Журнал «Безнең мирас»

Муса Биги ничек күп телләр белгән?

Атаклы татар романчысы Заһир Бигинең ир туганы Муса Биги гаять укымышлы кеше булган. Ул бик күп телләр белгән. Дәһли каласында яшәгәндә, аны Мәккәгә чакыртып алалар. Мәккәдә узган Исламчылар корылтаендагы бөтен кәгазь эшләрен Муса Биги алып бара. Һәр ил вәкилләре белән ул тегеләрнең үз телендә сөйләшә икән. Мусаның олы фикер иясе икәнен күргән берәү гаҗәпкә калып сорый:


- Әфәндем, сез Һиндстанның кайсы шәһәрендә белем алдыгыз? - ди.


- Мин Һиндстан кешесе түгелмен, – ди Биги. - Мин Һиндстанда вакытлыча гына торамын. Үзем мин Казаннан, Татар иленнән.


— Сез татармыни? — дип гаҗәпләнә әлеге кеше.


Муса Биги үзенең кем икәнен тәфсилләбрәк сөйләп бирә.


- Гаҗәп, гаҗәп! Сез соң каян килеп шулкадәр күп телләрне мөкәммәл беләсез? – дип сораганына каршы Муса Биги:


- Татарга тылмач кирәкми! - дип җавап кайтарган икән.


Хәзер генә ул татар бер тел дә белми, хәтта ана телен дә.



(Хуҗа Бәдигыйнең туганнан туган энесе Муса Бәдигый сөйләгән вакыйга. Ташкент, 1986)


Рабит Батулла


Фото: pixabay

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Хәтер сагында

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру