Журнал «Безнең мирас»

Бакый аганы сагыну

Яшьлек еллары хатирәләрен искә төшереп шул еллардагы фотосурәтләрне актарып утырганда Бакый ага Урманченың Идел буенда учак тергезеп уха пешергән чагын объективка алган фоторәсем килеп чыкты. Уң кулында икмәк кисәге, сул кулы кесәдә, ә күзләре, ни турындадыр уйланып, учакка төбәлгән. Янәшәдә Идел өстендә моторлы көймә тибрәлә. Бу күренеш үзе бер иҗат әсәре!.. Ни турында уйланасың, Бакый ага, дип дәшәсе килә. Мөгаен, яшәеш, иҗат, туасы көннәр хакында уйланып баккандыр ул. Моннан ярты гасырга якын элек төшкән әлеге фото, бераз төсен үзгәртсә дә, гаҗәеп ихлас фотосурәт.


Бәлки, аның Күл Черкенен, авылының гүзәл табигатен исенә төшереп уйланып торган мәледер бу? Ирексездән, күңелдә аның үзе язган шигъри юллары яңара:


Черкендә ындырыбыз,
Зөя буенда,
Салтыкта ишегалдында
Иген сугу дүртләп-алтылап.
Кайда син, бәхетле сабыйлык,
Күл Черкене урамыннан
Яланаяк күл буена йөгергән чаклар?..


Әйе, Татарстанның һәм РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исе­мендәге дәүләт премиясе лау­реаты Бакый Урманче – татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур осталарның берсе. Ул Татарстанның Буа районы (элеккеге Тәтеш өязе) Күл Черкене авылында 1897 елның 22 февралендә дөньяга аваз сала. Әнисе Мәхҗүбә абыстай белән әтисе Идрис хәзрәт Урманчелар, аңа игелекле гомер теләп, Бакый исемен юкка гына сайламаганнардыр. Гомер бакый татар дөньясында билгеле шәхес булып, халкына хезмәт итсен һәм аның үзен дә милләте онытмас, дип юраганнардыр, мөгаен. Күл Черкененең шифалы тәмле суы, гүзәл табигате аны сабый чагыннан ук иҗатка илһамландырган:


Комлык. Туплауда кара- терлек
Җылы су коена,
Без уйныйбыз комда кабык сикереш…
Чибәр кызлар, киленчәкләр
Аллы- гөлле гүзәл киемнәрдән
Басмадан гел суын алалар.
Йомшак су чәйгә яхшы икән,
Шундый судан чәй эчәләр әби-апалар…


Бакый Урманче Бакый Урманче

Бакый аганың әлеге шигырь юлларын ятлый-ятлый аның үткәнен барлыйбыз.Ун яшьлек сабыен ничә чак­рымнарга Казанга – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга илткәндә Идрис хәзрәт ниләр турында уйланды икән?.. Кем белгән, әтисе әлеге мәдрәсәгә укырга бирмәгән булса, Бакый ага, бәлки, Г.Тукайны якыннан ук күрми дә калган булыр иде. Дөрес, ул Тукайны узып барышлый күргәләгән, очраштыргалаган булган, ул аралашырга бик яратмый иде бугай, дип сөйләгән язмасы бүген дә радиобыз фондында сак­лана. Бәхеткә, аңа 1913 елның салкын апрель төнендә, дус шәкертләре белән бергәләп, Клячкин хастаханәсендә шагыйрьнең баш очында Коръән хәтем итү, ягъни Коръән чыгу насыйп була. Әлеге чыгышында Бакый ага ул турыда да искә ала. Шул чагында үсмер Бакый шагыйрьнең йөз чалымнарын, күңеле тулы шигырь уты янып торган яшь Тукайның сүнә баруын эчке дөньясына кадәр йөрәк түренә сеңдереп куйган булгандыр. Югыйсә, күпме еллар үткәннән соң, шагыйрьнең скульптур портретын мәр­мәр­дән мәңгеләштермәс иде.


Төмәндә иҗат сәфәрендә бул­ганда мин аның безгә нә­мәгъ­лүм тагын бер эшен кү­реп кабат сөендем. Анда шул тө­бәктә яшәп иҗат итүче жур­налист, Бакый агаларның гаи­лә дусты Бибинур Сабирова сурәте.


– Мин Бакый абый белән Флора ханымнарда еш кунак була идем. Көзге көннәрнең берсендә кабат Казанга Бакый агаларга килдем, – дип башлады Бибинур апа әлеге картина турындагы хатирәсен. – Килгән саен бәйләү алып киләм. Бу юлы Бакый агага җылы свитер бәйләп утырам. Бакый ага каршыма утырды да: «Син бәйләвеңне бел, миңа игътибар итмә», – дип мине рәсемгә төшерә. «Бу рәсем миндә генә саклана», – диде әңгәмәдәшем. Рәсемдә сурәтләнгән Бибинур апаның җылы мамык свитерын Бакый ага өстендә күпләр күргәндер дә әле. Тәне-җаны җылыга сусаган чакларда Флора апага: «Бибинур»ны китер әле», – дип, шул мамык свитерны киеп куя торган булган.



***
Кабат аның 1972 нче елда Идел буенда төшкән фотосына күз салам… Көймәдә йөзәргә дә ярата иде шул Бакый ага. Югыйсә, үзе дә бер картинасын «Җилкәнле көймәдә» дип атамас иде. Идел аның өчен диңгезгә тиң елгаларның берсе булгандыр. Идел генә микән, Зөя елгасын да никадәр зурлап, йомшак суы чәйгә яхшы икән, дип язмаган булыр иде:


Ничә еллар шулай агасың,
Бормаланып, ярып татар саласын.
Бер ягыңда калдырасың никтер,
Тау ягының Буа каласын…


Бакый аганың Беренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә алынып, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рәсем сәнгатенә өйрәнүе дә бер гаҗәеп күренеш. Гимнастерка һәм кырыс солдат тормышы аның иҗатка булган омтылышын сүндермәгән, ә бәлки аңа иҗат дәрте өстәгән, дияргә җирлек бар.


Бакый ага Урманче башта Казанда сәнгатъ мәктәбендә укый, аннары Мәскәүдә Югары художество-тех­ник остаханәгә кереп, белемен камилләштерә. Аңа, мөгаен, әнисенең кул эшенә, чигү-тегүгә осталыгы да берникадәр этәргеч биргәндер. Ә бәлки бабасы Хәсән Урманченың буяучы булуы тәэсир иткәндер. Сабый чагыннан ук гаиләдә туку, чигү кебек халык иҗатының якынлыгы ярдәм итми калмагандыр. Балачагында ук рәсем ясап, әвәләп төрле уенчыклар эшләү күңел таләбе булгандыр, мөгаен.


Язмыш аны Мәскәүгә, Донбасска да илтә, Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкентта да яшәтә, кабат Казанга да алып кайта. Кайда гына яшәп иҗат итсә дә, аның әсәрләре үзебезнең татар дөньясына алып керә дә көй-моң дәрьясында йөздерә, хәтта сагыну-сагышта уйландыра. Аның «Самавыр янында» яисә «Сепарат янында» дигән картиналарын гына күрегез, чын татар авылы өенә килеп кергән кебек буласың. Ә «Сагыш» әсәре безне уйга сала, тетрәндерә, бәгырьләрне айкый. Бакый ага шушы әсәре белән генә дә тарихта үз урынын алган олы шәхес. Бу әсәрдә тулы бер роман язарлык образ бар. «Ибн Фадланның Болгарга килүе» әсәрендә дә нинди тирән мәгънә ята. Аның тарихи шәхесләребез, әдәбият-сәнгать әһелләре, ялкынлы революционерларга багышланган скульптур портрет иҗат итүе, шамаилләре халкыбызның рухи байлыгын һәм илаһилыгын, кыюлыгын тасвирлый. Бакый ага илебездә иҗат кешесенә бераз чикләүләр булган заманда да шул чор идеологиясенә каршы тору чарасын таба. Киң күләмле пейзаж һәм натюрмортлары, портретлары аша туган ил табигатен, халкын зурлый, милли үзаңыбызны уятырлык әсәрләр иҗат итә.


Бакый ага татар халкының иҗат дөньясында киңкырлы, талантлы, олы шәхес. Аның, скрипка кылларын тартып, халкыбыз җырларын, бәет, дастаннарын җырлап утыруы үзе бер дөнья. Ул аларны башкарып кына калмыйча, ак кәгазь битенә теркәп тә барган. Ә үзе иҗат иткән тирән мәгънәле шигырьләре кемнәрне генә битараф калдырыр икән. Гомере буе үзе кичергән, күргән-белгәннәрен бөртекләп, көндәлеккә теркәп бару бәхете бик сирәкләргә генә биреләдер. Безнең «Татарстан» радиосының алтын фондында аңа багышланган тапшырулар һәм останың үз тавышы да саклана. Сагынган чакларда без аңа сыгынабыз...


Идел буенда уха пешергәндә уйланып торган чагы сурәтләнгән фо­торәсем дә аның милләт язмышы турында уйлануына бер дәлил сыман. Сагынабыз сине, Бакый ага, юксынабыз, олы иҗатыңа табынабыз, дими, ни диярсең…

Теги: Дания Гайнетдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру