Журнал «Безнең мирас»

Ык елгасы үзәнлеге – ачылмаган тарих

2016-2017 нче елларда Табын, Ташлы Яр, Шуган, Керәш-Шуран, Салауз-Мухан, Тамьян, Иске Чакмак авылларында юлыккан 620дән артык экспонатны тәфсилләп өйрәнгәннән соң, Мөслим Туган якны өйрәнү музеена тапшырдым. Табылдыклар арасында аю тешләреннән ясалган сөяк амулет, акула тешләре, күкәй сыман формадагы керамик ядрә аеруча зур кызыксыну уята. Соңгы предмет эче тиз янучан сыеклык белән тутырылып, дошман өстенә ыргытыла торган утлы корал буларак кулланылган. Ядкярләрнең төп өлешен төрле орнаментлар белән бизәлгән савыт фрагментлары тәшкил итә. Аларның шактые бронза һәм тимер дәверләренең башлангыч чорына карый.


Археолог, профессор Альберт Борһанов

2015 елда Тамьян авылы янында археологик казу эшләре оештырдык. Бу тикшеренүләр барышында биредә б.э.к. I меңьеллыкта ук кешеләр яшәгәнлеге ачыкланды. Әлеге борынгы җирлекнең хәзерге рельефы курганны хәтерләтә, мәдәни катламы 130 см тәшкил итә. Табышларның төп өлешен керамик савыт-саба, имезүче хайваннарның сөякләре, бронза очлык, сөяктән һәм таштан ясалган әйберләр алып тора. Эш барышында бу объектның Ык елгасы бассейны төбәге тарихының башлангыч этапларын алга таба тикшерү өчен перспективалы урын булуы ачыкланды.


Археологик казу эшләре барганын ишетеп, авыл халкы да борынгы ядкярләр алып килә. 2021 ел

Музейга тапшырылган табылдыкларның бер өлеше урта гасырларның башлангыч чорларына, Идел Болгарстаны, Җүчи Олысы (Алтын Урда), Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы дәүләтләре чорларына карый, шулай ук XVII-XIX гасырларга нисбәтле керамик савыт-саба фрагментлары да бар. Табылдыклар арасында кием-салымның металл өлешләре, ат йөгәннәрен бизәү элементлары, төсле металл эшләнмәләр дә аз түгел.



Б.э.к. III-б.э.ның III гасырына караган, бронзадан ясалган бизәкле, эполетсыман берничә перәшкә кызыклы. Шулай ук күкрәкчәләр, кыңгырау формасындагы бизәнү әйберсе, алкалар һәм медальоннар да табылды. Кыйммәтле ташлардан, керамикадан, пыяладан, сөяктән һәм металлдан ясалган муенса рәвешендәге бизәнгечләр дә игътибарга лаек. Табылдыклар арасында бизәнү әйберләренең төсле металлдан вак элементларын ясау өчен таш калып та бар.


Шулай ук археологик экспонатлар арасында X-XIV гасырларга караган ук очлары, скиф төрендәге акинак (б.э.к. VI-IV гасырлар), тимер балталар, сөңге очлары, гарпуннар, кискечләр, кадаклар, йозаклар һәм ачкычлар барлыгын да искәртәбез.


2021 елның май аенда да район үзәге Мөслимдә, аның Ык буендагы Кооператив, Пушкин һәм Бакча урамнарында казу эшләре оештырдык. Нәтиҗәдә, VI-VIII гасырларга нисбәтле Кушнаренко культурасына караган кызыл һәм кара балчык керамика, XVI-ХIХ гасырларда пыяладан ясалган савыт-саба, тимер урак, чүкеч һәм кадак калдыклары, патша заманында сугылган тәңкәләр, хатын-кыз бизәнү әйберләренә юлыктык. Хәзерге вакытта бу табышларны җентекләп өйрәнү белән шөгыльләнәм. Алар барысы да Мөслимгә моннан 300 ел, ә бәлки, аннан да элегрәк нигез салынуын дәлилли. Әлбәттә, аңа кадәр үк Мөслим җире үзләштерелгән, биредә бай мәдәни катлам калган.


Археологик казу эшләре. Мөслим авылы, Ык буе. 2021 ел, май 


Альберт Борһанов


Безнең мирас. - 2021. - №6. - 40-42 б.

Теги: Альберт Борһанов Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру