Салих Сәйдәшев һәм Илһам Шакиров музейлары ни хәлдә?

Марс ГАИТОВ, икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы
КОМПОЗИТОР ИҖАТ ИТКӘН ТАРИХИ ЙОРТ
Салих Сәйдәшев (1900-1954) – милли сәнгатебез үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр композитор, халык мәхәббәте лауреаты. Аның тормышка һәм Туган илгә намуслы хезмәткә дәрт, оптимистик рух бүләк иткән моңлы музыкасын, җырларын инде ничә буын милләттәшләр, шул исәптән без дә, ләззәтләнеп тыңлап гомер иттек, тәрбияләндек.
2025 елның 3 декабрендә композиторның тууына 125 ел тула. Киң җәмәгатьчелек, мәдәният, сәнгать оешмалары бу датаны югары дәрәҗәдә үткәрер дип өметләнәбез. Озакка (9 ел) сузылган төзекләндерү-реставрация эшләре, ниһаять, тәмамланып, Казандагы музее тулы көченә эшли башласа, әйбәт булыр иде. Бүгенге көндә Горький урамында урнашкан, XX гасыр башында театр бинасына терәлеп төзелгән әлеге бинаның икенче катында композитор 20 елдан артык яшәгән.
Россиянең музыкаль музейлары ассоциациясенә кертелгән, Татарстанның Милли музее филиалы булган Салих Сәйдәшев музее 23 ел (1993-2016 елларда) уңышлы эшләде, аңа халык сукмагы өзелмәде. 1904 елгы бина, авария халәтенә дучар булу сәбәпле, 2016 елда биредә төзекләндерү эшләре башланды. Музейның элекке мөдире Эльвира Низаметдинова белдерүенчә, 7 ел дәвамында төзәтү эшләре 80 процентка башкарылган. Инде экспозицияләрне яңартасы, яңа витриналар, җиһазлар сатып аласы, музыкаль инструментларны рәтләсе генә калган иде. Тик әлегәчә бу планнар тормышка ашмады. Музей ачылуга 30 ел тулу вакыйгасы якынлашканда без – дустым, вакытлы матбугатның актив хәбәрчесе Рәфкать Ибраһим белән аның инде 7 ел эшләмәвенә ачынып, чаң суктык, газеталарда яздык.
Ике ел элек яңа җитәкче вазифасына Айдар Әхмәдиев билгеләнсә дә, музей нишләптер һаман эшләми. Бөек композитор озак еллар яшәп иҗат иткән «Ак бүлмә» һаман буш тора. Музейның хуҗалары – Татарстан Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина да (2025 елның 27 октябреннән Милли музейның генераль директоры вазифасын башкаручы итеп ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлегенең элекке җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. – Ред.) әлеге мәсьәләгә битараф булды. Ачынып, тагын чаң сугабыз: «Әй, ятимләнеп калган Сәйдәш музее, бу бәладан кем килеп коткарыр сине?»
Башкалабыз соңгы елларда шау-гөр килеп тора: Казанда әледән-әле халыкара форумнар, җыеннар, күргәзмә-ярминкәләр үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр күп халык, кунаклар катнашуында гөрләп уза. Һәр елны башкалага – 4,5 миллион, борынгы Болгар шәһәрлегенә 1 миллионга якын турист килә. Алар нурлы, матур Казаныбызны карап, хозурланып, сокланып йөри, музейларга да керә. Шушы вәзгыятьтә Салих Сәйдәшев музее күпсанлы якташларны һәм кунакларны ачык йөз белән, куанып каршы алып, экскурсияләр үткәрсә, Татарстан һәм Казанның абруе тагын бер баскычка күтәрелер иде, минемчә.
Салих Сәйдәшев музеен һаман тулы көченә эшләтә алмау – гафу ителмәслек ялгышлык. Бу вәзгыятьне тиз арада төзәтеп, аны ачу мәгъкуль булыр иде! Бөек композиторның 125 еллык юбилеен үзе яшәгән, иҗат иткән тарихи йортта – музеенда югары дәрәҗәдә уздырырбыз дигән өметтә калабыз!
ИЛҺАМ ШАКИРОВ МУЗЕЕ БУЛЫРГА ТИЕШ
Бөек җырчыбыз, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров (1935-2019) белән без яшьтәшләр, мәктәп елларыннан башлап, гомер буе ахирәт дуслар, фикердәшләр булдык.
2025 елны аның моңлы җырларын, иҗатын яратучылар, 90 еллыгына нисбәтле итеп, «Илһам елы» дип атадылар. Бу истәлекле датаны Татарстан гөрләтеп, югары дәрәҗәдә үткәрә. Бигрәк тә сәнгатькәр ярты гасыр уңышлы эшләгән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе искиткеч күркәм зур концертлар оештырды. Сәхнәдә күренекле җырчылар, сүз осталарының чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Зур заллар шыгрым тулы булып, һәр концерт аншлаг белән узды.
Филармония шундый концертны, авылдашларын ихлас куандырып, бөек җырчының туган ягы – бүгенге Тукай районындагы Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында да куйды.
Татарстан радиосы һәм телевидениесенең Илһам Шакировка багышланган махсус тапшырулары сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде. Матбугатта шактый мәкаләләр дөнья күрде. «Җыен» нәшрияты «Илһам Шакиров» исемле фәнни-популяр китап бастырып чыгарды. Мин «Мәдәни җомга» газетасының 3 санында Илһам дустым турында хатирәләр белән уртаклаштым. Башка газеталарда татар һәм рус телләрендә чыккан язмаларымда бөек җырчының якты истәлеген, исемен мәңгеләштерү максатында гамәли тәкъдимнәремне игълан иттем.
YouTube интернет-видеоплатформасында махсус канал ачып, 5 видеотапшыруда Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләдем. Меңләгән кеше караган инде, рәхмәт хатлары килә. Быел Илһам Шакиров турында документаль фильм эшләнә, миңа да сүз бирделәр.
Юбилей елында артистның туган авылындагы музеен күрәсем килде, буш кул белән бармадым. Гомер буе бөек җырчы дустым турында матбугатта чыккан мәкаләләрне җыям. Шуларны һәм видеотапшыруларым тупланмасын музейга бүләк итү иде теләгем. Илһам Шакиров эшләгән филармониянең музее мөдире Алсу Хәкимова да кайбер материаллар бирде, музейга тапшыруымны үтенде.

Казанда Салих Сәйдәшев музее 1993 елда ачыла. /С.Камалетдинов фотосы
Яңа Бүләккә барып, музейга керим дисәм, ул ябык, эшләми икән. Алып барган материалларны авыл җирлеге башлыгы Мансур әфәнде Сагетдиновка тапшырдым, ул музейга бирермен, дип, озатып калды.
Бу музейның тарихына килсәк, 2001 елда Яңа Бүләк авылында ике катлы мәһабәт бина төзелә һәм анда «Илһам Шакиров иҗат йорты» ачыла. Җырчы вафат булгач (2019 ел), бу бинада авыл активистлары тырышлыгы белән Илһам Шакиров музее оештырыла. Шактый тузган музей бинасына 2022-2023 елларда сыйфатлы реконструкция үткәрелә.
Экспозицияне яңарту максатында экспонатларны 2022 елда вакытлыча Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музеена илтәләр. Дүрт ел үтсә дә, экспонатлар әле шунда, эшкәртү көтеп ята, шул сәбәпле Илһам Шакиров музее ябык, эшләми. Сораштыра торгач, 2024 елда шул мәгълүм булды – Алабуга музее җитәкчеләренә ул эшләрне башкару өчен финанс кирәк икән. Бу турыда мин Мәдәният министрлыгына хат яздым, минем хатны Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закировка юллаганнар иде. 2024 елның 2 июлендә ул имза куйган җавап хатында язылган: «2024 елда “Илһам Шакиров иҗат йорты”на (?) заманча технологияләр кулланып яңа экспозицияләр урнаштыру һәм ремонт эшләрен төгәлләү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирелде. Әлеге эшләр төгәлләнгәч, “Илһам Шакиров иҗат йорты” (?) янәдән эшли башлаячак». Инде 2025 елның сентябрь аена кердек, ә кайбер зарури эшләр әле һаман төгәлләнмәгән. Нишләптер музей «иҗат йорты» дип аталган!
Бөек җырчы, педагог, мәгърифәтче Илһам Шакировның сәнгатебез үсешенә керткән титаник хезмәте, татарларны берләштерү, милләтне саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарган гамәлләре, илебез казнасына китергән миллионнары аның туган авылындагы музеен нормаль эшләтү өчен саллы нигез, ләбаса! Сүз уңаеннан, башкалабыз Казанда да Илһам Шакиров музее булырга тиеш!

Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган экспозиция туплана башлаган иде. /С.Камалетдинов фотосы
Музей Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы филиалы санала. Алабуга шәһәрендә 16 музей-күргәзмә объектларын берләштергән шул зур оешма Илһам Шакиров музее экспонатларын нишләп 4 ел дәвамында яңартып, үз урынына китереп куя алмый икән? Бу хурлыклы вәзгыятьне ничек аңларга? Җитмәсә, Яңа Бүләктәге музейның мөдир штаты юк икән. Җитәкчесез ул эшли алмас кебек. Әлеге мәсьәләләрне уңай хәл итүгә Тукай районы хакимияте башлыгы Камил әфәнде Нәҗмиев тә булышыр дигән өмет бар.
Бу язмама йомгаклау сүзем һәм теләгем шул: милләтебезнең бөек шәхесләре – сәнгатькәрләр Салих Сәйдәшев һәм Илһам Шакиров музейлары нормаль хәлдә, даими эшләсеннәр иде!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА