Казанда Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе»сында язучы прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдиннең «Томан тозагында» (16+) исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә дөнья күрде.

Язучы Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» (16+) китабына кергән повестенда гади бер ир-егетнең тылдагы һәм фронттагы тормышы яктыртыла. Әсәр чынбарлыктан алып язылган. Төп герой – авторның махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган абыйсы. Повесть «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәргән «Геройлар янәшәдә» ачык әдәби конкурсы кысаларында иҗат ителгән. /Дамир Бәдриев фотосы.
Тантаналы чараны «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ачты һәм авторга котлауларын ирештерде. Аннан соң «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев һәм журналның проза бүлеге мөдире, язучы, шагыйрь Рафис Корбан сүз алды. Кичәне филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры язучы Хатыйп Миңнегулов дәвам итте. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров һәм Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова каләмдәшенә соклануларын ирештерде, иҗат уңышлары теләде. Казан федераль университеты галимнәре: филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева, шул ук кафедра доценты Гөлфия Гайнуллина чыгыш ясады. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова әсәргә әтрафлы бәя бирде.
Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Алинә Хисамиева: «Язучы Рәҗәп Бәдретдин – Татарстан Язучылар берлегенең горурлыгы», – дип йомгаклады. Ахырдан Рәҗәп Бәдретдин сүз алды һәм култамгалы китапларын укучыларга бүләк итте.
Кичәдә махсус хәрби операцияда булып, яраланып кайткан җырчы, Саба егете Ленур Биктимеров тирән мәгънәле җырларын китап сөючеләргә ирештерде. Чараны Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Илаһи бер кичә, кальбләрне сафландырып, күңелләрне хушландырып хәтерләрдә уелып калды.
«Казан утлары» редакциясе
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала