Арчаның 2 нче урта мәктәбендә “ТатАрча күн мозаикасы: милли һөнәрне торгызу” проекты кысаларында традицион Казан җөе кулланып күн мозаикасы чигү буенча йомгаклау мастер-классы узды. Бу вакыйга милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проектның мөһим өлешенә әверелде.

Мастер-класста ел дәвамында «ТатАрча чигү»түгәрәгенә йөргән укучылар катнашты. Чарага укучылар гына түгел, кунаклар да — Айрат һәм Марина Солтановлар, уникаль һөнәр традицияләрен дәвам итүче танылган осталар да җыелды.
Тәҗрибәле оста Нәсимә апа Гайнуллина очрашуның аерылгысыз өлеше булды, ул укучылга күн чигү серләрен ачты. Аның киңәшләре һәм үгет-нәсихәтләре балаларга бу гадәти булмаган кул хезмәтенең нечкәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итте.
Мастер-класс балаларга үз эшләрен бәяләргә, хаталарны һәм җитешсезлекләрне күрергә, шулай ук киләчәк үсеш өчен мотивация алырга мөмкинлек бирде.
Проект Президент мәдәни инициативалар фонды һәм Татнефть хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала