Журнал «Безнең мирас»

Гасырлардан килгән матурлык

Кумысникова Наилә Халит кызы – театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2009). Рәссам 1958 елның 4 апрелендә Казан каласында туа. 1977 елда Казан сынлы сәнгать училищесын, 1983 елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать институтында рәсем сәнгате факультетының театраль- декорацион бүлеген тәмамлый. 1983-1996 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыта.
Н.Кумысникова – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987), ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Наилә Кумысникова – гадәти булмаган тормыш юлы үткән рәссам. Ул үзенең сайлаган юлында нык торып, ата-бабаларыбызның сәнгати мирасын яңа югарылыкта яңартырга омтыла, үткән белән бүгенге арасындагы күперне ялгый. Рәссам, үзенең балачак самимилыгын саклап, кешеләрне ихтыяр көче һәм матурлык идеалына омтылуы белән сокландыра. Иҗатының язмышына булган ышаныч Кумысниковларның гаиләсенә ба­рып тоташа. Наиләнең әтисе – Халит Кумысников – танылган театр тән­кыйтьчесе, сәнгать белгече, татар театрын өйрәнгән иң зур галимнәрнең берсе. Әнисе – Асия Хәйруллина – үзенең бар гомерен Камал театры сәхнәсенә багышлаган Татарстанның атказанган артисткасы.
Наиләне актёрлар даирәсендә, театр диварлары кысасында үскән шәхес, дип әйтергә мөмкин. Тормышының беренче айларында ук аны костюмнар саклый торган бүлмәдә мехтан тегелгән бүреккә салып биләүлиләр. Театр хезмәткәрләре аның турында «бүректә үскән», дип шаярталар. Наилә тәүге адымнарын да театрда ясый, ә аннары театрның иҗат төркеме белән гастрольләргә йөри. Аңа еш кына спектакльләрдә уйнарга, балалар рольләрен башкарырга туры килә. Гаиләдә булган иҗади мохит аңа һөнәрен сайлаганда зур этәргеч булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк: Наиләнең ире – Александр Федотов, мәшһүр һәм үзенчәлекле рәссам. Уллары Җәмил дә гаилә традицияләрен дәвам итә: архитектор һәм дизайнер булып эшли.
Н.Кумысникова еш кына: «Балачактан ук үземнең рәссам булачагымны белдем», – дип искә ала. Аның иң яраткан шөгыле дә бөек рәссамнарның әсәрләре төшерелгән открыткаларны, аеруча Рембранд рәсемнәрен карап хозурлану булган.
Наилә сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Казан сынлы сәнгать училищесында дәвам итә. Ул, һич икеләнмичә, театраль-декоратив бүлекне сайлый. Анда сценография буенча педагог, танылган Казан рәссамы Канәфи Нәфыйков кебек шәхесләрдән белем ала. Училищеда укыганда, әтисе куйган спектакльләрнең сәхнәсен би­зәү белән шөгыльләнә. Шундый спек­такльләрнең берсе – Г.Лорканың «Бернард Альбаның йорты»н бизәүне Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының театраль-декорацион бү­легенә кергәндә «ирекле» тема итеп сайлый. Эш сценография буенча иң атаклы белгечләрдән булган М.М.Курилко-Рюминга ошый һәм ул Наиләне үзенең остаханәсенә кабул итә. Һичшиксез, бу аның иң зур уңышларыннан берсе була. Институтта мәшһүр педагогларда гыйлем алу еллары Н.Кумысникованың һөнәри һәм шәхси үсешендә зур роль уйный. Студент вакытта ук ул Казанда уздырылган республика күргәзмәләрендә, Мәскәүдә узган «Ил яшьлеге» дип исемләнгән союз­күләм күргәзмәдә катнаша. Яшь сценограф яңа форма, эчтәлек белән кызыксына башлый һәм бу аның диплом эшендә – С.Прокофьевичның «Өч әфлисунга мәхәббәт» исемле спектакле декорация һәм костюмнарында чагылыш таба.
Мәскәү югары уку йортын тә­мам­лаганнан соң, Казанга үзенең яңа иҗат концепциясе һәм сәхнәгә үзенчәлекле карашы булган талантлы театр рәссамы кайта. Аның декорацияләре театр сән­гатенә яңа сулыш өрә. Н.Кумысникова үзенең остазыннан спектакльләрнең динамик образын оештыру сәнгатен яхшы үзләштергән була һәм һәрвакыт искелектән, декорацияне гадәти антураж дәрәҗәсенә төшерә торган статик бизәлештән качарга омтыла. Аның тарафыннан Г.Камал исемендәге академия театрында Р.Батулланың «Елантау» (1984), Әлмәт татар дәүләт драма театрында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» (1984), Казанның «Экипаж» эксперименталь театрында А.С.Пушкинның «Кеч­кенә фаҗигаләр» (1986), Татар яшь­ләр театрында Д.Вәлиевның «Намус хөкеме» (1991), «Адым» Татар яшьләр театрында К.Тинчуринның «Ил» (1992), Бөгелмә рус драма теат­рында М.Горькийның «Соңгылар» (2001) һ.б. күптөрле спектакльләргә де­корацияләр һәм костюмнар эшләнә. Әм­­ма Н.Кумысникованың җирле театр­­­лар сценографиясенә яңалык кер­­­түе яклау тапмый, шунлыктан ул Ка­зан сынлы сәнгать училищесына укы­тырга китә. Аның укучылары арасында М. һәм О.Покалёвлар, Е.Ер­мо­­лина, Н.Граханцева, Д. һәм Л.Җә­ләлетдиновлар, А.Исмәгыйлова, Л. һәм С.Рябининнар, Д.Нәүрүзова кебек театр рәссамнары, тасвирый һәм де­коратив-гамәли сәнгать рәссамнары, дизайнерлар бар.
Н.Кумысниковага театраль-декорацион сәнгать өчен кирәк булган киң диапазондагы иҗади таланты яңа һөнәр сайлаганда да мөһим роль уйный. Ул татар декоратив-гамәли сәнгате белән, аеруча, аның каюлы күн дип аталган мәшһүр төре белән кызыксына. Бу юл аның өчен җиңел бирелде, дип әйтергә ярамый, ә бәлки киресенчә, сценографиядән аермалы буларак, кыенлыклары бөтенләй башка төрле. Рәссам алдына иҗади мәсьәләләрне чишү бурычы гына түгел, ә ясаган әйберләрнең санын ишәйтү һәм сәнәгатьне җайга салуны оештыру проблемалары да килеп баса.
Н.Кумысникова 1990 еллар башында үзе өчен яңа булган технологияне һәм каюлы күннең орнамент телен үзләштерүнең беренче адымнарын ясаганда, бу өлкәдә рәссам С.Кузьминых һәм баш рәссам И.Гайнетдинов җи­тәкчелегендә Арча милли аяк киемнәре фабрикасы гына эшли иде. Аларның һәрберсе дә көчләреннән килгән кадәр хәзерге каюлы күн сәнгате үсешенә өлеш кертсәләр дә, Россиядә генә түгел, ә Европа һәм хәтта дөньяның мода базарында югары сыйфатлы күн эшләнмәләренә ихтыяҗ кала бирде. Моның өчен күн эшләнмәләре формасы эстетикасына һәм модельләштерүдә яңа карашлы рәссам – стилист һәм модельер кирәк булды. Педагог Наилә Кумысникованың инновацияләргә хәзерлеге һәм сәнгати тоемлау сәләте Суриков институтындагы М.М.Курилко остаханәсе кебек һөнәри мәктәптә үк үсеш ала. Әмма бу иҗатта яңалык эзләүнең төп сәбәпләрдән берсе генә була.
Каюлы күн сәнгатен өйрәнер өчен халык иҗатының сәнгати теле, символик образлылык дәвамлылыгы кануннарына төшенергә һәм дөньяда тиңе булмаган технологияне – читек җөе сер­ләрен үзләштерергә дә кирәк. Бу татар декоратив сәнгатенең бай мирасын, аның орнаментларын өйрәнмичә генә мөмкин гамәл түгел. Моннан тыш каюлы күннән әйберләр, аеруча милли аяк киемнәрен тегү өчен, аяк киемнәрен эшләү һәм модельләштерү техникасы белгечләре дә кирәк.
Эзләнүләр нәтиҗәсендә, рәссам-дизайнер һәм аяк киеме тегүче-модельер осталарның уртак иҗат җимешләре барлыкка килде. Бергәләп аяк киемнәре конструкциясе һәм «татар» җөе, ягъни «каю эшләре» технологиясе яңартылды. Ефәк җепләрне файдалану һәм җөйләрне зурайту фикерләре туа, шуның белән төп игътибар бизәкнең читенә, аның рәсеменә юнәлтелә. Н.Кумысникованың беренче иҗат җимеше – «Ел фасыллары» дивар панносында сәнгати эффект орнаментның җәелгән композициясе ярдәмендә тудырылуы очраклы гына түгел. Дивар панносына орнаменталь иҗат кануннары буенча стильләшкән сюжетлы сурәтләр кертелә.
Н.Кумысникованың, рәссам-практик буларак, һөнәри уңышлары – яңача фикерләве һәм халык традицияләрен ирекле файдалануы нәтиҗәсе. Иҗади фикерләрен гамәлгә ашырыр өчен, Казан Кремлендә рәссамның «ТР Пре­зи­дентының мәдәнияткә ярдәм итү фонды» карамагында «Болгари» исемле иҗат остаханәсен оештыруы һөнәри үсешендә шактый зур сикереш була. Шулай итеп, узган гасырның 90 нчы еллары башында ук туктап калган каюлы күн эшләнмәләре сәнгатенә яңа сулыш өрелә.
Җитештерүне җайга салу юктан башланып китте, дип әйтергә була. Рәссамның үзалдына куйган төп максаты – алга таба санын ишәйтү өчен коллекцияләр төзү. Уникаль һәм серия­ле эшләнмәләрнең үрнәкләре тудырыла. Алар арасында ир-ат һәм хатын-кыз читекләре, кием төрләре (камзуллар, курткалар, жилетлар), хатын-кыз сумкалары, идән һәм дивар мендәрләре бар. Остаханәдә ясалган әйберләргә зур ихтыяҗ туа, алар билгеле бер стильдә була һәм миллли үзенчәлекне саклый, өс киемнәрендә этник юнәлешнең үсе­шенә бәйле мода таләпләренә дә җавап бирә. Остаханәнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, җәмгыятьтә каюлы күннән тегелгән әйберләрне көнкүрештә һәм костюмнар бизәлешендә куллануда кискен үзгәрешләр күзәтелә, рәссамнарның гамәли иҗатында да татар сәнгатенең бу төрен үстерүгә көчле импульс бирелә. Кызганыч ки, Н.Кумысникова остаханәдә аз – нибары өч ел чамасы эш­ли. Сәбәбе – остаханә эшчәнлегендә хә­литкеч фактор булып коммерция тора. Бу иҗат ителгән үрнәкләрнең сәнгатилек сыйфатын иң алга куйган талантлы шәхеснең омтылышларына каршы ки­лү була. Шулай да остаханәдә эшләү тәҗрибәсе азлап җитештерү идеясенең уңышын күрсәтә, ә барыннан да бигрәк аның нигезенә сүнеп барган халык һөнәрчелегенең яңаруы салына.
Н.Кумысникованың иҗади фикерлә­ренең гамәлгә ашырылуы яңа шартларда дәвам итә. 1997 елдан ул, заказларны башкарырга тегүче-осталарны җәлеп итеп, мөстәкыйль эшли.
Бүген Н.Кумысникова – каюлы күн тармагында иҗат итүче төп рәссамнарның берсе. Әсәрләре белгечләр тарафыннан югары бәяләнә, Россия һәм халык­ара күргәзмәләрдә уңыш казана. Алар үзләренең оригинальлеге, нәфислеге, югары дәрәҗәдә башкарылуы белән аерылып тора. Н.Кумысникованың һөнәри горурлыгы – хәзерге вакытта күп кенә рәссамнар уңышлы файдаланган эре җөй формасын тәкъдим итүдә чагыла. Аның тарафыннан җөйсез бизәкле түфлиләрнең, шулай ук «тарттырылган» ир-ат читекләренең борынгы технологияләре торгызыла. Ул күптөсле җөйне – бизәлештә мөстәкыйль элемент ролен уңышлы башкара торган «миләш төнәтмәсен» («рябиновка») еш файдалана.
Н.Кумысникова төсләр композиция­сендә каюлы күннең яңарыш дәвере – ХVIII гасыр азагы – ХIХ йөз башы традицияләренә мөрәҗәгать итә, монохром төсләр тезмәсеннән файдалана, аларны ата-бабаларыбыз кулланган үсемлек буяулары төсмеренә якынайта. Колориты буенча охшаш яки контраст композицияләр дә аның өчен ят түгел.
Ул, каюлы күн традицияләрен нәфис хатын-кыз түфлиләрендә, еш кына сумкаларда, жилетларда, каешларда һәм башка аксессуарларда файдаланып, хәзерге милли стильдән аерылып торган эшләнмәләр иҗат итә. 2005 елда Н.Кумысникова тарафыннан саны буенча моңарчы күрелмәгән гамәл кылына: Казанның меңьеллыгына ачылган күн галантерея фабрикасында, киләчәктә күпләп җитештерү өчен, 330 төрле хатын-кыз сумкасының сувенир моделе эшләнә.
Н.Кумысникова һәр иҗат җимешенә еш кына эксперимент ясап яки борынгы алымнарны заманчалаштырып, иҗади идеяләрен кертә. Паннолар сериясе һәм диван мендәрләрендә (2010 ел) ул татарның күпертеп чигү бизәгеннән файдалана, беренче мәртәбә аны мозаика алымнары белән стильләштерә һәм мондый чигүләр өчен хас булган бертөсле фонны куллана. Эшләнмәләрнең күп кенә үрнәкләрендә мозаика янәшәсендә алтын һәм көмеш белән чигелгән бизәк кулланыла яки бизәк «Казан җөе» имитациясендә тегелә. Авангардизм да сирәк түгел – абстракт композицияләрне, контраст төсләрне файдалана.
Н.Кумысникова иҗатында аерым мөстәкыйль юнәлеш булып интерьерлар бизәлешендә файдаланыла торган дивар панноларын тудыру тора. Алар ассоциатив-символик яки сюжетлы-тематик әсәрләр цикллары төркеменә берләшә, тасвири характердагы мотивлар, символлар белән тулылана. Шундый панноларның берникадәр зуррагы ТР Мәдәният министрлыгының вестибюлен бизи. Ул төп керү ишегенә каршы булган түрдәге диварга урнаштырылган, күз карашын үзенең нәфис орнаментлы бизәкләре белән җәлеп итеп тора. Панноның композициясе буенча симметрик мотивлар, аларның традицион символикасы: кояшка каршы барган, ике якка канатларын җәеп җибәргән кош, Тормыш агачы нигезенә урнашкан парлы бәхет кошлары, лалә чәчәге мотивы һ.б. халыкның галәмне аңлау фәлсәфәсен гәүдәләндерә. Башка панноларның композицияләре татар фольклоры сюжетына – мифларга, риваятьләргә нигезләнә. Алар буыннан буынга татар халкының болгар дәвереннән үк килгән орнамент мирасын үстерә. Мәсәлән, «Аккошлар» панносында болгарлардагы бер металл көзгенең композициясе файдаланылган. Символикасы мифологиягә нигезләнгән. Дивари панноларның сайлап алынган формаларына (үлчәмнәре) туры килеп торган каймадан файдалану, саклау шартлары югары булу җәмәгать һәм шәхси интерьерларда күз явын алырлык итә.
Н.Кумысникова әсәрләре күп кенә сәнгать сөючеләрнең горурлыгы булды. Ул оештырган күргәзмәләргә президентлар, күп дәүләтләрнең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре, коллекционерлар, мәшһүр артистлар, сәнгать эшлеклеләре һ.б. килделәр. Аның иҗади таланты ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, «Салават» театр студиясе концерт сәхнәсен һәм артистлар костюмнарын бизәгәндә, ХVIII-ХIХ гасыр татар чигүле аяк киемнәрен, урта гасырлардагы болгар костюмын, татар сугышчысының кирәк-яракларын тарихи җәһәттән фәнни реконструкцияләгәндә һ.б. дәүләт һәм шәхси заказларда чагылыш тапты. Хезмәтләрен ТР Милли музеенда, ТР Сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Мәскәүдәге «Мәрҗани» фондында һ.б. коллекцияләрдә күрергә мөмкин.
Н.Кумысникованың иҗади куәте үзенең киң масштаблы булуы белән таң калдыра, аның тарафыннан шундый күп әсәрләр иҗат ителде ки, хәтта аларның исәп-хисабы да мәгълүм түгел. Н.Кумысникова каюлы күн сәнгатен яңа югарылыкка күтәрде, формаларын камилләштереп, аңа заманча төсмерләр биреп кенә калмады, ә гасырлардан килгән традицияләрне дәвам итеп һәм үстереп, татар милли стилен тудырды. Боларда аның күпкырлы таланты чагылыш таба, милләте алдында рәссам буларак иң изге бурычы гамәлгә аша.
Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе

Теги: Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру