы Резеда Вәгыйз кызы белән Казан университетының журналистика бүлегендә бергә укыдым. Шуның белән шул. Лилия апа белән без хәзергәчә дустанә мөнәсәбәттә. Вакыт-вакыт «Безнең мирас» журналына истәлек-хатирәләр алып килә. Ул китерә, без бастыра торабыз. Менә тагы бер язма алып килде: үзенең яшьлек чоры һәм, аерым алганда, остазы – режиссер Кәшифә Тумашева хакында. Кереш өлеш шактый озын булу сәбәпле, аны төшереп калдырып, К.Тумашевага гына кагылышлысын журнал укучылары игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Хәер, Лилия апаның яшьлеген бераз искә төшермичә булмый икән барыбер...

 

Ләбиб Лерон

 

Әтием 1949 елда үлде. Миңа мәктәп сәхнәсеннән Исаковскийның Сталин хакындагы шигырен сөйләттеләр. Аннары С.Стальскийның Ленин турындагысын сөйләдем...

 

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Ивановна минем киләчәгемне укытучы итеп күрә иде. Әниемнең исә артистлыкка укытырга исәбе бар иде...

 

Әнием 1953 елның 3 мартында – Сталин белән беркөнне вафат булды. Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Мин Оренбургтан (ул вакытта Чкалов дип атала иде әле) әниемнең туган якларына (ул тумышы белән Балтач районының Сосна Пучинкәсеннән) китәргә ниятләдем.

 

Июнь ахырында Соснадан әнинең сугышта бер аягын калдырып кайткан абыйсы килеп, үзе белән алып китте. Шул елны ук Арча педучилищесына укырга кердем. Укытучым Зөһрә Сибгат кызы (ул мине рус теле һәм әдәбиятыннан укытты), Пушкинның тууына 155 тулу уңаеннан, инсценировка әзерләде, ә мин исә шунда төп героиня булдым.

 

Шул көннән соң мин артист булу теләге белән яна башладым...

 

1957 елда, педучилищены тәмамлагач, мине Столбище районының (хәзерге Лаеш районы) Салмачы җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрделәр.

 

Җәй көне, Арча районының Мөндеш авылына ялга кайтып барганда, поездда училище директоры Гата Сираҗетдин улы Насыйровны очраттым. Ул миннән:

 

– Хыялыңны чынга ашырдыңмы? – дип сорады.

 

– Хыял хыял гына булып калды инде! – дип җавап бирдем.

 

Ул исә:

 

– Мәдәният министрлыгына хат яз, мин тәкъдим иткәнне дә әйт! – дип киңәш бирде.

 

Салмачыга кайтуга, хат язып салдым. Озакламый җавап килде. Хатта миңа Мәскәүгә барып укырга мөмкин булуы, аңарчы Татарстанның Күчмә театры директоры Мөхәммәт Кәрим улы Хәмзинны күрергә кирәклеге әйтелгән иде.

 

Ул вакытта Күчмә театр Бауман урамындагы Горький клубы янәшәсендәге бинада урнашкан иде. Уйлана калдым. Мин бит рус мәктәпләрендә укыдым, ничек итеп татар театрында эшләрмен икән? Аннан соң, ник әле минем белән театр директоры сөйләшергә тиеш?!

 

Ниһаять, кыюлыгымны туплап, директорның эш кабинеты янына килеп бастым. Ишек шакыдым. Кердем. Министрлыкның хатын тапшырдым. Күрше бүлмәдә репетиция бара, бераз коридорда көтеп торыгыз, диделәр. Күп еллар үткәч, хәзер инде мин үзем хакында ишек артында булган сөйләшүне болай күзаллыйм:

 

«– Кәшифә апа! Анда менә бу хатны тотып бер кыз килгән. Аны тыңлап карарга кирәктер инде. Танышып алыйк үзе белән. Карап торышка матур гына, сөйкемле генә кыз күренә. Оялчан да кебек үзе...

 

– Шулаймы? Әйдә, Сезнең кабинетка җыелыйк. Мәхмүт (баянчыга), китми тор әле.

 

(Барлык артистлар да Мөхәммәт Кәримович кабинетына җыела!)

 

– Җыелдыгызмы? Утырышыгыз! Барыгыз да җитди кыяфәттә булыгыз. Хәзер бер кыз баладан имтихан алабыз!»

 

Кызны (ягъни мине) чакырып керттеләр. Кыенсынып кына, татарча исәнләштем. Кара күлмәкле, зәңгәр күзле, чал куна башлаган чәчләрен баш артына тыгыз итеп җыеп куйган бер тулы гәүдәле ханым сораулар бирә башлады:

 

– Әйдә, танышыйк әле. Кем син, кайдан? Артист буласың килә, шулай бит?!

 

Мин, русча мөмкинме, дип, «Онегинның Татьянага хаты»н сөйли башладым, аннары «Башмагым»нан ария башкардым, «Әпипә»не биедем...

 

Әлеге мөлаем апаның хәрәкәтеннән, йөзеннән аның миңа хәерһак булын аңларга мөмкин иде.

 

Миңа чыгып торырга куштылар.

 

Никадәр авыр булса да, мәктәпне, укыта башлаган балаларны ташларга туры килде – мин театр дөньясында яши башладым...

 

Кәшифә Тумашева. Гомере буе җилгә каршы барган шәхес. Аның язмышы тулысы белән көрәштән һәм җиңүләрдән үрелгән кебек. Кәшифә апаның гомере тулы бер романга тиң. Радио дикторы, татар дөньясында беренче дипломлы режиссер хатынкыз, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе...

 

Кәшифә Тумашева 1906 елның 7 гыйнварында Татарстанның Балтач районындагы Нөнәгәр авылында туган. Биш яшеннән Өркет (Иркутск) шәһәрендәге бай туганнарында («өй эшләрендә булышыр, кибеттә эшкә өйрәнер өчен») хезмәтче һәм асрау кыз сыйфатында яши башлый. Газизәҗамал түтәенең баласы булмаганлыктан, ул Кәшифәне үз кызы итеп күрергә тырыша. Әмма барысы да син теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Табак-савыт та, идән дә юа Кәшифә. Тик, күпме генә тырышса да, барысына да өлгерә алмый шул кечкенә кыз. Әрләүләргә, кыерсытуларга түзә алмыйча, баштагы мәлләрдә елый, туган авылын, якыннарын сагына. Бераздан елаудан файда юк икәнлеген аңлый ул. Моннан соң беркайчан да еламаячакмын, ди Кәшифә үз-үзенә һәм үҗәтләнеп эшләвен белә. Кышкы зәмһәрир суыкларда туңдырма да, алма да сатарга туры килә аңа. Тора-бара ул үз сүзен сүз иткән, сынмас-сыгылмас кызга әверелә.

 

Бервакыт Газизәҗамал апасы аңа чүпрә алып кайтырга куша: «Иди, купи дрожжи!» – ди. Юлда дус-ишләрен очратып, уен белән мавыгып, «дрожжи» сүзен оныта бит Кәшифә. Төрле хәрәкәтләр ясап, сатучыга татарча аңлата-аңлата, чын-чынлап театр куя ул. Ахыр чиктә, сатучы: «Тебе дрожжи нужны что ли?!» – дигәч, Кәшифә сөенеченнән нишләргә дә белми...

 

Яши-яши, урыс балалары белән аралаша торгач, Кәшифәнең урысчасы камилләшә. Җизнәсе саннарны кушарга-алырга өйрәтә, үзенә ярдәмче итеп әзерли. Газизәҗамал апасының да күңеле йомшара төшә...

 

Җитез, хәрәкәтчән, зиһенле һәм елгыр Кәшифә, үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, «Мәдрәсәи Исламия» дигән кызлар мәдрәсәсендә бик яхшы билгеләргә укый, татарча да, русча да яхшы белә. Якшәмбе мәктәбен тәмамлый. Әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша башлый, алдынгы карашлы укытучылар аны әдәби-музыкаль кичәләргә тарта.

 

1919 елда Иркутск шәһәрендә татар драма түгәрәге оеша. Инде шактый кыю кызга әйләнгән Кәшифәгә яңа тормыш ачыла. Ул елларда куеласы спектакльләрдә, гадәттә, хатын-кыз рольләрен башкарырга артисткалар җитми торган була. Зәңгәр күзле, бөдрә чәчле Кәшифәне тиз арада күреп алып, спектакльләрдә катнаштыра башлыйлар. Байтак спектакьләрдә уйнаган яшь кыз инде сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Ул гына да түгел, әлеге түгәрәкнең җитәкчесе – режиссер Рәхим Тумашев белән икесенең арасында мәхәббәт ялкыны кабына һәм, озак та үтмәстән, алар бер гаилә булып яши башлыйлар.

 

1921 елда талантлы яшь гаиләне Семипалат шәһәренә – яңа гына барлыкка килгән татар театр труппасына чакырып алалар. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. спектакльләрдә уйныйлар. Аларда Кәшифә төп рольләрне башкара. Шул вакытта Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Әлеге хыял-теләкне тормышка ашыру ниятеннән, яшь гаилә 1923 елда Казанга кайта. Кәшифә Татар театр техникумына укырга керә – аны шундук икенче курска алалар. 1926 елда ул укуын тәмамлый: профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала, әүвәл шул техникумда укыта, аннары Татар дәүләт драма театрында директор сәркатибе вазыйфасын башкара. 1927 елда исә, Казанда радио ачылгач, Кәшифә 1928 елдан 1931 елгача шунда – Татарстан радиосының Әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә  диктор булып эшли. Ул елларда радиога үз шигырьләрен укыр өчен Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Кутуй еш килә. Кәшифә аларның һәм башка шагыйрьләрнең байтак шигырьләрен яттан белгән була һәм, җае чыккан саен, ул әсәрләрне халыкка җиткерергә тырыша.

 

1931 елда, Казан педагогия техникумында эшләгән чакта, Кәшифә Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИСка) укырга керә. Әмма ире Рәхим үлү сәбәпле (ул 1933 елның көзендә дөньядан китә), укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Радикомитетның концерт бригадасы җитәкчесе сыйфатында, аңа гастрольләрдә (җырчы Гөлсем Сөләйманова, скрипкачы Мөхәммәт Якушев, виртуоз гармунчы Фәйзи Биккинин, артистлар Мөхәммәт Сафин һәм Рокыя Бәхтиевалар белән бергә) күп йөрергә туры килә. Балалары Равил (ул соңыннан үзе дә күренекле режиссер һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булачак) белән Зөмәррәне дә (ул да татар дөньясында күренекле шәхескә әйләнәчәк, әнисе турында «Җилгә каршы» дигән автобиографик әсәр язачак) үзе белән йөртә.

 

1934 елда Кәшифә янә Мәскәүгә китә, кабат имтиханнар бирә. Бик күп кыенлыклар кичерүгә карамастан, ниһаять, ул 1939 елда институтны тәмамлап чыга һәм, Казанга кайтып, Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Анда ул 1953 елга кадәр эшли һәм сәхнәгә утызга якын спектакль куя.

 

1955 елда Кәшифә Тумашеваны Республика татар күчмә театрына (хәзер ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгелиләр (ул монда 1962 елга кадәр эшли). Кәшифә Тумашева бер үк вакытта Татар театр техникумында, аннан соң Академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләрен укыта.

 

Кәшифә апа зур осталык белән куйган спектакльләрнең кайберләре: «Король  Лир» белән «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир), «Жорж Данден» (Ж.Мольер), «Сәер кеше» (Н.Хикмәт), «Аю» һәм «Юбилей» (А.Чехов), «Көннәр һәм төннәр» (К.Симонов), «Миллионга төшкән елмаю» (А.Софронов), «Көчлерәк янсын йөрәк» (Л.Митрофанов), «Беренче театр» (Г.Камал), «Галиябану» һәм «Ак калфак» (М.Фәйзи), «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин), «Хуҗа Насреддин» (Н.Исәнбәт), «Үлмәс җыр» (Р.Ишморат), «Беренче мәхәббәт (Х.Вахит), «Тапкыр егет» (Д.Аппакова), «Тормыш җыры» (М.Әмир) һ.б.

 

Кәшифә Тумашевага 1956 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1978 елның 18 апрелендә Кәшифә апа вафат булды һәм Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

 

Менә шундый иде ул – гомере буе җилгә каршы барган ханым, үзенчәлекле һәм кабатланмас шәхес – алтмыш биш яшендә изге Коръәннең күп кенә сүрәләрен яттан белгән һәм матур итеп, мәкам белән укыган Кәшифә апабыз.

 

Ә инде ул куйган һәм кайберләрендә шәхсән мин дә уйнаган спектакльләргә килсәк, алары – үзе бер аерым тарих... 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №9. – Б. 94-99.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру