Журнал «Безнең мирас»

ДИН ҺӘМ ТЕЛ – МИЛЛИ ЯШӘЕШНЕҢ НИГЕЗЕ

Милли яшәеш ул, буыннан-буынга күчеп бара торган гореф-гадәтләр. Аларның асылы – дин һәм тел.

«Һәр халыкта иң мөкатдәс ике нәрсә бардыр: аларның берсе – дин, икенчесе – туган телдер... Динебез өчен ничек тырышсак, телебез өчен дә шул кадәр үк тырышуыбыз бик зур бурычтыр. Чөнки шушы ике терәк – дин һәм туган тел исемле ике тотка исән, нык булган тәкъдирдә генә без, татарлар, исән булачакбыз. Инде киресенчә булса, безне киләчәктә «бетү» исемле аҗдаһа йөрәк яргыч авызын ачып йотарга дип торадыр». Бу сүзләр «Сөембикә» журналының 1914 елгы 12нче санында язылган. Ни кызганыч, киләчәк буыннар өчен васыять булырлык шушы сүзләр күп еллар буе онытылып торды.

Ә бит динебез милләтебез өчен 1552 елдан соң булган авыр чорларда, аңа бөтенләе белән милләт булып яшәвеннән юкка чыгу куркынычы туган заманнарда да шушы афәттән коткаручы булды. Татар, ят камалышта калса да, үзенә чукындыру һәм руслаштыру сәясәте янаса да, боларның берсенә дә бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А.Фирсов болай дип язган: «Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещеных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твердыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены».

Аннан соңгы мең елдан артык тарихыбыз бу сүзләрнең дөреслеген тулысы белән раслады. Шушы дәвердә «бетү» аҗдаһасы динебезне һәм телебезне йоту куркынычын тудырды.

Совет чоры, милләтебезне динсез калдырып, акрынлап булса да, телебезнең саегаюы чоры иде. Юк, мин һич кенә дә шушы елларны хурларга җыенмыйм. Ул чорның да милли яшәешебезгә керткән өлеше зур. Татарстан республикасының барлыкка килүе, анда милләтләрнең дустанә яши башлавы гына да ни тора. Татарстан өлкә партиясе җитәкчесе Мендель Хатаевичның шактый дөреслеккә туры килгән мондый сүзләре бар: «Многим русским, которые раньше были преобладающей, господствующей нацией, просто трудно свыкнуться с тем равенством, которое установилось после победы Октябрьской революции». Андыйлар күпчелек булмасалар да, алар бар иде. Ә күпчелек Тукай язганча, руслар белән дустанә рәвештә яшәүчеләр иде: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып...»

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ул елларда республикада музыка сәнгатенә зур урын бирелде. Шушы дәвердә Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Әнвәр Бакировның иҗатлары яңа сулыш алып, тантана итте. Алар язган әсәрләр милли моңнарыбызга төрелеп, сәләтле җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Искәндәр Биктаһиров һәм башка артистларыбыз башкаруында радио һәм телеканалларда һәрвакыт яңгырап торды. Габдрахман Әпсәләмов, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Хәсән Туфаннарның әсәрләре халык күңеленә ятышлы буларак, аңа яшәү көче бирде.

Ләкин аннан соңгы елларда берничә буын динсез һәм күпмедер дәрәҗәдә милли телсез яши башлады. Һәм әле бүгенге көндә дә туган телебезне белмәүчеләр шактый. Аларның яшәешенә туган телебез урынына рәсми рәвештә үзләштерелгән рус теле урнашты. Тик татар канына сеңгән туган тел үзен сиздерә торды һәм хәрәкәткә килеп, өр-яңадан яшәү рәвешенә әверелә башлады.

 

РЕСПУБЛИКАНЫҢ УҢЫШЛАРЫ ЗУР

 

Җитәкчелегебез тарафыннан телебезгә игътибар артканнан-арта тора. Бүгенге көндә Татарстан Рәисе каршында Марат Әхмәтов җитәкчелегендә уңышлы рәвештә милли телләргә багышланган махсус комиссия эшли.

Татар телен өйрәнүгә республикабызда гына түгел, башка төбәкләрдә дә омтылыш арта тора. Балалар белән эшләүдә дә уңай мисаллар шактый күп. Чувашиядәге Тукай авылы турында әйтеп китәсем килә. Монда халкыбызның төп таянычы – Иман, Аллаһы Тагәлә үзе. Авылда вакыф рәвешендә яшәү барлыкка килгән. Колхоз беткәч, халык үзенең пай җирләрен мәчеткә тапшыра һәм аның каршында идарә барлыкка килә. Идарә, ә аның составында муниципиаль берлеге рәисе дә, мәктәп директоры да һәм аның эшендә катнашырга теләгән башкалар да булганлыктан, ул барлык эшләрне җитәкләүче көчкә әверелә. Авылда яшь буынны тәрбияләүгә махсус урын бирелә. Балалар мәктәпкә керер алдыннан, мәдрәсәдә дини белем ала, намаз һәм догалар өйрәнә. Нәтиҗәдә, алар бер-беренә ышанып, бердәм яшәү рәвешендә ныгый, башка милләтләр белән яшәү тәртибен дә яхшы үзләштерә.

Россия демократик юлга басып, Татарстан суверенлык Декларациясен кабул иткәч, Россия белән шартнамә төзеп, динне, телебезне саклап калу мөмкинлекләре барлыкка килде. Татарстанның шуңа таянып кабул ителгән конституциясендә татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып ныгытылган. Шушы изге эшләрнең башында ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, мәчетләр төзелә башлады. Һәм шунысын әйтеп китү урынлы булыр: ул 1552 елда җимерелгән мәчет урынына, гаҗәеп матур, төрле якка ислам нуры чәчеп торган мәчет төзетте.

Яңа шартларда динебез хәрәкәткә килеп, яшәешебезгә үз өлешен ныклап кертә. Татарстанда һәм Россиянең татарлар яшәгән башка төбәкләрдә мөфтиятләр барлыкка килде.

Республикабыз мөфтиятенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, динебез яшәешебезгә кайта башлады. Республикада 200дән артык мәчет барлыкка килде. Шушы рәвештәге ныклы эшләр Самара, Ульяновск, Төмән, Тубыл һәм кайбер башка өлкәләрдә, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари-Эл республикаларында да алып барыла.

Күп җирләрдә мәдрәсәләр барлыкка килде. Аларда дин белән тел кулга-кул тотынып яши. Аларның берсе – үзем шунда йөри торган Ильяс Җиһаншин җитәкчелегендәге Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләрдәге вәгазьләр татар телендә генә алып булырга тиешлеге турында карар кабул итте. Шуның белән «бетү» аҗдаһасына юл бикләнә башлады. Дөрес, ул аҗдаһа әле юкка чыкмады, ул һәрдаим үзен сиздереп тора.

Дин һәм тел – милли яшәешнең нигезе. Ул милли яшәешнең барлык якларында да чагылыш таба. Беренче урында, әлбәттә, икътисад. Татарстан юкка гына бу өлкәдә, Россиядә йөзек кашыдай республика буларак, башка төбәкләргә үрнәк булып тормыйдыр. Республикада ел саен 33,8 миллион нефть табыла. Аның республикадагы иң зур өлеше «ТАНЕКО» АҖ һәм «ТАИФ-НК» АҖ предприятияләрендә дә эшкәртелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республикада нефть-газ химиясе комплексы тирәнтен үзгәреш чорын кичерә. Бу чыннан да шулай. Моны шушы мәсьәләләргә багышланган, быел август аенда Казанда булып үткән «Татарстан нефть-газ форум»ы ныклап раслый. Анда юкка гына, Россия төбәкләреннән башка, Бәһрәйн Корольлеге, Төркмәнстан, Сербия, Катар, Мисыр, Мавритания һәм Казахстаннан килгән кунаклар катнашмагандыр. Алар шушы мәсьәләләргә кагылган форумда Татарстан тәҗрибәсен ныклап өйрәнде.

Республикабызның башка өлкәләрдә дә уңышлары зур: «Вакуммаш», компрессор заводы, «Данафлекс», «Татхимфарм-препараты», «Палп-индекс» яңа уңышларга ирешә тора. Машиналар, техник җиһазлар, дарулар кәгазь, резина, пластмасса эшләнмәләре камилләшә, күбәя. Авиция заводында ТУ-214 самолетларын җыю уңышлы бара, вертолет заводы «Ансат» үзенә кирәк детальләрне үзе булдыра башлады.

Шунысы бик тә әһәмиятле: республикада азык-төлек җитештерү дә сизелерлек арта. Татарстан уңыш җыю нәтиҗәләре буенча Россиядә – өченче урынны, сөт җыю буенча – беренче һәм ит җитештерү буенча иң зур урыннарның берсен алып тора. Моның беренче сәбәбе – халкыбызның тырышлыгы һәм икенчесе – авыл хуҗалыгына яңа технологияләр, кырларга электрон карталар кертү. ашламалар, күрсәткечләр урнаштыру нәтиҗәсе. 

 

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЗАТЛЫ ЮЛДАШЛАРЫ

 

Шулар белән бергә, милләтебезнең рухи байлыгындагы үзгәрешләр, аларның уңай яклары, шул ук вакытта уңай булмаганнары да үзләрен сиздереп тора.

Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралткан. «Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән», – дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк милли моң-җыр белән бергә сеңә. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга, җыр поэзиясенә юл ача. Шушы тел иң авыр чорларда да халкыбызның яшәү терәге булган. Ул – XIX-XX йөзләр чигендә безне Русиянең иң укымышлы халкына әверелдергән алгарышның нигезе. Халык аны шактый вакыт күз карасыдай саклаган. Ул Наҗар Нәҗми язганча, чын-чынлап, «ассалар да, киссәләр дә, үлмәгән тел». Шушы үлмәс һәм ныклы тел башкорт, казах һәм үзбәк әдәби телләренең формалашуына да зур этәргеч ясаган. Октябрь революциясенә кадәр алар шигырьләрен татар телендә язганнар, аны шигърият өлгесе итеп санаганнар. Татар дошманнарының берсе булган миссионер Николай Ильминский, татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карыйлар, дип язган. Күренекле таҗик шагыйре Садретдин Айнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме дип сорагач: «Әйе, белә идем, Тукай аша», – дип җавап биргән.

Телебезнең ышанычлы юлдашы – ул моң. Ул гади музыка яки төрле көйләр җыелмасы гына түгел, ә үз эченә халыкның эчке кичерешләре белән бергә бай тарихын сеңдергән могҗиза. Анда тарихыбызның яңгырашы, дөньяны таң калдырырдай аһәңе. Анда табигатьнең үз моңы, курайга сеңеп калган дала тынлыгы һәм яңгырашы. Ул үз эченә татарның бөеклек чорын да, кан-яшь коеп яшәгән коллык дәверен да туплаган. Ул аның канына миллилеге, татарлыгы белән бергә сеңгән.

Моның шулай икәнлеге Тукайның «Милли моңнар»ында бигрәк тә ачык чагыла. Берәү, бу берәү дигәне аның «Болгар» номерларындагы күршесе, дусты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса.

Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән «мескен булып торган өч йөз ел»ы арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, мәгълүм дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра.

Әйтерсең лә, аның үз күңеленнән дә «сызылып-сызылып» милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен».

Бабаларыбыз моңны, кыпчак һәм болгар туганнары белән бердәм милләтенә әверелеп, Идел-Урал җирлегенә сеңдергәннәр. Безнең тауларыбыздан, урман-болыннарыбыздан әнә шул моң бөркеп, халкыбызга яшәү көче биреп тора.

Ләкин... Шушы сүзне теләсәм-теләмәсәм дә әйтергә туры килә. Чөнки музыкаль дөньябызны акча чире урап алды. Элекке җыр-моңнарыбыз урынына эстраданы булыр-булмас сүзләргә көйләнгән булыр-булмас башкаручыларның булыр-булмас такмаклары биләп алды.

Шушы акча чире йогышлы рәвештә кайбер талантлы җырчыларыбызга да кагылды. Алар да чын моңнарыбызга таянып язылган җырларны бик сирәк яңгырата.

Тик бу үтешле чир генә. Шикләнмим, вакыты җитеп, тиешле шартлар барлыкка килгәч, ә алар арта тора, моң дөньябыз моңсызлык упкыныннан чыгып, өр-яңадан хәрәкәткә киләчәк.

Татар халкы – утны-суны кичеп, тарихта ныклап чарланган һәм мәңгелек юлына ныклап баскан халык. Шушы юлда аның иң затлы юлдашлары – дин һәм телебез.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру