Журнал «Безнең мирас»

Тиз тозланган кыяр

Моның өчен 8-10 см озынлыктагы кыярлар алына. Нежинский сорты булса яхшырак, аларны салкын су белән юалар, очларын кисеп ташлыйлар.


Кыяр тозлыйсы савытны әйбәтләп юарга, төбенә юган кара карлыган яфраклары, укроп, духовкада яки мичтә кыздырып алган арыш икмәге салырга. Аннан 2-3 кат кыяр тезәргә, яңадан карлыган яфраклары, вак итеп тураган керән тамыры яки аның яшь яфрагын, сарымсак, берничә лавр яфрагы салырга да тагын кыярлар тезәргә. Шулай итеп савытны тулганчы тутырырга. Кыярлар йомшармасын өчен имән яфрагы да салырга мөмкин.


Кыярлар күмелгәнче тозлык салырга, чиста чүпрәк белән капларга, тәлинкә яки түгәрәк агач такта куярга да аның өстенә авыр әйбер бастырырга. Тозлык никадәр җылы булса, кыярлар шулкадәр тизрәк тозлана. Бер тәүлек үткәч, аларны инде ашый башларга да мөмкин.


Тозлык ясау өчен 1 литр суга 40-50 г тоз салырга, барысын бергә кайнатып чыгарырга, 35-40°ларга кадәр суытырга да кыярлар күмелгәнче тутырырга.


Фото: pixabay
Татар халык ашлары. 

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру