Журнал «Безнең мирас»

Урау юллар гизеп табылган бәхет

Хәтерегездәдер, мәшһүр җырчыларыбыз элегрәк елларда халкыбызның борынгы озын көйләрен тамашачыга, Тукай таләп иткәнчә, үзенчәлекле моң белән җиткерә килделәр. Хәер, моң-сагыш үзе дә милли җырларның эталоны иде бугай. Сәхнәне аркылыга-буйга йөреп, тавышларына төрле хәрәкәтләр белән куәт биреп башкару аңарчы театр спектакльләрендә генә очрый иде шикелле.


Ә менә 60 нчы еллар азагында җыр кинәт кенә хә­рә­кәткә килде. Сәхнә тү­рендә һәрвакыт шат елмаючан, җиңел сөякле, кыска гына буйлы бер чибәр егет калыкты. Аны дәррәү алкышладылар, чәчәкләр бү­ләк иттеләр, болай да җырлап була икән, дип, хуплау сүзләре әйттеләр. «Татарстанның халык артисты» дигән мәртәбәле исемгә лаек булган Зиннур Нурмөхәммәтовның (1941-2003) эстрада эшчәнлеге әнә шулай башланды.


Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, иншаллаһ, Зиннурга иярүчеләр дә табылды. Аларның иң мәгълүме, мөгаен, Эльвира Розалидыр.


Бер карадым күзләреңә,
Икенче – йөзләреңә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.


Халкыбызның шундый ягымлы җыры, ике буын башкаручыларын берләштергән кебек, бу артистларның үз шәхесләренә дә карый бугай. Зиннур да, Розали да беренче чыгышларыннан ук тамашачыга чыннан да мәхәббәтле булып күренделәр бит. Хәзер инде үзләрен шулай яраттыра алган эстрада җырчыларыбыз җитәрлек.


Зиннур белән миңа гастроль сәяхәтләрендә байтак йөрергә туры килде. Бик хәрәкәтчән булса да, әңгәмәдәшен ул сабыр гына тыңлый белә, күзләреңә мөлдерәп карый, сүзе һәрвакыт мәгънәле, түрәләр алдында җебеп төшми – анысы инде нәселеннән үк килә торгандыр.


З.Нурмөхәммәтовның шәхси тормышы катлаулы гына түгел, фаҗигале дә була. Ул – Әстерхан шәһәрендә туган 41 нче ел малае. Сугышка кадәрге репрессия алар гаиләсенә дә кагыла. Әнисе Мәрьям апа, сабыен күрергә тилмереп, 1949 елга кадәр Сталин төрмәләрендә интегә.


Аннан үги әтисе Нәбиулла абзый белән бергә Сахалинның Горнозаводск шәһәренә күченеп китәләр. Әлбәттә инде, Зиннурга урыс мәктәбендә укырга туры килә. Ләкин татар моңы барыбер үз дигәнен итә. Туган җирләреннән, кыерсытылып, бирегә – шахталарга килеп урнашкан татар гаиләләре ниндидер юллар белән татар пластинкалары алдыралар, күңелләрен милли җыр белән юаталар. Нечкә күңелле малай патефоннан мәшһүр артист Рәшит Ваһапов башкаруында «Кара урман», «Әлфия» җырларын тыңлый. Моңнар йөрәккә языла бара. Әнисе сөйләве буенча, Зиннур кечкенәдән бик моңлы итеп җырларга яраткан. Шахтада эшләүче немец әсирләре дә аны таң калып тыңлый торган булганнар – курчаклар ясап, бәләкәй Зиннурга бүләк тә иткәннәр.


Соңрак язмыш аларны Приморье тарафларына илтеп ташлый. Тормыш шактый кысынкы еллар. Гаиләдә тагын ике үги сеңел. Үсмер Зиннур гаиләгә булышырга мәҗбүр. Ул Лесозаводск шәһәренең агач эшкәртү комбинатында кара эшләрдә эшләп йөри. Буш вакытларын үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә уздыра. Бу аның сәхнәгә ныклап аяк басарга җыенган еллары.


1961 елда Зиннур Нурмөхәммәтов Владивосток музыка училищесының вокал классына имтихан тота. Ләкин ике елдан аны армия сафларына алалар. Монда да ул җыр-моңнан аерылмый. Тын океан Хәрби диңгез флоты ансамблендә солист була. Музыкаль коллектив Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә еш кына концертлар бирә. 1964 елда мәшһүр композитор Долуханянның Владивосток шәһәренә килүе яшь җырчының алдагы язмышын ачыклауда хәлиткеч роль уйный. Танылган композитор Зиннурның саф һәм көр тавышына игътибар итә, аны үз төркемендә чыгышлар ясарга чакыра. Яшь җырчы, Долуханянның «Ой, ты рожь» җырын башкарып, рус тамашачыларын да таң калдыра. Кызганыч ки, бу иҗади дуслык, композитор автомобиль һәлакәтендә үлгәч, тукталып кала.


Зиннурның күңеле күптәннән инде Казанга тартыла. Әнисе дә сирәк кенә очрашкан чакларда гел шул турыда сүз кузгата. Ниһаять, җырчы зур өметләр белән Казанга юл ала. Әмма аны биредә беркем дә белми, беркем дә көтеп тормый. Күңеле шактый төшкән Зиннур үзе туган якларга – Әстерханга китеп бара. Аңа өлкәнең кинофикация оркест­ры белән берлектә концертлар биреп йөрергә туры килә. Әлбәттә, эшләнгән эш эзсез югалмый – аның осталыгы арта, репертуары байый бара.


Ә Казан барыбер күңелне алгысытып тора. Эләгәсе иде бит шунда, каһәр! Күп икеләнүләрдән соң, яшь җырчы тагын бәхетен сынап карарга була. Бу юлы инде ул иҗат әһелләренә карата үтә игътибарлы кешеләргә юлыга. Филармониянең ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов аңа Мәскәүдәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате мәктәбенә барырга тәкъдим итә. Бер төркем талантлы яшьләр, ике елдан соң шул мәктәпне тәмамлап, республикабызның данлыклы иҗат көчләренә килеп кушылалар. Ул елларда бер көпчәкле велосипедта Равил Таишевның сәхнә буйлап тыз-быз йөрүләрен, яшь һәм чибәр Римма Ибраһимованың күңелләрне сафландырып җырлавын күпләр хәтерлидер әле. Аларның сабакташы Клара Хәйретдинова инде бүген опера йолдызы булып кабынды. Ә Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Зәйтүнә Яруллина, Надия Гыймадиева, Зиннурның тормыш юлдашы Татьяна Романова - төрлесе төрле жанрда эшләсәләр дә, аларны берләштереп торган бер көч бар. Ул – талант галәмәте. Бу төркемне ул елларда «Нурмөхәммәтов бригадасы» дип йөртәләр иде. Зиннур әлеге коллективның җаны да, юнәлеш бирүчесе дә булды.


Җырчы, укып кайткач, беренче чыгышларыннан ук халык иҗаты үрнәкләрен яңарта башлады, аларга бүтән аһәң, башка яңгыраш өстәде. Ул башкарган «Бер карадым күзләреңә», «Ай, былбылым», «Бөрлегән», «Җаныем, бәгырем» кебек җырларга игътибар итегез әле. Алар аның үзенчә – нәкъ менә Зиннурча яңгырадылар. Шуңа күрә аңа беркем дә: «Гел иске җырларны җырлыйсың», – дип дәгъ­ва белдермәде. Үз репертуарына ул үзешчән авторлар иҗат иткән җырларның да иң асылларын гына сайлап алды. Башка милләт җырларын да үги итмәде. Аның 1970 елда Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында дип­ломант исеме алуы башлыча шуңа да бәйләнгән иде. Ә 1976 елда ул М.Җәлил исемендәге мәртәбәле бүләккә лаек булды.


Тормыш борылышларында үзе булып калган, сөйгән халкының җыр- моңнарына яңа төсмерләр өстәгән Зиннур Нурмөхәммәтов егетләрчә дәрт белән иҗат итте, сәхнә түрләрендә нур булып балкыды, кешеләргә шатлык һәм бәхет өләште.


Ни кызганыч, якты дөнья белән ул вакытсыз хушлашты. Аның образы күңелләрдә якты нур булып яшәр.


Редакциядән: Аяныч ки, даими авторыбыз, күренекле музыкант, композитор Марс Макаров үзе дә якты дөньядан китеп барды. Һәр икесенең дә рухларына хәер-догаларыбыз ирешеп торсын.

Теги: Марс Макаров Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру