Татарның «наив» сәнгать юнәлешендәге беренче рәссамы
Әйе, Әлфрид Шәймәрданов үзе дә, сынлы сәнгатьтә мин – революционер, дияргә ярата. Бу, чынлап та, шулай. Аны күбрәк чит илдә һәм Мәскәүдә беләләр. Татарстанда «наив» сәнгать төре әлегә аз билгеле. Бу сәнгатьне аңлаган белгечләр Әлфрид Шәймәрдановны татарның беренче «наив», татарчалаштырып әйтсәк, беркатлы саф сәнгать остасы, тере классигы дип атыйлар. Әлфрид – белеме буенча киноинженер. Ул тамашачысын чын мәгьнәсендә әлеге сәнгать төрен танырга һәм рәссамнарны хөрмәт итәргә өйрәтергә дигән максат куеп эшли. Әлфрид Шәймәрданов үзе дә: «Мин матди байлыкка битараф диярлек, мине идеяләр кызыксындыра. Идея хакына ахыргача барырга әзермен», – ди.
Әлфрид Шәймәрданов
«Наив» сәнгать төре, бер караганда, чынбарлыкка да туры килми кебек. Шул ук вакытта, классиклар – А.Руссо, Н.Пиросмани, М.Генералич иҗатларын барласак, әлеге төрнең никадәр мөмкинлекләр бирүенә таң каласың. Әлфрид Шәймәрданов – Казанда яшәп, иҗаты белән читтә күбрәк танылу алган рәссам. Чөнки сәнгатьнең әлеге төрен чын мәгънәсендә аңлаучылар, абруйлы белгечләр һәм сәнгатьнең бу төрендә иҗат итүчеләрнең эшләрен сатып алырга теләүче коллекционерлар бездә юк дәрәҗәсендә. Әмма аларга чит илдә кытлык кичермисең. «Кешеләр сәнгатьне аңласыннар өчен, наданлык белән көрәшергә кирәк», – дип аңлата моны автор.
«Көтү». 2012 ел. Киндер, майлы буяу, 120х100 см
Әлфрид Шәймәрданов тумышы белән Саба районының Сабабаш авылыннан. Ленинградның киноинженерлар әзерләүче институтын тәмамлый. Әлфрид аннары, Казанга кайтып, Кинохроника студиясендә эшләп ала. Ләкин күңеле иҗатка тартыла һәм ул, шушы хыялын тормышка ашыру өчен, кулына кылкаләм ала. Моңа төп сәбәпче, бәлки, аның Ленинградта укыган вакытта иң якын дусты, укытучы һәм сәнгать белгече Иван Соловьев булгандыр. Буш вакытларда алар бергәләп төрле күргәзмәләргә, музейларга, китапханәләргә йөриләр. Сәнгать белгеченең әйткән һәр сүзе, эчкерсез фикерләре Әлфридкә нык тәэсир итә, аны иҗатка рухландыра. Иван Степан улы Соловьев та Әлфриднең сәнгатькә күбрәк тартылуын сиземләп, бәлки, син кулыңа буяулар алып ни дә булса ясап карарсың, дип киңәш итә. Әлфрид Шәймәрдановка дустының бу сүзләре, әйтерсең лә, канатлар куя. Ул, әлеге белгечлек буенча белеме булмау сәбәпле, үзен «наив» сәнгать юлында сынап карарга була. Әлеге сәнгать юлына кереп китәргә, бәлки, бабасы Шәймәрдан Гәрәевнең агач эшләре буенча чын оста булып, заманында йорт җиһазлары, чүкеп, бизәкләп ясаган сандыклары белән танылуы да этәргеч биргәндер. Ул заманында әлеге кул эшләре белән авылда гына түгел, чит өлкәләрдә дә танылу алган алтын куллы оста санала.
«Гомерлек бәхет». 1995 ел. Киндер, майлы буяу, 105×94 см
Кулына кылкаләм алуга, Әлфрид Шәймәрданов, тамашачы күңелендә үзенең иҗаты аша шушы сәнгатькә юл ача. Беренче әсәрен ул 1993 елда иҗат итә. Шуннан бирле автор бөтен яшәешен әлеге иҗатка багышлый. 1997 елда Әлфрид Шәймәрданов Татарстанны беренче тапкыр Словакиянең Братислава шәһәрендә узган Бөтендөнья «наив» сәнгате күргәзмәсендә таныта. Аннан соң ул Мәскәүдә Рәссамнарның үзәк йортында «Кышкы бизәкләр» исемле шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә. Соңрак Германия, Литва һәм Болгария илчелекләрендә күргәзмәләр оештыра. 2001 елның июнендә Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасында әгъза булу турындагы сертификат тапшыру өчен килгән ЮНЕСКО генераль директорының урынбасары М.Бушенакига аның «Картофель, сорт «Михаил» дигән картинасы бүләк ителә.
Әдфрид Шәймәрдановның 2011 елда – «Казан» милли мәдәни үзәгендә, 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында шәхси күргәзмәләре уза. Аннан соң Мәскәүдә «Фестнаив-2013» күргәзмәсендә, 2014 елда Латвиянең Рига Конгресслар йортында үткән Россия сынлы сәнгать осталары күргәзмәләрендә катнаша. Рәссамнарның Испания,Чехия һәм Польшада да күргәзмәләре оештырыла. Сәнгатькә тәүге адымнарын ясаганда ул рәссам-абстракционист буларак та шактый әсәрләр иҗат итә. «Шар очып китте», «Яшел ямансулык», «Оверкиль» дигән эшләре узган гасырның туксанынчы еллары башында ук «Авангард кичә, бүген, иртәгә» дигән республика күргәзмәсендә катнаша. Иҗатының башлангыч чорында аңа эшләр өчен остаханә һәм файдалы киңәшләре белән танылган рәссам Харис Якупов та булыша. 2018 елда Республикабызның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда узган шәхси күргәзмәсендә автор күләмле эшләре белән тамашачыны таң калдырган иде. Соңгы елларда Мәскәүдә һәм үзебезнең Татарстаныбызда да Әлфрид Шәймәрдановның күргәзмәләре еш оештырыла. Аның тылсымлы иҗат эшләрен тамашачылар да үз итеп өлгерде. 2018 елда ул Николай Фешин исемендәге премиягә лаек булды, эшләре Лондонда нәшер ителгән «NaiveArt: Volume» наив-рәссамнар каталог-альбомына да кертелде.
«Иҗатым белән Татарстаныбызны чит өлкәләрдә, дөнья күләмендә танытасым килә», – дияргә ярата Әлфрид.
«Кеше ышанмаслык дөреслек»
Менә аның гаять зур күләмле «Очевидное невероятное» («Кеше ышанмаслык дөреслек») картинасы. Автор монда Казаныбызның нәкъ үзәгендә, Кол Шәриф мәчете янында Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Ибн Фадлан һәм аның делегациясен каршы алуны сурәтләгән. Бер карашка бу күренеш, чыннан да, кеше ышанмаслык бит! Әмма автор аны шулкадәр оста итеп ясаган ки, ышанмас җиреңнән шул чорга әйләнеп кайтасың. Автор картинаның бер серле урынын табып: «Гомер – кыска, сәнгать – мәңгелек» һәм «Без булдырабыз, без җиңдек», – дип язып та куйган. «Гомер – кыска, сәнгать – мәңгелек» әйтемендә автор сәнгать остасының уйларын чагылдырса, «Без булдырабыз, без җиңдек» дигәнендә исә М.Шәймиевнең уй-хисләрен, эчке кичерешләрен бирергә омтылган. «Әлеге әсәр аша Татарстанны һәм аның зурлыгын күрсәтәсем килде һәм татар рәссамнарын ерак чит илләрдә дә белсеннәр иде дигән уй белән иҗат иттем», – ди ул. Бу – сирәкләргә генә бирелә торган сәләт. Чыннан да, аның үзен дә, махсус белеме булмау сәбәпле, шактый еллар Россия Рәссамнар берлегенә кабул итмичә килгәннәр. Әмма әсәрләре чит илләрдә танылу алгач, Россия Рәссамнар берлеге бу җитешсезлекне тиз арада төзәтә. Әлфрид Шәймәрданов үзе дә чит ил «наив» сәнгатендә танылу алган рәссамнардан үрнәк алып иҗат итә һәм шул биеклектән төшмәскә омтыла. Аның иҗаты чын мәгънәсендә тылсымлы да, уйкичерешләргә дә бай һәм шул ук вакытта анда сихри яшерен серләр дә таба аласың. 2021 елда «Заман» нәшриятында Әлфрид Шәймәрдановның саллы гына альбомы да дөнья күрде. Анда авторның Россия һәм Европа илләре музей һәм галереяларында, шәхси коллекцияләрдә сакланган иң яхшы эшләре урын алган. Күңелендә туган образларын тиз генә киндергә төшереп, тамашачы хозурына тәкъдим итә автор. Әлфрид Шәймәрданов, көнне төнгә ялгап, тәүлекләр буе остаханәсендә эшләп утырырга мөмкин. Уйланган уйлары, күңелендә туган яңа образлары тизрәк киндердә җанлансын гына. Менә шундый тынгысыз рәссам инде ул. Аңа иҗатында яңадан-яңа үрләр яулап, татарның «наив» сәнгатен алга таба да дөньякүләм танытуда уңышлар теләп калыйк!
Дания Гайнетдинова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 82-84 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА