«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасыннан фоторепортаж
23 июльдә, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте катнашында, «Яңа исем» әдәби лабораториясе «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара (төп оештыручылары – «Казан утлары» һәм «Мәгариф»
журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова) уздырды. Яшь иҗатчылар фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри перформанс тәкъдим итте. Әлеге күркәм чарада олпат шагыйрьләр Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, «Яңа исем» остазлары Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, урта буын шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Фәнил Гыйләҗев, «Яңа исем» проекты шәкертләре Алинә Хәбибуллина, Айзат Вахитов, Таңчулпан Гыйләҗева, Айрат Шамс, Зөләйха Камалова катнашты һәм чыгыш ясады. Җырчылар Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйльфанов һәм Эльмира Кәлимуллина әлеге чарада катнашкан шагыйрьләрнең җырларын башкарды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА