Журнал «Безнең мирас»

Арча кантоныннан халык җырлары

 

Әхмәт Бикчәнтәев бу җырларны хәзерге Арча районының Яңа Кишет һәм Әтнә районының Олы Мәңгәр авыллары халкыннан 1920 нче еллар азагында язып алган. Кулъязма Казан университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондында «320 т» шифры белән саклана.

1925-1930 нчы елларда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәкнең «Халык әдәбиятын эшләү комиссиясе» Татарстанда һәм татарлар яши торган башка өлкәләрдә татар халык авыз иҗатын җыю эшен алып бара. Укытучылар, мәктәп укучылары, авыл яшьләре бу эштә бик актив катнаша. 1930 нчы еллар башында әлеге эш туктатылу сәбәпле, ул материаллар, Татар мәдәнияте йорты һәм Татарстан Дәүләт музее аша, Казан университеты китапханәсендә урын алганнар.

Әхмәт Бикчәнтәев яшүсмер һәм егет чагында әлеге вакыйгаларга катнашып, халык авыз иҗатын җыю белән мавыкса да, тормыш юлын бөтенләй башка өлкә белән бәйли. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган архитекторы, архитектура профессоры була ул.

Әхмәт Бикчәнтәев 1911 елның 20 февралендә Казан губернасы Казан өязенең Олы Мәңгәр авылында дөньяга килә. 1931 елда Казан сәнгать техникумын тәмамлаганнан соң, Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, 1934-1937 нче елларда Ленинград коммуналь төзелеш институтында укый. 1939-1945 нче елларда – Кызыл Армия сафларында, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1938-1939, 1945-1947 нче елларда Казанның Баш архитектура идарәсе каршындагы архитектура-планлаштыру остаханәсендә эшли. 1947 елдан Казан төзелеш инженерлары институтында хезмәт итә, 1966-1979 нчы елларда – архитектур проектлау кафедрасы мөдире. 1967-1970 нче елларда – СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе.

Әхмәт Бикчәнтәев проектлары белән Казан авиация институтының үзәк корпусы үзгәртеп корыла, шулай ук Казан төзелеш инженерлары институтының уку биналары, Казан үзәгендә торак йортлар төзелә. Биектау районының Шәпше авылындагы корылмалар проектының авторы да –Ә.Бикчәнтәев.

Галим совет неоклассицизмы һәм рациональ архитектура юнәлешләрендә эшли. Аның ТАССРда авыл төзелешенә кагылышлы фәнни хезмәтләре бар.

Ә.Бикчәнтәев 1985 елның 12 февралендә Казан шәһәрендә вафат була[*].

 

 

«Быел яңгыр вак ява…»

Быел яңгыр вак ява,

Вак яуса да чылата.

Замананың авырлыгы

Җырлата да елата.

 

Сахралардан, урманнардан

Салкын җилләр исәдер.

Йөрәгемнең ач бәгырен

Хәсерәтләр кисәдер.

 

Алтын йөзек кия-кия,

Бармакларым талды инде.

Туган-үскән илләрем

Бигрәк ерак калды инде.

 

Карабодайның чәчәге

Кар яуган дип белербез,

Авыр айлар, авыр еллар,

Әллә ниләр күрербез.

 

Канәфер белән бадъян

Кайсы авыр мизанда?

Канәфер авыр мизанда,

Ризык кайда – без анда.

 

Кара урманның артында

Караңгы ай яктысы.

Күмердәй кара торырсың,

Ничек булсын яктысы?

 

Абау, Алла, уфым чыга

Күкрәгемнән парланып.

Безнең көннәр үтәр инде,

Акрын-акрын зарланып.

 

Сандугачлар килер инде

Таллар тибрәнер инде.

Тибрәнгән талларга карап

Үзәк өзелер инде.

 

 

«Карама дуга, җиз алка…»

Карама дуга, җиз алка

Безнең атларда гына.

Бу дөньяның рәхәт вакыты

Сабый чакларда гына.

 

Җил булмаса да җилберди

Безнең бакча таллары.

Була да ул, бетә дә ул

Фани дөнья маллары.

 

Алтын саплы көмеш пәке

Булса булыр [кешедә].

Белмисез, дустлар, хәлемне –

Ниләр бар минем эчтә.

 

Мәскәүски машинаның

Алдан бара айгыры.

Бер без генә түгел, дустлар,

Барыбыз да кайгылы.

 

Уф, Алла, дип кем әйтә,

Кемдә хәсрәт, шул әйтә.

Уф, Алла, дип бер суласак,

Тар сулышны киңәйтә.

 

Тәрәзәне ачып куйсам,

Күренә Идел буйлары.

Эчем тулы хәсрәт уты,

Басмый дәръя сулары.

 

Йөгереп кердем өйләргә,

Бүрегем элдем чөйләргә.

Яшь чагыңда уйна да көл,

Калсын сагынып сөйләргә.

 

Сазламыкта сары ефәк,

Сандугачлар чуалта.

Җыру тәсбих булмаса да,

Яшь күңелне юата.

 

«Кара болытлар агыла...»

Кара болытлар агыла,

Таудан тауга кагыла.

Уфтанмагыз беткән малга,

Баш сау булса табыла.

 

Кара атка кара дуга

Җигәмен дә китәмен.

Эчем ялкын, тышым салкын,

Әлдә сабыр итәмен.

 

Әйдә, барыйк, басуга

Җырлап күңел ачуга.

Басуларда җырлап йөрсәң,

Янган йөрәк басыла.

 

 

«Җырлап, тезелеп килә яшьләр...»

Җырлап, тезелеп килә яшьләр,

Кулларында гармун бар.

Яшь күңелдән кайнап чыккан

Җырларында бер моң бар.

 

Озын көйләр уйныйсың,

Үзең ниләр уйлыйсың.

Гармун телләрен тибрәтеп,

Күңелләрне нурлыйсың.

 

Сез дә әллә кем түгел,

Без дә әллә кем түгел.

Кешедән кеше ким түгел,

Бәхет кенә бер түгел.

 

Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.

 

[*] Биографик мәгълүмат «TATARIСA» онлайн энциклопедиясеннән алынды.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.92-95.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру