Бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үскән бәхетле буын кешеләре без.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
Авылыбыздан өч чакрым ераклыкта урнашкан Әнәк урманына бару үзе бер батырлык санала иде, чөнки урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар бит! Ул чокырның кырыннан узарга да курка идек. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, монда шүрәлеләр бар, дип, куркыныч итеп сөйли иделәр. Имеш, Шүрәле чыгып сине алып китәргә һәм кытыклап үтерергә мөмкин. Хәзер аңлашыла: бу, әлбәттә, атааналар хәйләсе булган. Үзләре көне-төне эштә, балалар теләсә кайда йөрмәсен өчен, ярдәмгә чокырдагы Шүрәле килгән.
Тукай кадәр Тукай:
«Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул,
Күктә ни булмас дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» –
дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Куркабыз, зурлардан башка аяк та атламыйбыз ул якка. Шүрәленең кыяфәтен дә Тукай язганча күзаллыйбыз, аеруча куркытканы – «маңлаенда мөгезе» һәм «ярты аршыннан озын бармаклары». Иң кызыгы шул: күңел түрендә «Шүрәлебез һаман да шунда яшәп ятмый микән?» дигән шик хәзергәчә яши...
Тукай дөньясы, үзем хәреф таный башлаганчы ук, апаларымның әкиятләрне кычкырып укуыннан кереп калган булса кирәк. Малайлар арасында: «Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән», – дип үртәшүләребез, «Әйдәле Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор», – дип, этебезне өйрәтеп маташуларыбыз уен гына булса да, яшьләй тырышырга кирәклеге, эш беткәч кенә уйнарга яравы һәм башка үгетнәсыйхәтләр күңелләребезгә шулай сиздермичә генә сеңеп барган, күрәсең. Һәрхәлдә, гомер буена Тукайга мөкиббәнлегемне башкача аңлатып та булмый.
Кордашларымның күбесе минем белән, мөгаен, килешер, укырга дип, беренче тапкыр Казанга: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» – дип барып кердек, «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур», – дип, тырышып-тырышып, белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык.
Яши-яши шунысы аңлашыла: Тукай гел янәшәбездә! Даһи Тукаебез, үз язмышының бик ачы булуыннанмы, бу дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлап, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны да әзерләп куйган кебек тоела. Әйе, моны аңлар өчен күп еллар кирәк булды. Сүз дә юк, мин үземне Тукай иҗатының белгече дип санамыйм, шуны искәртеп куясым килә: максатым аның иҗатына бәя бирү түгел, күңел түрендәге үз Тукаем хакында сөйләү. Дөресен әйтим, Габдулла Тукайның шәхси китапханәмдәге китапларын кулыма алып, иркенләп укып утырырга элегрәк һич вакытым җитмәде. Әмма балачактан ук яттан белгән шигырьләренең вакыт-вакыт, төрле вазгыятьләрдә телемә килгән чаклары булды.
1990 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан торып фикерләрен кыю җиткерә белгән аңлы, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә рәхмәтлемен.
«Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без», –
дип белдерде алар, Тукайга ияреп.
Шул еллардагы бер митингта «Син, Шәймиев, татармы соң?» дигән лозунгны күреп:
«Җырлап торам торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да», –
дип Тукайча әйтәсе килде.
Рус белән татар арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә җавапны Тукай бирде:
«Рус белән гомер кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме бу тарихи бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...»
Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткәндә дә тәвәккәллекне Тукай юлларыннан таптык:
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!»
Иң катлаулы мизгелләрдә Тукайча фикерләдек:
«Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!»
Беренче татар конгрессында шыгрым тулы зур залның аягүрә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә: «И туган тел, и матур тел», – дип җырлавы хәзер дә күз алдымда тора. Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның «Туган теле» әнә шулай яңадан берләштереп куйды.
Инде соңрак, «кара йөзләр» безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, ирексездән шушы юллары искә төште:
«Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл)...
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если лучше вам,
Туда сами пожальте, господа!»
Борынгы Болгарны яңарту белән шөгыльләнә башлагач та, Тукай томнарын актардым. Бөек Болгарның аның иҗатында чагылмавы мөмкин түгел, әлбәттә, табылды аның сүзе. Аны халыкка җиткерү өчен бик күркәм җай да килеп чыкты. 2014 елда, Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергәч, август аенда ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова сертификат-шәһадәтнамә тапшыру өчен Татарстанга махсус килде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы тантанада үз чыгышымда болай дидем:
«Борынгы Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе – халкыбызның дөньякүләм танылуына тагын бер зур адым... ЮНЕСКО тамгасы татар халкының үз тарихын бәяләүче, саклаучы, ихтирам итүче, аның кадерен белүче үрнәк халык икәнен күрсәтеп тора һәм торачак. Барыгызны да шушы күркәм вакыйга белән котлыйм!
Бөек Тукаебыз, бүгенге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, моннан 110 ел элек болай дип язып калдырган:
«Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;
Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен».
Язмамны Шүрәле чокыры дип башлаган идем, Тукай әйтмешли, «Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле». Һәм моның бер хикмәте бар.
Татарстан Президенты вазифасында чагында бик күп илләрдә булырга, андагы икътисад-сәясәт торышын гына түгел, халыкларының гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти образларын да күрергә туры килде. Гадәтем шундый: берәр халыкта дөньякүләм күренекле сәнгать әсәре күрсәм, башыма гел бер уй килә: үзебезнең татарда моңа тиң көчле һәм тәэссирле әсәр бармы? Күп очракта табам да горурланам: талантлы безнең халык!
Бервакыт миңа атаклы француз скульпторы Жак-Луи Готьеның Россиядәге Касли заводында чуеннан коелган ике мәшһүр сынын бүләк иттеләр: Дон Кихот һәм Мефистофель. Сынчы аларны парлы итеп ясаган: берсе – Игелек, икенчесе – Явызлык образы. Каршыма бастырып куйдым да, гадәттәгечә, уйлана-эзли башладым. Бездә бармы шулай коеп куярлык персонажлар? Әдәбиятыбызны, халык аваз иҗатын барлап чыкканнан соң, кинәт башка килде: Шүрәлебез бар, ләбаса! Татар һәм гомум төрки мифологиясе персонажы, урман заты, Тукайның «Шүрәле» поэмасы аркасында дан казанган күренекле героебыз. Күбесенчә явыз рух дип кабул ителсә дә, Тукай аны яратып тасвирлаган кебек, үзенең шактый язмаларын Шүрәле псевдонимы астында нәшер итүе дә шул хакта сөйли түгелме? Шүрәле берсенә дә охшамаган, үзенә бер төрле әкәмәт: явыз булса да, Мефистофель кебек иблис түгел, беркатлы булса да, Дон Кихоттай хыялый түгел. «Карак-угъры түгел», «шулай да бик үк тугъры түгел», – дигән Тукай үзе.
Әдәбиятыбызда, сәнгатебездә иң киң чагылыш тапкан әкияти герой да – шул ук Шүрәле. Бөек Бакый Урманчедан башлап хәзерге заман рәссамнарына кадәр күзалласак, Шүрәленең нинди генә образлары юк! Бервакыт Кырлай музее янындагы Ия елгасы ярында Шүрәленең агач ботакларыннан ясалган сыннарын күреп сокланган идек. Инде Камал театры каршына килеп утырган Былтыр белән Шүрәлене дә, Шүрәле катнашында күпме спектакль-тамашалар куелганын да исәпкә алсак, бу геройга карата игътибарның артканнан-арта баруы көн кебек ачык.
Ә инде дөньякүләм мәшһүрлегенә килсәк, хәзерге көндә тәүге һәм иң танылган татар балеты – Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се. Мәгълүм булганча, 1950 нче елларда Ленинградның С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында (хәзерге Мариинский театр) куелгач, «Шүрәле» ил һәм дөнья буйлап сәяхәт иткән: Мәскәү, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Саратов, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск театрларында куелган, Германиягә, Польшага, Албанияга, Болгариягә, Румынияга, Чехословакиягә, Монголиягә кадәр барып җиткән. Төп партияләрне Майя Плисецкая, Юрий Григорович кебек күренекле бию осталары башкарган.
Тугандаш казакъ дусларыбыз инде ике ел элек 50 һәм 500 тәңкәлек көмеш тиеннәренә Шүрәле белән Былтыр рәсемен уйганнар икән. Шәп идея. Берни әйтеп булмый – уртак Шүрәлебез... Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманының калку бер үзенчәлеге – кешенең күп нәрсәне визуаль рәвештә, ягъни карап-күреп, «бренд»лар, символлар аша кабул итүе. Шул сәбәпле сорау туа: Тукай үзебезнеке икән, аның Шүрәлесен дә милли символларыбызның берсе дәрәҗәсенә күтәрер вакыт җитмәде микән?
Йомгаклап әйткәндә, Тукай иҗаты – мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе. Милләтебезне саклау һәм үстерү өчен һәрберебез үз урынында Тукай кодексы буенча эш итәргә тиеш. Бу таләпне алдыбызга бүгенге глобаль дөнья куя.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала