Республикада Уку өчен 4 минут

Уртак тамырлар, үзгә моңнар

Татарстан Язучылар берлегендә (РФ Язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе) Россия халыкларының милли әдәбиятларына багышланган конференция оештырылу уңаеннан

 

 

25-26 июньдә Казанда РФ Язучылар берлеге тарафыннан Идел буе, Урал, Төньяк-Көнбатыш федераль округлары һәм Алтай төбәкләрендә яшәүче халыкларның милли әдәбиятларына багышланган конференция оештырылды. ТР Язучылар берлегендә (2025 елның октябреннән РФ Язучылар берлегенең төбәк бүлеге булып тора) үткән сөйләшүдә 12 төбәктән вәкилләр катнашты. Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында милли әдәбиятларны үстерүгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләргә багышланган бу икенче конференция. Ноябрьгә кадәр шундый ук очрашулар башка төбәкләрдә дә узачак. Аларның нәтиҗәсе буларак бүгенге көн язучы һәм шагыйрьләрнең рус теленә тәрҗемәдә әсәрләре тупланган альманах нәшер ителәчәк.

 

Казанда Россия халыкларының милли әдәбиятларына багышланган конференция булды. Анда милли телләр, әдәбиятларның язмышы турында уйланып, төрле төбәктән килгән язучы, тәрҗемәче, галим һәм җәмәгать эшлеклеләре фикер алышты. Әлеге конференциядән соң, Идел-Урал төбәге халыкларының татар әдәбияты, матбугаты һәм Казанның фәнни мохите белән бәйләнешләренә караган кайбер тарихи фактларны искә төшерәсе иттем. Чөнки бу фикерләр безнең уртак мәдәни хәтеребез өчен әһәмиятле.

 

Сүзне әлегә Идел-Урал төбәге халыклары турында гына алып барырбыз. Бу эшне принципиаль бер фикердән башларга кирәк: Идел-Урал төбәге халыкларының әдәби-мәдәни багланышлары тарихи, территориаль, көндәлек аралашып яшәү тәҗрибәсе ягыннан табигый рәвештә формалашкан. Татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм башка күрше халыклар гасырлар буе бер җирлектә яшәгән, бер-берсенең телен ишеткән, базар-ярминкәләр, авыл һәм шәһәр мохитендә, уку йортларында, хәрби хезмәттә, матбугат һәм нәшрият тирәсендә аралашкан. Шуңа күрә аларның әдәбиятлары арасында охшашлыклар да, үзенчәлекләр дә бик табигый. Бу охшашлыкларның иң борынгы катламы фольклорда күренә. Идел-Урал халыклары авыз иҗатында уртак сюжетлар, охшаш геройлар, бер-берсенә аваздаш мотивлар күп. Ләкин бу уртаклык бертөрлелек дигән сүз түгел. Бер үк сюжет төрле халыкта төрлечә яңгырый: кайдадыр милли караш көчлерәк ачыла, кайдадыр дини күзаллау үзгәреш кертә, кайдадыр көнкүреш, табигатькә мөнәсәбәт, гаилә һәм җәмгыять турындагы карашлар алга чыга. Нәкъ менә шушы уртаклык белән аермалык арасы әдәбиятчы галимнәр өчен кызыклы да. Мисалга, «Айдагы Зөһрә кыз» легендасын гына алыйк. Татар фольклорында ул үги ана кулында тәрбияләнгән кыз язмышы, ялгызлык, рәнҗү, күк җисемнәренә бәйле мифологик күзаллау мотивлары аша кабул ителсә, чуваш халык авыз иҗатында үги ана хәтта сихерче сыйфатында ачыла. Бер үк сюжет эчендә милли караш, тормыш тәҗрибәсе, явызлыкны аңлату рәвеше үзгәрә. «Камыр батыр» әкияте дә – шундый ук мисал. Төрле халыклар әкият традицияләрендә билгеле булган бу сюжетта могҗизалы туу, камырдан ясалган баланың батырга әверелүе, гаилә, тугрылык, көч һәм явызлыкны җиңү мотивлары бергә үрелә. Монда борынгы мифологик катлам да, эпик батырлык традициясе дә, халык педагогикасы да күренә. Әмма халыкларның үзләренә генә хас рухы, фикер сөреше, яшәү рәвеше әкиятләрдәге бик кечкенә генә детальләрдә дә бик үтемле итеп җиткерелә. Шушы нечкәлекләр вакыт-вакыт гаҗәпләнү катыш соклану тудыра.

 

Пугачев восстаниесе турындагы җыр, бәет, легендалар да Идел-Урал халыклары фольклорындагы уртак тарихи хәтерне күрсәтә. Пугачев армиясендә татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва һәм удмуртлар иңгә-иң торып көрәшә. Башкорттагы Салават Юлаев, татардагы Бәхтияр Канкаев кебек исемнәр халык хәтерендә саклана. Татар бәетләрендә, мордва җырларында, удмурт әкиятләрендә, чуваш җырларында Пугачев образы төрлечә сурәтләнсә дә, төп мәгънә охшаш: халык гаделлек эзли, золымга каршы торучы көчле юлбашчы турында хыяллана. Татар җырларында Пугачевка соклану, аны халык яклаучысы итеп күрү ачык сизелә. Мордва җырында Пугачев «казакларны да, русларны да, мукшыларны да җитәкли, эрзяннарны һәм татарларны да үзе артыннан чакыра», дип сурәтләнә. Бу инде бер генә милләт каһарманы түгел, уртак социаль өметне, уртак хыялны гәүдәләндергән образ. Шуңа күрә фольклорны чагыштырып өйрәнү безгә әдәби сюжетларның гына түгел, ә тарихи аңның да уртаклыгын күрсәтә. Пугачев темасы белән генә дә чикләнмичә, Идел-Урал халыкларының фольклорында соңрак күтәрелешләр дә эз калдыра. Чуваш һәм мари крестьяннарының 1842 елгы Әкрам восстаниесе, рус һәм татар крестьяннарының 1861 елгы Бездна восстаниесе, шул ук елда Мордовиядә булган Кәнде восстаниесе халык хәтерендә җыр, хикәят, риваятьләр рәвешендә яши. Бездна восстаниесе турында рус халык хикәятендә: «Телләре төрле булса да, моң-зарлары бер иде», – дигән мәгънәдәге юллар бар. Бу сүзләр Идел-Урал халыкларының уртак социаль язмышын гаять төгәл аңлата. Димәк, Идел-Урал буе халыклары әдәбиятларын өйрәнгәндә без һәрвакыт ике яссылыкны бергә күрергә тиеш: уртак тарихи-мәдәни җирлек һәм һәр халыкның кабатланмас милли үзенчәлеге. Бу ике яссылык бер-берсен юкка чыгармый, киресенчә, берберсен баета.

 

XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башы бу багланышларны яңа баскычка күтәрә. Фольклор әсәрләрендә бәйләнешләр күбрәк халык хәтере, телдән-телгә күчкән сюжетлар, көнкүреш һәм йолалар аша барса, мәгърифәтчелек дәверендә алар уку йортлары, китап, газета, календарь, фәнни җәмгыятьләр аша ныгый. Бу урында Казанның роле аеруча зур. Казан татар халкының мәдәни үзәге генә түгел, Идел-Урал төбәгенең күпмилләтле мәгърифәт мәркәзе дә була. 1872 елда ачылган Казан укытучылар семинариясе – моңа дәлил. Тарихи материалларга караганда, ачылган дәвердә семинариядә 198 кеше белем алган: аларның 68е – рус, 22се – татар, 23е – чуваш, 26сы – мордва, 15е – удмурт, 17се – мари, 3се – башкорт, шулай ук казакъ, коми, якут, калмык һәм башка халык вәкилләре. Бу саннар Казанның чын мәгънәсендә күпмилләтле белем үзәге булуын күрсәтә. «Tatarica – Татар энциклопедиясе» мәгълүматлары бу картинаны тагын да тулыландыра: үз вакытында Казан укытучылар семинариясен гомумән 1500 кеше тәмамлый: алар арасында 686 рус, 243 керәшен-татар, 179 чуваш, 128 мари, 110 мордва, 70 удмурт, 36 коми һәм коми-пермяк, шулай ук якынча 100 калмык, казакъ, якут, хакас, алтай, шор, корея һәм башка халык вәкилләре була.

 

1874 еллардан семинария каршында чуваш, мари, мордва, удмурт үрнәк башлангыч мәктәпләре эшләве дә очраклы түгел: бу мәктәпләр милли телдә укыту тәҗрибәсен, педагогик кадрлар әзерләүне, киләчәк милли интеллигенцияне формалаштыруны тәэмин иткән. Әлбәттә, ул чордагы семинарияләр миссионерлык сәясәтен үзәккә куя. Әмма тарихның парадоксы шунда: алдынгы карашлы яшьләр дөньяви белем ала, рус һәм Европа мәдәнияте белән таныша, үз халкының телен, фольклорын, мәгарифен үстерү өчен кирәкле җирлек туплый. Шулай итеп, Казан Идел-Урал халыклары милли интеллигенциясе формалашуда әһәмиятле урын били.

 

Семинарияне тәмамлаучылар арасында төрле халыкларның күренекле зыялылары бар. Мордва мәдәнияте эшлеклеләре А.Ф.Юртов, М.Е.Евсевьев, З.Дорофеев, П.Глухов, И.Кривошеев; удмуртлардан И.С.Михеев, И.В.Яковлев, Гавриил һәм Михаил Прокопьевлар, Д.Корепанов; марилардан С.Г.Чавайн, В.М.Васильев, В.Мухин, А.Эшкинин һ.б. үз халкының мәгарифе, теле, фольклоры, әдәбияты үсешенә зур өлеш кертә. Бу исемнәрнең һәркайсы артында тәгаен бер халыкның мәгърифәт тарихы, беренче дәреслекләре, беренче әдәби тәҗрибәләре, беренче фәнни эзләнүләре тора.

 

Фикерне аерым язмышлар аша да дәлилләргә мөмкин. Мәсәлән, удмурт әдәбияты тарихында Кедра Митрей зур урын тота: ул Казан укытучылар семинариясендә белем ала, беренче иҗат тәҗрибәләрен дә шул мохитка бәйли. Аның автобиографик характердагы «Авыру чор баласы» повесте укытучылар семинариясендә укыган еллар тәэсирендә языла башлый. Анда XX гасыр башындагы катлаулы җәмгыять, яшьләрнең рухи эзләнүләре, уку йорты атмосферасы, халык тормышы тасвирлана. Удмурт поэзиясенә нигез салучыларның берсе саналган Ашальчи Окиның (Акилина Григорьевна Векшина, 1898-1973) да Казан университетында (медицина факультеты) белем алуы әһәмиятле: ул табибә генә түгел, шагыйрә дә була. Ул иҗатында удмурт хатын-кызы язмышы, туган як матурлыгы, заман үзгәрешләрен сурәтли. Бу мисаллар Казанда алынган белемнең милли әдәбиятлар өчен әһәмиятен күрсәтә.

 

XX гасыр башында, 1905-1907 еллар борылышы йогынтысында милли матбугат үсеше аеруча активлаша. Казан бу чорда күрше халыклар өчен типографияләр, редакцияләр, милли сүзне бастыру һәм тарату мәйданына әверелә. Г.Тукайның:

 

И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби...

... Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп... – дигән юллары Казанның шул чордагы мәгърифәтчелек миссиясен бик төгәл ача.

 

Чуваш матбугаты тарихында Казанның урыны аеруча күренекле. 1906 елда Казанда «Хыпар» газетасы чыга башлый. Аерым мәгълүматларга караганда, ул чуваш телендә беренче газета булып, чуваш журналистикасына нигез сала, 1906 елның 8 гыйнварыннан 1907 елның 27 маена кадәр Казанда басыла. Чувашия Республикасында сакланган архив материалларында да «Хыпар»ның Казанда Н.В.Никольский инициативасы белән чыгарылуы, аның программасында хөкүмәт хәбәрләре, хәзерге вакыйгалар, төрле милләт тормышы, авыл хуҗалыгы, мәктәп, хикәяләр, тәрҗемә әсәрләр, китап яңалыклары кебек бүлекләр булуы күрсәтелә. Бу фактның әһәмияте зур: беренче чуваш газетасының Казанда чыгуы татар башкаласының чуваш милли җәмәгатьчелеге өчен дә сүз мәйданы булуын күрсәтә. Газета чуваш язучылары, журналистлары, укытучылары өчен беренче мәктәп вазифасын үти.

 

Казанда мари һәм удмурт телләрендәге беренче матбугат басмалары – «Мари календаре» (1907-1913) һәм «Удмурт календаре» (1906-1910) дөнья күрә. Бу басмаларда марилардан В.Васильев, С.Чавайн, Г.Кармазин, удмуртлардан М.Прокопьев, Г.Можгин һәм башкалар актив катнаша. Календарь ул чорда гади дата күрсәткече генә түгел, халыкка белем тарату, милли телдә уку күнекмәсен ныгыту, көнкүреш, сәламәтлек, хуҗалык, әхлак, фольклор һәм әдәби материалларны халыкка җиткерү чарасы була. Мари календаре тарихы аеруча кызыклы. К.Васин билгеләп үткәнчә, «Мари календаре»н чыгару идеясе аның нәшире һәм редакторы В.Васильевта күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри эшчәнлеге белән якыннан танышу тәэсирендә туа. Бу очракта без татар мәгърифәтчесенең турыдан-туры рухи тәэсирен күрәбез. Каюм Насыйри календарьлар, фәнни-популяр язмалар, халык авыз иҗатын җыю, тел һәм тарих өлкәсендәге хезмәтләре белән татар җәмгыятенә генә түгел, күрше халык зыялыларына да үрнәк бирә. Шуңа күрә мари календарен Каюм Насыйри тәҗрибәсенә таянып чыгару – татар мәгърифәтчелеге моделенең күрше халык мәдәниятендә иҗади үзләштерелүе дигән сүз.

 

Мари мәдәнияте үсешендә Казанның йогынтысы моның белән генә чикләнми. Казанда мари халкы өчен мәктәпләр, уку йортлары ачыла; мари грамматикасы, алфавит, фольклор, этнография буенча беренче хезмәтләр дөнья күрә. Казан университеты каршындагы тарих һәм этнография җәмгыяте мари халкының тарихын, көнкүрешен, дини карашларын, җырларын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

 

Казан уку йортларында С.Г.Чавайн, В.М.Васильев кебек шәхесләр белем ала, алар соңыннан мари әдәбияты, тел белеме, фольклористикасы үсешендә зур роль уйный. Мари әдипләре Василий Мухин һәм Сергей Чавайнның татарлар турында әйткән фикере дә бик мәгънәле. В.Мухин истәлекләрендә шундый бер күренешне тасвирлый: алар С.Чавайн белән «Кәрван-сарай» кунакханәсендә татар зыялыларының кызу әңгәмәсенә тап була. Татарлар актуаль сәяси мәсьәләләр, дөньякүләм әһәмиятле проблемалар турында фикер алыша. Шунда В.Мухин Чавайнга: «Күрәсеңме: татарлар ничек зурдан кубып фикер йөртә. Безгә дә алардан калышырга ярамый», – ди. Бу сүзләрдә көндәшлек түгел, иҗади уяну, үрнәк алу, үз халкың өчен дә шундый ук киң офыклар ачу теләге сизелә.

 

Әдәби параллельләр тагын да кызыклырак. ХХ йөз башында Идел буе халыклары тормышындагы социаль-сәяси шартларның уртаклыгы аларның әдәбиятта идея-эстетик якынлыгына да китерә. Г.Тукай, К.Иванов, С.Чавайн иҗатларында уртак мотивлар байтак. Мәсәлән, хатын-кыз язмышы, халыкчанлык, иреккә омтылыш темалары Г.Тукайның «Татар кызларына», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Хатыннар хөррияте» кебек әсәрләрендә, К.Ивановның «Нарспи» поэмасында, С.Чавайнның «Ярлы хатыны» кебек әсәрләрендә төрле милли төсмерләрдә яңгырый. Монда охшашлык сюжет кабатлауда түгел, заманның уртак социаль-әхлакый мәсьәләләрен һәр халыкның үз поэтик теле белән күтәрүдә. Г.Тукай, К.Иванов, С.Чавайн иҗатларының тормышчанлыгы аларның тирән халыкчанлыгында да күренә. Алар фольклор образларына, халык поэтикасына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Тукай да, Чавайн да 1907 елда халык әкияте материалларына нигезләнеп «Шүрәле» һәм «Вувер» поэмаларын яза. Беренчесендә тапкыр егет Былтыр Шүрәлене җиңсә, икенчесендә мари крестьяны кыюлыгы һәм тапкырлыгы белән әкияти кара көч Вувердан өстен чыга. Ике очракта да шагыйрьләр кеше акылына, тапкырлыкка, халыкның рухи көченә дан җырлый.

 

Г.Тукайның шәхесе, шигърияте күрше халык әдипләренә нык тәэсир итә. Казакъ әдәбияты аксакалы С.Муканов, Октябрь алды елларында төрки халыкларның күп кенә әдипләре һәм шагыйрьләре Тукай әдәби мәктәбен үтте, дип бәяли. Ул Сәйфи Кудаш, Солтан-Мәхмүд Торайгыров, Сабит Дунантаев, Бәимбәт Майлин, Фитрат, Чулпан, Абдулла Кадыйри, Садриддин Айни, Берды Кербабаев һәм башка күп кенә әдипләрне Тукай йогынтысына бәйләп карый. Бу фикерне турыдан-туры Идел-Урал буе халыклары әдәбияты тарихына да күчерергә мөмкин. Чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның кызыклы бер истәлеге сакланып калган. Туган авылына кунакка кайткач, ул колхоз идарәсендә Габдулла Тукай белән Константин Иванов портретларының янәшә куелуын күрә. Ике халык һәм ике әдәбият дуслыгын гәүдәләндергән бу күренеш аны дулкынландыра һәм соңыннан «Таңнан таңга» лирик поэмасында чагылыш таба. Чуваш әдәбиятчыларының «Чувашиядә Тукайны бик яраталар, ихтирам итәләр. Еш кына: “Тукай – татарның Константин Ивановы ич ул”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә», дигән фикере дә татар шагыйренең Идел буе әдәбиятлары өчен уртак рухи көчкә әйләнүен күрсәтә.

 

Г.Тукай, К.Иванов, С.Чавайнны алдынгы рус мәдәниятенә тирән мәхәббәт тә якынайта. Алар А.Пушкин һәм М.Лермонтовны зур хөрмәт белән кабул итәләр, алардан иҗади рәвештә өйрәнәләр.

 

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам, – дип яза Тукаебыз.

 

Әмма Г.Тукай Пушкин һәм Лермонтовтан ирекле тәрҗемәләр ясаганда милли поэтиканы саклый, чыганакны татар укучысына якынайта, милли колорит белән баета. Бу – милли әдәбиятның башка әдәбияттан өйрәнеп тә үз йөзен югалтмавының күркәм үрнәге.

 

Башкорт һәм татар әдәбиятлары арасындагы мөнәсәбәтләр аерым зур тема. Биредә тел якынлыгы гына түгел, уртак дин, мәдрәсә традициясе, китап һәм матбугат киңлеге, фольклор, җыр, дастан, шәҗәрә, тарихи хәтер зур роль уйный. Башкорт халкы белән тыгыз элемтәләр ике әдәбиятта да мавыктыргыч әсәрләр тууга сәбәп булып торды. Моның өчен башкорт халкының күңел киңлеген, җор табигатен зур ихтирам белән сурәтләгән Әмирхан Еники иҗатын искә төшерү дә җитә.

 

Кайбер күрше әдәбият вәкилләренең тормышы һәм иҗаты да Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Мисал өчен, чуваш әдәбиятыннан М.Сеспельның яшьлеге Татарстанда үтә, егерменче елларда ул Тәтештә укый һәм эшли; Н.Шелеби Татарстанда туа, С.Эльгер Казанда укый. П.Хузангай исә Татарстан җиренә аеруча нык бәйле: ул биредә туа, укый, гомеренең ахырына кадәр бу җир белән элемтәсен өзми, татар язучылары белән якыннан аралаша. Чуваш язучысы А.Талвир да озак еллар Казанда яши һәм иҗат итә.

 

Икенче яктан, күрше республикалар да аерым татар әдипләре өчен кадерле туган җир булып тора. Башкортстанда Г.Ибраһимов, Ф.Кәрим, Ә.Фәйзи, М.Әмир, Ә.Еники кебек татар әдипләре дөньяга килә. Мордовиядә Ш.Камал, Һ.Такташ, Г.Әпсәләмов туа. Чуваш җиреннән Ф.Бурнаш үсеп чыга. Бу фактлар географик белешмә генә түгел: алар әдәбиятларның чикләр аша, бер-берсенә үрелеп үсүен күрсәтә.

 

Советлар идарәсе чорында бу бәйләнешләр башка форма ала. 1918 елда Казанда чувашларның беренче профессиональ театры формалашуы, шул ук елларда чуваш телендә «Канаш» газетасы, 1919 елда иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис «Таң» журналы чыга башлавы, 1918 елда Алабугада удмурт телендә «Яшен», 1919 елда Казанда «Кызыл сугышчы» газеталары басылуы милли театр, нәшрият, фәнни тикшеренүләр системасы барлыкка килүенә юл ача. Бу исемнәрне санап чыгу гына да Казан һәм аның тирә-ягындагы мәдәни мохитнең никадәр күптелле булуын күрсәтә: бер үк вакытта төрле халыклар үз газеталарын, үз театрларын, үз әдәби сүзен булдырырга омтыла.

 

Егерменче елларда язучыларның шәхси бәйләнешләре дә мөһим роль уйный. 1923 елда Мәскәүдә оештырылган СССР халыкларының үзәк нәшрияты – Центриздат – бу бәйләнешләрне ныгытуда зур мәктәп була. Ул матур әдәбиятны 32 телдә чыгара. Аның милли секцияләрендә татарлардан М.Җәлил, Ә.Фәйзи, М.Максуд, М.Галәү; марилардан М.Кузнецов, Н.Орлов, Ал. Ток; мордвалылардан З.Дорофеев, П.Кириллов; удмуртлардан А.Багай, К.Герд; чувашлардан Я.Ухсай, П.Хузангай, А.Талвир эшли. П.Хузангай соңрак Центриздатны үз буыны милли язучылары өчен «трамплин» дип искә ала: коридорларда татарлар Муса Җәлил һәм Әхмәт Фәйзи, удмуртлар Кузебай Герд һәм Ашальчи Оки, марилар Яныш Ялкайн һәм Ал. Ток, чувашлар Иван Курак һәм Николай Шубоссини очраша, таныша, бәхәсләшә, бер-берсенең иҗатын күзәтә.

 

Муса Җәлил белән мари язучысы Яныш Ялкайн дуслыгы да – бу багланышларның матур мисалы. Мәскәү университетында укыганда М.Җәлил Я.Ялкайн белән якыннан аралаша, аның рухи үсешенә көчле йогынты ясый, ВЛКСМ Үзәк Комитетының милли секторында эшләгәндә аны шунда тарта. Соңыннан Я.Ялкайнның «Шәһәр» повестенда мари егете Ачин һәм аның татар дусты Хәсән Рәшитов образларында бу дуслыкның әдәби чагылышы күренә; Хәсән Рәшитов образында М.Җәлил сыйфатлары гәүдәләнә.

 

Егерменче еллар әдәбиятларында уртак темалар да көчле була: революция, гражданнар сугышы, яңа герой, яңа хезмәт кешесе, халыклар дуслыгы. 1924 елда башкорт Д.Юлтый, марилар Н.Мухин һәм С.Чавайн, мордвалылар З.Дорофеев һәм И.Кривошеев, татарлар Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, удмурт К.Герд, чувашлар С.Эльгер, Н.Шелеби һәм башкалар Ленин турында әсәрләр иҗат итә. Ленин образын биргәндә алар еш кына үз халыкларының фольклор образларына мөрәҗәгать итә: Д.Юлтый аны кояш белән чагыштыра, мари шагыйре О.Шабдар борынгы фольклор каһарманы «Он» белән бәйли. Әлеге әдәби лениниананың иң күләмлесе – Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы.

 

Ул чордагы милли әдәбиятларның бер-берсенә якын торуы уртак тема сайлауда гына түгел, шул темаларны үз фольклорына, үз поэтик традициясенә таянып хәл итүдә дә күренә. В.Маяковский йогынтысы да Идел-Урал әдәбиятлары өчен уртак мәктәп була. Төрле милләт шагыйрьләре бер үк вакытта диярлек аның «Сул маршы»н тәрҗемә итәләр: татарларда бу эшне беренчеләрдән булып Г.Кутуй, мариларда Ал. Ток, чувашларда П.Хузангай башкара. 1928 елда Маяковский Казанга килгәч, тәрҗемәчеләр аның белән очраша һәм шигырьне үз телләрендә укыйлар. Бу вакыйга В.Маяковскийның «Казан» шигырендә дә чагылыш таба. Димәк, Казан ул елларда тәрҗемә, поэтик тәҗрибә, милли әдәбиятларның бер-берсен ишетү мәйданы була.

 

Утызынчы елларда Идел-Урал әдәбиятларында эпик фикерләү, роман һәм повесть жанрлары үсә. Татар әдәбиятында Г.Ибраһимовның «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар», Ш.Камалның «Матур туганда», М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» әсәрләре; башкортларда Д.Юлтыйның «Кан», А.Таһировның «Кызылгвардиецлар»; чувашларда С.Эльгерның «Таң атканда», «Сугыш көннәре»; мариларда С.Чавайнның «Элнет», М.Шкетанның «Эренгер»; мордваларда В.Коломасовның «Лавгинов»; удмуртларда Г.Медведевның «Лоза кыры», М.Коноваловның «Җәрәхәтле йөз» романнары – болар барысы да халык массаларының иҗтимагый аңы уянуын, яңа тормыш өчен көрәшкә килүен сурәтләүдә проблематик яктан якын тора.

 

Бөек Ватан сугышы елларында халыклар дуслыгы темасы тагын да көчлерәк яңгырый. Мостай Кәримнең «Россиянмын» шигырендә, Хәсән Туфанның «Россияннар» әсәрендә, Педер Хузангайның «Хәсән Туфанга» шигырендә уртак ил, уртак язмыш, Идел буе халыкларының бердәмлеге зур поэтик көч белән гәүдәләндерелә. П.Хузангайның «Без мәңгегә бергә, Идел буе халкы» рухындагы юллары Идел образының уртак туган як символына әверелүен күрсәтә. Идел образы Хәсән Туфан һәм Педер Хузангай өчен – туган як, балачак, җыр, хәтер; мордва шагыйре Александр Мартынов өчен ул «Россиянең анасы»; Сибгат Хәким шигырьләрендә Идел Татарстан образы белән аваздаш. С.Хәким мари халкына булган мәхәббәтен дә туган яктагы татармари дуслыгы белән аңлата: «Һәр татарның мари ягында үз тосы – дусты булган», – дип искә ала ул. Аның «Мари карты Филипп» шигырендә татар Хәйрулла белән мари Филиппның гомерлек дуслыгы сурәтләнә, бәйрәм табынында аларның «татарча башлаган җырлары күп вакыт марича очлана».

 

 

***

 

Бу мисаллардан күренгәнчә, Идел-Урал халыклары әдәбиятларында дуслык темасы гомуми лозунг кына түгел, конкрет язмышлар, конкрет әсәрләр, конкрет образлар аша ачыла. Шуңа күрә Казанда узган конференцияне очраклы бер чара итеп кенә кабул итү дөрес булмас иде. Ул күп гасырлык тарихи процессның дәвамы булып тора. Бер гасыр элек Казанда беренче чуваш газетасы, мари һәм удмурт календарьлары, милли дәреслекләр, әдәби җыентыклар басылган булса, бүген шул традиция электрон альманахлар, тәрҗемә проектлары, зур басма җыентыклар, әдәби форумнар рәвешендә дәвам ителә.

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый конференцияләр әдәби процессны аңлау һәм формалаштыру мәйданына әйләнергә тиеш. Альманахларда бүгенге язучылар һәм шагыйрьләр үз әсәрләренең тәрҗемәләрен күрү мөмкинлеген алачак, иң мөһиме – язучылар, тәрҗемәчеләр, әдәбият белгечләре арасында тере иҗади диалог барлыкка киләчәк.

 

Бу фикер Казанның һәм татар язучыларының тарихи миссиясе белән аваздаш: Казан элек тә төрле милләт зыялыларын очраштырган, бүген дә шул ук эшне яңа шартларда дәвам итә. Мондый очрашуларда, әлбәттә, тарихи хәтернең тирән катламнары да яңгырарга тиеш. Чөнки милли әдәбиятлар бәйләнешен бүгенге исемнәр, бүгенге китаплар, бүгенге проектлар белән генә аңлатып булмый. Алар артында фольклор, мифология, дин, мәгърифәт, беренче газета, беренче календарь, беренче укытучы, беренче тәрҗемә, беренче әдәби тәҗрибә дә тора.

 

Без бу язмада бары Идел-Урал төбәгенә караган кайбер фактларны гына искә төшердек. Материал, әлбәттә, күпкә киңрәк: Төньяк Кавказ, Себер, Алтай, Ерак Көнчыгыш, Кырым, Урал арты халыклары белән дә әдәби-мәдәни бәйләнешләр аерым мәкаләләр сорый. Әмма Идел-Урал мисалы үзе генә дә бер нәрсәне ачык күрсәтә: милли әдәбиятлар бер-берсеннән аерылып түгел, аралашып, бәхәсләшеп, тәрҗемә ителеп, бер-берсенә таянып кына үсә ала. Әдәби сүз төрле телләрдә төрлечә яңгырый, әмма аларның уртак мәгънәсе бер – хәтерне саклау, мәдәниятне үстерү, күңелләрне бер-берсенә якынайту. Әгәр без бу зарурлыкны онытмасак, мондый чаралар, конференцияләр дә рәсми вакыйга булып кына калмас, чын мәгънәсендә рухи дәвамчанлык мәйданына әверелер.

 

Ләйлә МИНҺАҖЕВА, филология фәннәре докторы

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи