Казанда беренче тапкыр «Горький +» сәнгать фестивале узды
Чарада РФ халык артисты Евгений Миронов булды, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Казанда 4 июльдән 6 июльгә кадәр «Горький+» сәнгать фестивале узды. Шәһәрдә 50дән артык вакыйга булды – ачык кино күрсәтүләр, спектакльләр, цирк тамашалары, күргәзмәләр һәм театр лабораторияләре. Фестивальнең мактаулы кунагы РФ халык артисты Евгений Миронов килде, ул фестиваль кысаларында «Салават Күпере» торак комплексында булды.
«Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркта «Горький +» фестиваленең киң программасы чараларының бер өлеше генә узды. Казанлылар ачык кино күрсәтүләрдә һәм Әлмәт урам театрының «Легкие крылья» спектакль-променадында була алдылар.
«Мондый парк минем йортым янында булуы турында хыялланыр идем! Шундый гүзәл парк, монда әле чараларга йөрү генә түгел, ә белем бирү миссиясе дә бар, бу бик шәп эшләнгән, мин сокланам!», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Евгений Миронов «Салават күпере»ндә булганда.
Фестиваль кысаларында бөтен шәһәр буйлап 50 дән артык мәдәни вакыйга – спектакльләр, лекцияләр, кинопремьералар, күргәзмәләр һәм башкалар узды. Лядской бакчасында шәһәр халкы һәм кунаклары Максим Горький иҗатына багышланган фотокүргәзмәдә булды, «Казан» Гаилә үзәге янында танылган язучының әсәрләре мотивлары буенча «Горькийлэнд 3.0» цирк тамашасы һәм башка бик күп вакыйгалар узды. Бөтен мәдәни программа бөек рус язучысы Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган иде.
«Татарстан башлыгы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәменнән башка без мондый зур фестивальне үткәрә алмас идек», — дип билгеләде Евгений Миронов.
«Горький +» фестивале «Гаилә» милли проекты кысаларында уза.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА