Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Зифа ГӘРӘЕВА: «Иң мөһиме – шөкер итеп яшәү»

Булганнан бар да була, ди татар халык мәкале. Нәфис сүз жанрында танылган артист, хөрмәтле укытучы, ислам дине йолаларын башкаручы, вәгазьче, хуҗабикә... Бу сыйфатлар заманында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә хезмәт куйган Зифа Гәрәева турында.

 

Нәфис сүз остасы, мөгаллимә, вәгазьче Зифа Гәрәева.

 

 

Нәфис сүз жанры артисты, халыкара бәйгеләр лауреаты, бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә мәшгуль булган Зифа Сәгыйть кызына күптән түгел алтмыш яшь тулды. Ул гомер бәйрәмен хезмәттәшләре, иҗатташлары, фикердәшләрен җыеп билгеләп үтте. Әлеге матур юбилей кичәсендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы исеменнән миңа да катнашырга насыйп булды.

 

 

САГЫНДЫРА ТОРГАН ЕЛЛАР

 

Зифа Гәрәева 1966 елның 24 маенда (документ буенча – 10 июнь) Башкортстанның Аскын районы, күлләргә бай Упканкүл авылында Сәгыйтьҗан белән Кәримәнең өченче баласы булып дөньяга килә. Гаиләдә алар дүрт кыз үсәләр. Зифа Упканкүл авылында – сигезьеллык һәм 1983 елда күрше Арбашта унъеллык мәктәпне тәмамлый. Туган авылында сыер савучы булып эшләп ала.

 

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган чак.

 

 

Кечкенәдән татар әдәбияты белән кызыксынган, бик күп китап укып үскән кыз, 1984 елда Стәрлетамак культура агарту училищесына имтихан тота. 1987 елда укуын тәмамлагач, Чакмагыш район мәдәният бүлегендә эшли башлый. 1988-1993 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык бүлегендә – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Тумашев классында һәм актерлык бүлегендә – сәхнә теленнән ТАССРның атказанган артисты Флера Хәмитова классында белем ала. Студент елларында ук Киров мәдәният йортында Рамил Ибәтуллин җитәкләгән «Яз» вокал ансамблендә җырлый, концертлар алып бара, бу коллектив белән төрле конкурсларда чыгыш ясый. Шул вакытта талантлы кызны данлыклы нәфис сүз остасы, Татар дәүләт филармониясендә режиссер булган Айрат Арсланов күреп ала. Чаллы театрына юллама алган кызны институтка эзләп килеп, укытучылардан аны филармониягә җибәрүләрен сорый. Шулай итеп, Зифа Гәрәева 1993 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә кабул ителә. Иң әүвәл Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхәбиева һәм Искәндәр Биктаһиров төркемендә нәфис сүз остасы, конферансье була. Шул елның көзендә Тәлгат Халиков белән гаилә коралар.

 

 

«Вәгазь» конкурсының бүләкләү тантанасы. /Фотолар – З.Гәрәеваның шәхси архивыннан.

 

 

– Филармониягә эшкә урнашуга җырчылар – Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Сәхәбиева һәм баянчылар Илфират Гыйззәтуллин, Фәрит Бәдретдинов төркеме белән Ульяновскига гастрольгә чыгып киттем. Аннан кайткач, Казан концертлары башланды. Минем әле торыр урыным юк иде, Зөһрә апа Сәхәбиевага рәхмәтлемен – ул ярты ел үзләрендә яшәтте, аннары инде миңа эшемдә бүлмә бирделәр.

 

Поэзия, проза әсәрләреннән торган программаларны Айрат Арсланов белән бергә төзедек, мин аңа гел репетициягә йөрдем. Соңгы елларда җырчы Зөһрә Шәрифуллина белән эшләдек.

 

Күренекле артистлар, музыкантлар белән хезмәт куйган чорларны бик сагынам. Татар эстрадасының популяр артистлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рабига Сибгатуллина, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәнәви Шәйдуллин, Римма Ибраһимова, Газинур Фарухшин, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзрахманов, Раил Бикбаев, Резидә Төхфәтуллина, Бәширә Насыйрова, Лилия Муллагалиева һәм башка артистларның концертларын алып барырга, Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә чыгышлар ясарга насыйп булды. Безне кайда да зур ихтирам белән, яратып каршы алалар иде. Илһам абый белән Сабага Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хезмәт ветераннарына оештырылган концертка баруыбыз, тамашачының артистларыбызга җылы карашы истә. Концертта бер тамашачы – өлкән яшьтәге ханым, Илһам абыйга чәчәк бәйләме бүләк итәргә сәхнәгә күтәрелде. Ул: «Мин сезне беренче тапкыр тере килеш күрәм», – дигәч, Илһам абыйның: «Синең мине үле килеш күргәнең бар идемени?» – дип шаяртып җавап кайтарганы хәтердә, – дип искә алып сөйләде филармониядә эшләгән еллары турында Зифа Гәрәева.

 

 

ТАЛАНТЛЫ ЯШЬЛӘРНЕҢ ОСТАЗЫ

 

2003 елның маенда эстрада бүлеге ябылу сәбәпле Зифа ханым филармониядән китә. Шул вакыттан ул мәгариф системасында хезмәт куя: Казанның 18 нче һәм 2 нче гимназияләрендә сәнгатьле сөйләм педагогы булып эшли. Аның укучысы Иван Остроумов бихисап иҗади бәйгедә катнашып, лауреат исемнәре яулый, ә соңрак телевидениедә алып баручы буларак таныла.

 

2014 елдан бүгенге көнгә кадәр Зифа Гәрәева Казанның Киров районында «Заречье» Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә сәнгатьле сөйләм дәресләре алып бара. Талантлы, тырыш укучыларының уңышлары белән горурлана. «Шаян ТВ»да уңышлы чыгыш ясаган Зәринә Муллахмәтова, Азамат Хәйретдиновлар – шулар арасында. 2024 елда укучысы Әнвәр Хәйретдинов Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылган Дәрдемәнд премиясенең беренче лауреаты булгач, остаз һәм шәкерткә Төркиянең Мәрмәрә университеты белән танышу мөмкинлеге тудырыла.

 

– Укучыларымның тормышта үз урынын табып, яраткан һөнәрендә халкыбызга хезмәт итүен, әдәбият һәм сәнгатебезне үстерүгә өлеш кертүен телим, – ди Зифа ханым.

 

 

ИЗГЕ ЮЛДА

 

Дәү әнисе оныкларының кечкенәдән күңеленә сеңдергән иман нуры, рухи көч биреп, гомер буена озата килә. Дини гыйлемен баету максатында, Зифа ханым башта Казанның «Шамил» мәдрәсәсендә белем ала, аннары 2019 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. 2022 елда аңа изге хаҗ сәфәрен кылырга насыйп итә.

 

Бүген ул абыстай буларак дини мәҗлесләр алып бара. Дәгъвәт кылганда халкыбызны динне өйрәнергә, Коръән буенча яшәргә өнди. Мөселман хатын-кызларын соңгы юлга озатуны шәригать кушканча башкаручы батыр йөрәкле ханым да әле ул. Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылган «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә хатын-кызлар арасында беренче урынга лаек дип табыла.

 

– Юлымда очраган мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләргә, дин өлкәсендә остазым Гөлсем ханым Закировага рәхмәтлемен, – ди Зифа ханым.

 

Ул үзен мәгърифәтче дип саный. Заманында сәхнә репертуарындагы Утыз-Имәни, Дәрдемәнд, Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатын, Гариф Мөхәммәтшин, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Резеда Вәлиева, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Фирая Зыятдинова, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Ихсанова шигъриятен, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Харрас Әюпнең туган тел, татар җыры, гармун турындагы шигырьләрен, Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасын һ.б. тамашачыга җиткергән, халык авыз иҗатыннан «Тукай моңы», «Сөембикә» монологын яратып сөйләгән нәфис сүз остасы әлеге әсәрләрне бүген үз укучыларына җиткерә. Бай әдәбиятыбыз, милли әсәрләребез аша туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

 

2023-2026 елларда ул «Җәлил укулары» халыкара бәйгеләренең лауреаты булды. 2025 елда Казанның «Ел хатын-кызы» бәйгесендә «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулады. 2025 елда Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенең Мөхлисә Бубый фотосурәте төшерелгән «Татар булуым белән горурланам!» медале белән бүләкләнде.

 

– Бүгенге концерт, тамашаларда мәшһүр шагыйрьләребезнең әсәрләре еш яңгырамаганга борчылам. Матур әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләр сәхнәдә, радио һәм телевизион тапшыруларда ешрак яңгырасын иде. Халык зәвыклы әсәрләргә сусаган. Шуңа мин Коръән мәҗлесләрен мөмкин кадәр татар классик әсәрләре белән бәйләп алып барам. Шөкер итеп яшәү – төп кыйблам», – ди Зифа ханым.

 

Зифа Гәрәева татар халкының бай мәдәнияте, сәнгате һәм әдәбияты белән горурланып, шул хисләрне укучыларына, халыкка җиткерергә омтыла. Ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы белән берлектә оештырылган концертларга килергә тырыша, арабыздан киткән сәнгать әһелләрен искә алу чараларында катнаша. Ихлас һәм шат күңелле Зифа ханым, тормыштан беркайчан да зарланмыйча, кызы Алсу һәм улы Азатның уңышларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши. Юбилярыбызның гомер бәйрәме котлы булсын!

 

 

Алсу ХӘКИМОВА, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи