Журнал «Безнең мирас»

Физика белән лирика кушылса...

Яшь Кулибиннар кайда тәрбияләнә, дип сорасагыз, Иске Чүпрәле районының беренче санлы мәктәбендә, дип җавап бирер күпләр, чөнки биредә физикага гашыйк Шамил Хасиятулла улы Таҗетдинов укыта. Туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне исә бик тырышып яшь күңелләргә кайда иңдерәләр, дип сорасагыз, шулай ук Иске Чүпрәле мәктәбен әйтерләр, чөнки анда татар теле һәм әдәбият дәресләрен Миңзифа Абдулла кызы Таҗетдинова алып бара. Бүген бу матур гаилә белән укучыбызны якыннанрак таныштырмакчыбыз.

Бу ике укытучы катнашмаган бәйге, фестиваль республикабызда гына түгел, Россиядә калмагандыр, мөгаен. Миңзифа Абдулла кызы – Татарстанның атказанган укытучысы, Шамил Хасиятулла улы – Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре. Алардан күрмеш кызлары Гүзәл һәм уллары Динар да нинди конкурс үтсә, шунда катнашып, һәм физика, һәм лирикадан осталыкларын чарлап үскәннәр. Гүзәл Казан федераль университетының Халыкара багланышлар институтын кызыл диплом белән тәмамлаган. Динар КИТТУ (КАИ)да белем ала. Казанга бер килүләрендә үзләре белән нәсел шәҗәрәләрен алып килгәннәр иде. Аны компьютер ярдәме белән түгел, кулдан ясаганнар. Нәселләре затлы аларның. Бүген дә араларында укытучылар күп. Аеруча әтиләре, сугыш һәм хезмәт ветераны Абдулвәли Әхсән улы Айсинны җылы итеп искә алдылар. «Кичләрен безне җыеп утыртып, әнисеннән мирас булып калган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын, Каюм Насыйриның «Әбүгалисина»сын, «Кырык вәзир кыйссасы»н, Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын, Мөхәммәдъярның «Нәсыйхәт» әсәрен, Сайядиның «Таһир-Зөһрә» дастанын һәм башкаларны укый торган иде. Урта гасыр әдәби мирасының берсе булган «Бәдәвам» китабы үрнәгендә исә көндәлек тормышта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бик тәфсилләп өйрәтте. Шул вакытта өйгә илаһи серлелек, тынычлык иңә иде»,  – дип сөйләде Миңзифа ханым.

Шәҗәрәдән тыш, Казан каласына алып килгән казанышларыннан тагын бал тутырган савытлар да күзгә чалынды. Әби-бабалары гомер-гомергә умарта тоткан. Бүген дә Таҗетдиновлар гаиләсендә балның нинди генә төре юк! Чәчәк балы, юкәнеке, карабодай кырыннан җыелганы... Бал турында сәгатьләр буе сөйли ала хуҗалар.

Бал савытлары янында исә алма, груша һ.б. җиләк-җимеш күзләрне кызыктыра. Зиннәтулла бабалары ун яшендә ятим калгач, фабрика тоткан агайлары аны Баку шәһәренә алып китеп, Александр II исемендәге училищеда укыткан. Зиннәтулла туган авылына балта остасы һөнәрен үзләштереп кайткан һәм гомере буе балда-майда, һөнәрле, дәрәҗәле кеше булып яшәгән. Бакуда һөнәр генә түгел, җиләк-җимеш үстерүне дә өйрәнгән ул. Һәм туган авылында алма, груша, виноград, лимон үстереп, аның төрле сортларын чыгарып халыкны шаккатырган. Бу һөнәрне бүген нәсел дәвамчылары – ирле-хатынлы мөгаллим – Таҗетдиновлар дәвам итә.

Таҗетдиновларның казанышлары арасында искитмәле нәрсәләр болардан кала да байтак. Агач тактага яндырып ясалган Шиһабетдин Мәрҗани портретын ничек искәрмисең инде?! Шамил Хасиятулла улы мәктәптә «Туган якны өйрәнү» түгәрәген алып барган елларда балалар ясаган портрет бу. Бүген егермеләп танылган шәхес сурәте мәктәптәге укуханәне бизи. Портретларны күреп, күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин да шаккаткан булган.

Гомумән, районга күренекле шәхесләр килсә, Иске Чүпрәле мәктәбенә кермичә китми. Ник дигәндә, республикабыз югары технологияләргә йөз тота, ә бу мәктәптә, инде әйткәнебезчә, нәкъ Кулибиннарның оясы урнаша. Физика, югары технологияләр, информатиканы сөючеләр түгәрәге турында әйтүебез. Шамил Таҗетдиновның шәкертләре утыз ел дәвамында илледән артык иң алдынгы бәйгедә беренче урыннар яулаган. Бер укучылары, мәсәлән, «Илле иң яхшы инновацион идея» республика бәйгесендә ике тапкыр җиңү яулап, һәр очракта да егерме биш мең сум премия белән бүләкләнгән. Тагын бер егетләре фәнни-техник инновацион проектларның «Перспектива» дип исемләнгән халыкара бәйгесендә ике тапкыр алдынгы урынга чыккан. «Интеллект», «Юность.Наука. Культура», «XXI гасыр Кулибиннары» һ.б. белем-осталык көрәшләрендә Иске Чүпрәле егетләре дан яулаган. Тикмәгә генә тәҗрибә өйрәнергә йөрмиләр Шамил Таҗетдинов янына. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә Иске Чүпрәленең Кулибиннары эше белән таныш икән.

Миңзифа ханым исә үз өлкәсендә рекордлар куя. Берүзе әллә ничә грант яулаган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант бәйгесендә җиңеп, гаиләләре белән районның күренекле шәхесе – күпкырлы талант иясе Иршат Заһир улы Закиров турында документаль фильм төшергәннәр. Миңзифа Таҗетдинованың укучылары «Тукай укулары», «Илһамлы каләм» һ.б. республика бәйгеләре һәм олимпиадаларда җиңү яулый. Ул катнашмаган конференция калмаган. Ана телебезгә мәхәббәт уятуга йөз тоткан нинди генә проектлар тәкъдим итми. Республикабыз газета-журналларында һәр икесе халык педагогикасы, туган тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләләр белән дә һәрдаим чыгыш ясый.

Яшерен-батырын түгел, укытучының гомере кеше балаларын тәрбияләп уза, үз баласына еш кына вакыт җитми кала. Гүзәл һәм Динар Таҗетдиновлар исә һәм физиканы, һәм лириканы үз иткән, һәр ике өлкәдә ярышларда җиңү яулаган, күп телләр белсә дә, үз ана телендә иркен сөйләшүче балалар. Шуңа күрә Таҗетдиновлардан милләт балаларын тәрбияләү серләре белән уртаклашуын сорамый булдыра алмадык. «Күренекле рус педагогы К.Д.Ушинский 1861 елда басылган «Родное слово» дигән мәкаләсендә туган телне «гаҗәп педагог» дип атый. Рус теле дип аерып әйтми бит. Үзе рус булса да!  – дип сүз башлады Миңзифа ханым.  – Телләре ачылгач ук без балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәнбез икән. Очрашуга барсак, үзебез белән автографлы китаплар алып кайттык, татар халык әкиятләрен укып йоклата идек. Даими рәвештә «Салават күпере» журналына, үсә төшкәч, «Сабантуй» газетасына, «Ялкын» журналына язылдык. Язучыларның шигырь, хикәяләрен бергәләп укый идек. Кызыбыз дүрт яшендә язучы Ләбиб Леронның күләмле генә «Өлгерҗан һәм Симерҗан» исемле шаян шигъри әсәрен яттан сөйли иде...»

Таҗетдиновлар гаиләсе телне, әдәбиятны да яраткан, заманча технологияләрне дә әйбәт белгән алдынгы карашлы, фикерле яшьләр тәрбияли икән, моңа беренче чиратта үзара ихтирамлы мөгамәлә аша ирешә торганнардыр. Физиканың да, лириканың да бердәй әһәмиятле, кирәкле, хөрмәтле өлкә икәнен алар үзләренең тату-дус, мәхәббәтле гаилә үрнәгендә раслый.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру