Журнал «Безнең мирас»

“Тамчы гөл” җырының тарихы

Вуз тәмамлагач, Мөслимдә юл оешмасында баш инженер булып эшләгәндә, 1978 нче ел тирәсе дип истә калган, “Тамчы гөл” җырының көе туды. 1979 елны мин туган ягым Сабага юл оешмасына җитәкче булып кайттым. Биредә “Сельхозтехника” берләшмәсенең автотранспорт буенча урынбасары Фәннүр Хамматов һәм аның энесе, минем сыман КИСИ тәмамлаган, төзелеш өлкәсендә җитәкче урында эшләүче Фларис Хамматовлар белән дуслашып киттем. Бу егетләр сабантуй батырлары һәм менә дигән җырчылар да. Фларисның, икенче курс студенты чагында Җөри авылы сабантуенда РСФСР чемпионын егып батыр калганы да булды...


Сабада мәдәният бүлеге җитәкчесе Ризван әфәнде, күңелләре сәнгать яратучы егет вә кызларны мәдәният даирәсенә җәлеп итәргә ифрат маһир кеше иде. Һәм без, җитди җитәкчеләр, эштән бушаган аз гына арада районның мәдәният йорты сукмагын таптый башладык. Булачак “Тамчы гөл” җырына сүз язуын үтенеп, җирле мәдәният хезмәткәре, ансамбльләр оештыручы, үзе дә көйләр, җырлар чыгаручы мөхтәрәм Рәйсә апа Имамиевага мөрәҗәгать иттем. Ул аны язды да. Текстта, башкасы истә калмаган, “өй кыегында сайрый бер былбыл, минем яратуымны шуннан бел” дигән юллар бар иде.


– Ничек инде өй кыегында былбыл сайрый? – дип гаҗизлектән гаҗәпләнү белдерүемә каршы, Рәйсә апа: – "Ишегалдым яшел чирәм, былбыл баласы кача", дип җырлыйлар ич, димәк, ул өй кыегына кунып та сайрарга мужыт, – дип, кырт кисте.


Мин күнәсе идем әмма булачак җырны якын арада, кызлар ансамбле озатылышында энесе белән бергә башлап җырлаячак Фәннүр чыгымчылады. “Үзең яз, яп-яланаяк, өч куплет кына шигырь язмаслык кешемени син”, – дип тузынды.


Вакыт тар иде, һәм мин аны тиз арада үземчә сызгалап та аттым. Куплетларда бәйләнеш бик юк та сыман, әмма аны дуслар да, тамашачылар да, тыңлаучылар да яратты. Якташыбыз, һөнәри композитор Фасил ага Әхмәтовның Казанда, шаһитлар алдында,(ә алар арасында авылдашым Һашим Абдуллин да бар иде): "Менә бу егет бер җыр язды, шуның белән халык күңеленә керде!” - дип, үз итеп аркамнан какканы онытылмый...


“Тамчы гөл” җыры телевидениедә “Хәерле кич” атлы тапшыруда яңгыраганнан соң канат ярды.


Казанның Бауман урамы башында җыр язмалары әзерләү студиясе бар иде. Аның динамигы әнә шул якташларым башкарылышындагы җырымны ярты ел чамасы өзми-куймый яңгыратты... Минемчә, бу – күп ара. ...Мондый бәхет тагын берәр авторга тәтеде микән әле?...


Әлеге җырны башта Әлфия Афзалова, аннары Хәмдүнә Тимергалиева концертларында җырлый башлады. Соңгысы - атаклы музыкант Вадим Мәхмүт углы Усманов җитәкләгән вокаль инструменталь ансамбльгә кушылып. Ул башкарылыш Татарстан радиосы фондына да алынган иде, исән калдымы икән, белгән юк. Фондка алынган “Алфавит”ны да яңгыратканнары ишетелми. Хәер, Заһидулла Яруллинның атаклы “Тукай маршы”н да "Тукай елы” дип игълан иткән дәвердә дә яңгыратмагач, ул фонд дигәннәренең исән калуы бик икеле... Бүген “Тамчы гөл”не Фәридә-Алсу дуэты яңгырата. “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә Әтнәдән ике малай - Фаил Сәфәров һәм Радик Шәрәфиевлар та аны гаҗәп оста башкарып, күңелне хушладылар.


Ул җырны баштан ук яраттылар. Сиксәненче елларда туган кызларга Тамчыгөл дип исем дә куйгалый башладылар хәтта! Мине, шуның аркасында, кая гына барып чыкмыйм, бер белмәгән әллә кемнәр кунак итәргә теләде, шул хакка игелек кылучылар да булмады түгел... Җырны тамашачының ничек кабул итүен Казанда, Үзәк Спорт сараенда күрү насыйп булды. Концертка билетлар беткән иде, Әлфия апа Афзалова, үзем алып керәм, дип вәгъдә бирде. Һич уйламаганда, Мөслимдә яшәүче ахири дус Мөдәмил Әхмәтовны очраттым. Әлфия апабыз безне җитәкләп арткы ишектән ниндидер коридорлар аша уздырып алып кереп, көтелмәгән кунаклар өчен калдырылган урыннарга урнаштырды. Концертта ике атаклы җырчы артистка ике номер, ә калганнарга бер генә әсәр башкару мөмкинлеге бирелгән, чөнки катнашучылар ифрат күп иде...Әлфия апа “Тамчы гөл” җырын җырлагач, Спорт сараенда алкышлардан давыл купты.


Мөдәмил:


– Әгәр ул мондый кул чабуларны тик үзенә генә дип уйласа, башка җыр башкара, әгәр алкышларның җыр өчен икәнен таныса , яңадан “Тамчы гөл”не җырлый. Ай-һай, моңа акылы җитәр микән? – дип сөйләнде.


Әлфия апабыз кабаттан “Тамчы гөл”не башкарды һәм янә азагы күренмәгән алкышларга күмелде.


Рөстәм Зарипов 


"Безнең мирас" журналы. - 2017. - №10. - Б.88


Фото: "Тамчы гөл" җырының автор кулы белән язылган нотасы һәм тексты

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру