Татарстан Язучылар берлеге йортында Казакъстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков һәм Алматы шәһәрендә нәшер ителә торган «Таң-Шолпан» («Таң Чулпан») журналының баш директоры – редакторлар советы рәисе Дидар Кулькенов белән очрашу булып узды.

Татарстан Язучылар берлегендә очрашу.
Әлеге очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, аның урынбасары Алинә Хисамиева, әдәбият галимнәре, язучылар һәм шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Хатыйп Миңнегулов, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Газинур Морат, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһим, Рафис Корбан, Алена Кәримова, Гәүһәр Хәсәнова, Рифат Сәлах, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты һәм чыгыш ясады.
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Ерлан Исхаков белән Дидар Мерекеулын Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

2025 елда Казакъстанның «ТаңШолпан» («Таң-Чулпан») журналының (16+) алты саны татар әдәбиятына багышланган иде.
Узган ел татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре «Таң-Шолпан» журналының алты санында дөнья күргән иде. Татарстан Язучылар берлегенең «Китап» нәшрияты исә былтыр казах язучыларының әсәрләре тупланган антология бастырып чыгарды.
Фикер алышу вакытында сүз ике арадагы кардәшлек, дуслык җепләрен тагын да ныгыту, алдагы елларда да каләм әһелләренең иң яхшы әсәрләрен ике тугандаш телдә нәшер итү кирәклеге хакында барды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала