ТӘКЪДИР (Миллият сүзлеге)
ТӘКЪДИР г. - 1. Фәләк, язмыш, күрмеш (диал.), кадәр; нәсыйб (насыйп), очрак.
«Тәкъдир - булмастан борын булачак нәрсәнең булуын тәгаен кылып кую димәкдер», «Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне вә һәрбер эшне булмастан борын үзенә мәгълүм булган рәвешчә тәкъдир кылып куймышдыр». «Бәндәләр һәрбер кылган фигыльләрен үз ихтыярлары илә кəсеп кылсалар да, аларга куәт бирүче Аллаһы Тәгаләдер». (Ризаэддин Фәхреддин буенча.)
Ки тәкъдир булмагай тәбдил — тәкъдирдә язылган үзгәрми. Г.Кандалый.
Тәкъдирдә ни язылса, ана карынында ук шул килер. Хәдис.
Аллаһы Тәгалә җан яратуны тәкъдир иткән икән, шул эш булмый калмас. Хәдис.
Сакланып кына тәкъдирдән котылып булмый. Хәдис.
Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. Тукай.
Коръән Кәримдәге «Комлык» сүрәсенең 9 нчы аятендә болай диелгән: "Әйткел: Мин пәйгамбәрләрнең тәүгесе түгелмен һәм миңа үзем белән яки сезнең белән ниләр булачагы билгесез». Ләкин Мәүлана Мөхәммәд Али, Пәйгамбәргә теге яки бу фирканең ахыргы язмышы бөтен ваклыкларына кадәр генә билгеле булмаган, дип яза.
Шәгъбан аеның 15 нче көненә каршы төндә яфракларына якты дөньядагы кешеләрнең исеме язылган тормыш агачы селкенә дә исеме язылган яфрак коелып төшкән кемсә шушы ел дәвамында үләчәк дигән ышану бар.
//Тәкъдири хата - язмышны хәл итә торган хата, русча - роковая ошибка.
2. Берәүнең эшләгән эшен тану; бәя бирү, бәя билгеләү; ихтирам итү; презентация (Фатих Кәримидә – прәзәнтә итү). Танытма сүзе дә кулай шикелле. //Тәкъдир ителү – тиешле бәясен алу.
Гаяз әфәндене без дә тәкъдир итүчеләрдәнмез, ләкин аны тәнкыйть кабул итмәслек бер харика, бер могҗиза диеп белмибез. Җамал Вәлиди.
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше; Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше. Тукай.
Ниһаять, Р.Мәрдановның үзеннән элек иҗат иткән авторларның хезмәтләренә карата игътибарлы булуы да тәкъдиргә лаек. Миркасыйм Госманов.
Адлер Тимергалин
Безнең мирас. - 2017. - №7. - 95 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА