Журнал «Безнең мирас»

Станислав Александров: «Мәскәүдә Татарстанның сайлауларга югары әзерлеген билгеләп үттеләр»

Сайлау алды этабы барлык халыкара һәм Россия нормаларына туры килде, дип саный Россия юристлар Ассоциациясе аппараты җитәкчесе.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). ТР ҮСК Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә “Россия юристлар Ассоциациясе” гомумроссия җәмәгать оешмасы аппараты җитәкчесе Станислав Александров кичә Мәскәүдә узган конференциядә катнашучыларның Татарстанның сайлауларга югары әзерлекле булганлыгын билгеләп үтүләрен җиткерде. Конференциядә чит ил экспертлары, РФ ҮСК җитәкчеләре, сайлау комиссиясе әгъзалары һәм “Россия юристлар Ассоциациясе” вәкилләре катнашты.
«Без оешманы эксперт җәмгыяте буларак карадык. ҮСК сайлау процессында катнашучылар өчен барлык шартларны да тудыруларын билгеләп үтәбез. Биредә партия катнашучыларына тудырылган шартлар кебек гади гражданнар, шушында яшәүчеләр өчен ирекле тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Техник каршылыклар, өзеклекләр дә булмады. Болар барысы да ТР ҮСКның тырышлыгы», – дип билгеләп үтте эксперт.
«Сайлау алды этабы барлык халыкара һәм Россия нормаларына җавап бирерлек булды. Иң мөһиме – РФ Конституциясендә язылган нормалар үтәлде», – дип җиткерде Станислав Александров.
Россия юристлар Ассоциациясеннән Татарстанда 100 күзәтүче бар, диде эксперт. Алар республика шәһәрләрендә генә түгел, район торак пунктларында да эшлиләр. «Хәзерге вакытта кимчелекләр һәм дәгъвалар безгә кермәде», – дип билгеләп үтте Станислав Александров.

Теги: Сайлау - 2016

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру