Журнал «Безнең мирас»

Татар моңы әхрамы

Узган елның 21 августында Татар дәүләт филармониясе оешуга 80 ел тулды. Мәдәният залларының гомере сезоннар белән саналу сәбәпле, 2017-2018 еллар тулаем юбилей сезоны кимәлендә узачак. Концертлар, тамашалар, интернет-проектлар, сәяхәтләр, очрашулар... Болар барысы да Россиядәге иң дәрәҗәле концерт оешмаларыннан булган Татар филармониясенең озын һәм бай эчтәлекле гомерен ачуга юнәлтеләчәк.


Тарихка күз салсак...


СССРда бер-бер артлы ачылган филармонияләр – совет чорының, бүгенгечә әйтсәк, җитди «проект»ларыннан. Казанга кадәр Ленинград, Мәскәү, Киев, Харьков, Түбән Новгород, Свердловск кебек шәһәрләрдә (барлыгы – 16) филармония ачылган була инде. Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән 1937 елның 21 августында оештырылган Татар дәүләт филармониясе – унҗиденчесе.


Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Георгий МихайловичКантор Татар филармониясенең 70 еллык юбилеена багышланган мәкаләсендә болай дип яза: «СССРның күп шәһәрләре ул елларда концерт-эстрада бюролары төзү белән канәгатьләнәләр. Ул бюролар читтән килгән артистлар өчен прокат конторалары ролен үти. Ә Казан кебек зур сәнгати көче, профессиональ музыкантлары, башкаручылары булган шәһәрләр үзгәлеккә, «үзенекен» булдыруга йөз тота, концерт эшчәнлегенең сәяси вазгыятькә тәңгәл килерлек яңа формаларын эзли. Әле революциягә кадәр тәрбияләнгән тамашачыларның, традицияләрнең, тиешле биналарның булуы да Казанда филармония ачылуга этәргеч ясый».


Филармониянең сәнгать җитәкчесе И.Мәҗитов яңа концерт сезонын ача. 1988 ел

1917 елга кадәр дә Казан бай иҗади тормыш белән яши. Биредә борынгы опера театры, симфоник һәм камера концертлары оештыручы конторалар, музыка училищесы була. Тамашачыны тәрбияләүдә татар халык музыкасын башкаручы артистлар гаять зур роль уйный. Ул елларны шаулаткан исемнәрдән Камил Мотыйгый, Гали Зай­пин, Илларион Козлов, Мәрьям Рахманкулова, Фәйзулла Туишев, Фәттах Латыйпов, Заһидулла Яруллиннарны атарга мөмкин.


Татар филармониясеннән соң, 1939 елда Татар опера һәм балет театры, 1945 елда Казан консерваториясе ачыла. Әлеге өч оешма тыгыз элемтәдә эшли һәм Татарстан башкаласы тиз арада югары професссиональ музыка үзәгенә әверелә.


Филармониянең беренче директоры итеп музыкага бернинди катышы булмаган партия функционеры Л.Галиевне билгелиләр. Ул үз янына яхшы музыкантлар туплый, нәтиҗәдә, филармониядә көчле иҗат коллективлары барлыкка килә. Иң элек 35 музыканттан торган симфоник оркестр оештырыла. Баш дирижер итеп М.Шеппер билгеләнә, 1938 елда аны И.Әүхәдиев алыштыра. Ильяс әфәнде җитәкчелек иткән елларда оркестр «Татар дәүләт симфоник оркестры» дип атала башлый. Ләкин оркестр филармониядә озак эшләми – 1939 елның июнендә яңа ачылган Опера һәм балет театрына күчерелә.


Филармониянең тулы канлы, ныклы тормыш белән яшәп китүенә комачаулаган сәбәпләр дә була түгел: концерт оешмасы әзерлекле кадрлар, башкаручылар, оештыру тәҗрибәсе җитешмәгән шартларда барлыкка килә. Өстән кушу буенча тиз арада хор капелласы җыела. Ләкин ул тиз арада тарала да. Аның урынына Татар җыр һәм бию ансамбле оештырыла. Ансамбль күз ачып йомганчы Татарстан Республикасының горурлыгына әйләнә. Бу коллектив филармониядә 50 елдан артык эшли, 1991 елда ул мөстәкыйль мәдәният оешмасы сыйфатында аерылып чыга.


Беренче елларда ук ачылган Эстрада бүлеге 1990 нче еллар уртасына кадәр эшли. Россиянең башка филармонияләреннән аермалы буларак, Татар филармониясе алдында милли музыкаль структуралар булдыру бурычы да тора. Биредә С.Таһиров җитәкчелегендә татар фольклоры кабинеты һәм композитор А.Ключарев җитәкчелегендә Татар халык уен кораллары оркестры оештырыла.


Әлбәттә, филармониянең акрынлап-акрынлап ныгуында Казанның элеккеге музыкантлары, урыс һәм татар композиторлары, музыка мөгаллимнәре зур роль уйный. Иң дәрәҗәлеләре арасында скрипкачы һәм дирижер Ильяс Әүхәдиев, хормейстер һәм атаклы теоретик Алексей Бормусов, композитор һәм фольклорчы Антон Эйхенвальдлар бар.


Бөек Ватан сугышы еллары


Сугыш вакытында филармония штатын тулаем тотарлык мөмкинлекләр булмый. Штатларның бермә-бер кыскаруы артистларның фронтка китүе белән дә аңлатыла. Әмма бу чорда куелган концертлар саны кимеми, ә арта гына, чөнки Казанга Мәскәү, Ленинград, Харьков, Воронеж, Киев шәһәрләреннән бик күп зыялылар эвакуацияләнә. Шунысы да игътибарга лаек: 1941-1945 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле тулаем сакланып кала һәм эшчәнлеген бер көнгә дә туктатмый. Фронт бригадаларына тупланган опера театры, радиокомитет, филармония артистлары яу кырына барып концертлар бирә.


Үз түбәң кирәк!..


Татар филармониясенең иң зур җәфасы – озак еллар буе бинасызлыктан интегү була. Ачылышыннан алып 1950  нче еллар азагына кадәр ул хәзерге «Нурулла» мәчетендә урнашып тора (мәчет биналарына мәдәни оешмалар, мәктәпләр «кертелү» совет чынбарлыгы өчен гадәти күренеш).


Островский урамындагы бинада да бүлекләр, җыр-бию ансамбле, репетиция класслары гаять тыгыз итеп урнаша.


Филармонияне Гоголь урамындагы беренче яхшы бинага 1970 нче еллар уртасында гына күчерәләр.


Ансамбль Сәмәрканд шәһәрендә. 1960-1970 нче еллар тирәсе

Ләкин тамаша залы, иркен репетиция һәм администрация бүлмәләре булган, зур шәһәр филармониясенә лаек бина 2000 елның ноябрендә генә бирелә. Павлюхин урамындагы бу йорт 1955 елда С.Киров исемендәге Синтетик каучук заводының мәдәният сарае буларак төзелә. Архитекторлары – П.А.Саначин һәм Г.И.Солдатов. Бина барокко, классицизм, совет йогынтысында бераз үзгәреш кичергән арт-деко элементларын берләштергән совет ампиры, икенче төрле әйткәндә – неоклассицизм стилендә эшләнгән.


Кызганыч, Татар филармониясе өчен бүген бу бина да кысан инде. Ике дистә елга якын алып барылган концерт эшчәнлеге, тамашачының төрле коллективларга, дөньякүләм танылган иҗатчыларга игътибары Казанга зур, күләмле тамашалар куярлык, кимендә 2000 кеше сыйдырырлык концерт залы кирәклеген исбатлады.


Кичәдән – бүгенгә...


Г.Кантор  филармониягә багышланган язмасында берничә директорга аерым тукталып үтә.


Михаил Боголюбов чорында кон­серва­ториянең һәм опера театрының иң яхшы музыкантлары белән эшләүгә йөз тоткан лекторий төзелә.


Михаил Первин җитәкчелек иткәндә биредә Натан Рахлин җитәкчелегендәге ТАССРның Симфоник оркестры туплана.


Марат Таҗетдинов чорында (1973-1988 еллар) татар эстрадасы киң колач җәя. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Ренат Ибраһимов һәм башка бик күп җырчылар халык арасында танылу ала.


Әсхәт Сафин идарә иткән елларда (илнең гаять тынгысыз, тормышның тулаем коммерциягә күчкән вакыты...) филармониянең Эстрада бүлеге таркала. Бу чор казанышларыннан Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуны атарга мөмкин.


Татар филармониясенә 2003 елда директор булып килгән Кадим Нуруллинны зур музыкаль проектлар, фестивальләр тарафдары, дип атасаң, дөрес булыр: Натан Рахлинның 100 еллыгына багышланган халыкара музыка фестивале, татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара фестивале, озак еллар буе зур уңыш белән барган «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурс-фестивале, «Филармониада», «Джазлы Казан», Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале... Бу чаралар соңгы елларда Казан һәм Татарстан тамашачысына дөньякүләм танылган музыкантларны, вокалистларны, күренекле оркестрларны, ансамбльләрне, солистларны күрсәтте.


Россиянең иң мәртәбәле концерт оешмаларыннан саналган Татар дәүләт филармониясендә бүген дүрт зур коллектив эшли, болар: Россиянең халык артис­ты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестры; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артис­ты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский җитәкчелегендәге Филармония джаз оркестры; Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Музыкаль-әдәби лекторий.


Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бер концерт сезонында ярты миллионнан артык тамашачыга хезмәт күрсәтә. Коллективларның гастроль география­се гаять киң: Татарстан авылларыннан алып океан артындагы кыйтгаларга кадәр... Һәм ул фәкать киңәя, ә мәгънәви җәһәттән – тирәнәя генә бара.


Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру