Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда сайлаучыларның 54,86 проценты тавыш биргән

Әтнә, Апас, Кайбыч районнары алда.
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 15 сәгать 30 минутка алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның 54,86 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган – бу 1 млн 577мең 882 кеше тавыш биргән дигән сүз.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шулай дип игълан итте. Иң күп сайлаучылар килгән муниципаль районнар - Әтнә, Апас, Кайбыч. Аерым алганда, Әтнә районында 92,91 процент, Апаста 92,62 процент, Кайбыч төбәгендә 91,13 процент сайлаучы тавыш биргән. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, Аксубай районында 89 процент тавыш биргәннәр, Әлки, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнарында – 70 проценттан артыгы.
Былтыр Президент сайлауларына 15.00 сәгатькә 57,7 процент сайлаучы тавыш биргән иде, дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
http://tatar-inform.tatar/

Теги: Сайлау - 2016

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру