Журнал «Безнең мирас»

Татарлар төне буе вакытны гыйбадәттә уздыра

Рамазан – мөселманнарның 29-30 көнлек уразалары. Мөхәммәд (с.г.в) Коръәндә аларга (мөселманнарга), Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен, ел саен бер ай ураза тотарга боерган. Казан татарлары Рамазан вакытында мәчеткә ешрак йөриләр, бер ай дәвамында таңнан алып караңгы төшкәнче ашау-эчүдән тыелып торалар. Ак җепне кара җептән аерып булмый башларлык булып караңгы төшкәч, аларга таң атканчы ашарга-эчәргә рөхсәт ителә. Ураза ел саен 11 көнгә алданрак башлана, шунлыктан ул ел дәвамында төрле фасылга туры килә, җәй көннәрендә бик комачау, авыр була. Җәйге 17 сәгать озынлыктагы көннәрне ашамый-эчми уздыру тик утырган кешегә дә җиңел түгел. Көне буе басуда, эссе кояш астында, авызга йотым су да алырга ярамаган шартларда эшләргә мәҗбүр булган авыл халкы өчен нинди авырлык икәнен әйтеп тә торасы юктыр. Татарлар, караңгы төшкәч, төне буе вакытны гыйбадәттә уздыра. «Әл-Кадер» дип аталган кичә (төгәл билгеле түгел, так көннәрдә. – Ред.) изге санала. Ул төнне беркем дә йокламаска тиеш, мәчетләр халык белән тулы була. Бу төндә, Аллаһ әмере буенча, фәрештә, җиргә төшеп, Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдергән.


Рамазанда һәр мөселман фитр сәдакасы бирергә һәм байлыгы булганнар милегенең уннан бер өлешен ярлыларга, мохтаҗларга зәкят итеп өләшергә тиеш. Казан татарлары кулдагы һәм тауарга түләгән акчаны гына бүләсе милек санына куялар. Төп милек – йорт-җир, хәзерләнгән кирәк-яраклар бу исәпкә кертелми.


Рамазан кайсы вакытта ачык һавада оештырылган гомуми гыйбадәт белән тәмамлана. Ул көнне Гает дип йөртәләр, бәйрәм ашы итеп майга салып пәрәмәчләр, бөккәннәр пешерәләр, аларны бал ягып ашыйлар. Өч көн дәвамында кунакка йөрешәләр, бер-берсен сыйлыйлар, тәбриклиләр.


Рамазаннан соң ике айлап вакыт узгач, мөселманнарда Корбан бәйрәме була. Бу бәйрәм корбан чалып, сүзсез буйсынуларын онытмас өчен, Ибраһим пәйгамбәрдән (г.в.) Аллаһка эчкерсез, тайпылышсыз бирелгәнлек үрнәге итеп куелган. Кичтән башлап икенче бәйрәм көн уртасына кадәр, корбан ите әзерләнгәнче башка ризык ашамыйлар. Кайберләре яңа айда 6 көн дәвамында, төнлә белән туйганчы ашап, көндез ашау-эчүдән тыелып, янә ураза тоталар.


Корбан бәйрәме көнне Гает намазыннан соң өйләренә кайтып, әзерләп куйган мал-туарны корбанга чалалар. Корбан хайваннары санын татарлар йорттагы җәмәгать исәбеннән чыгып, ярлы-мохтаҗларны, бигрәк тә муллаларны да өстәп билгелиләр. Гадәттә, бер кешегә – бер сарык яки тәкә, сыер яисә дөя – җиде кешегә.


Йорт хуҗасы, кем булуына карамастан (кенәз морза, мещан), корбан хайванының берсен үзе чалырга тиеш. Корбанның башын Мәккәгә каратып, Аллаһ исемен әйтеп чалалар. Корбан итен шунда ук казанга салып пешерәләр дә Аллаһ исеменә багышлап ашыйлар.


(Аристарх Сперанскийның


«Казан татарлары» исемле тарихи-этнографик очергыннан,


русчадан Николай Петров-Текин тәрҗемәсе ) 


«Безнең мирас». — 2022. — №4. — 16 б. 


Фото: pixabay

Теги: Аристарх Сперанский Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру