Журнал «Безнең мирас»

«Сәфәр-89»

(Әхмәт ибне Фадлан юлыннан мең елдан соң оештырылган сәфәр турында уйланулар)
Борынгы һәм урта гасыр сәүдә-кәрван юллары буендагы археологик, тарих-архитектура һәйкәлләре фәнни даирәдә зур кызыксыну уята һәм аларны төрле илләрнең галимнәре актив өйрәнә. Евразиянең икътисади-мәдәни традицияләрен чагылдырган төбәкләрдә үткән заман һәм бүгенге көн халыкларының тормышын, гореф-гадәтләрен өйрәнү гаять мөһим. Төрки телле халыкларының этномәдәни үсеше һәм аларның башка этнос, дәүләти берләшмәләр белән багланышларында Идел-Урал һәм Үзәк (Урта) Азиянең Арал-Сырдәрья-Әмудәрья бассейны әһәмиятле урын алып тота.
***
ЮНЕСКОның үз эшчән­легендә һәм халыкара һуманитар проектларда Урта (Үзәк) Азия, Идел-Урал халыклары һәм төбәкләренең табигый, тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, саклауга аерым игътибар бирүе очраклы түгел. Әлеге оешманың борынгы һәм урта гасыр сәүдә-кәрван юллары буенча беренче экспедиция­се белән бервакытта «Сәфәр-89» Бөтенсоюз һуманитар компекслы тарихи-этнографик экспедициясе дә оештырылды. Ул 1989 елның август-октябрь айларында гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибне Фадлан узган юлның зур өлешен кабатлады. Экспедициянең маршруты: Болгар – Казан – Әстерхан – Махачкала – Бакы – Красноводск – Мадау – Ашхабад – Серахс – Мары – Чәрҗәү (Төрекмәнабат) – Бохара – Әмудәрьяның сул яры буенча көньякка – Көнә – Үргәнеч – Бәйнау – Җаек – Куйбышев (Самара) – Болгар – Казан. «Сәфәр-89» экспедициясе Болгар-Казаннан 2 августта кузгалып, Татарстанга 5 октябрьдә әйләнеп кайтты. Аны Ленинград (Санкт-Петербург) шәһәрендәге «Үсеш» инновация фонды, Һуманитар экспедицияләр проекты кысаларында, Казан һәм Нева буе калаларының югары уку йортлары һәм академик институтлары голәмәсе, Татарстан Диния нәзарәте һәм Мәрҗани мәчетенең имамы катнашы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырды. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Ленинградның эре сәнәгать оешмалары иганәче булып, матди ярдәм күрсәтте, җиһазлар һәм автотранспорт («КамАЗ» автомобильләре) белән тәэмин итте. Экспедициягә ул вакытта әле яшь сәяхәтче, хәзер инде танылган галим, тарихчы Александр Юрченко җитәкчелек итте. Ул экспедициягә Ленинград, Казан, Уфа, Чабаксар һәм Ашхабад шәһәрләренең 19 яшь галимен, этнограф һәм археологларын, гарәп теле белгечен, Мәрҗани мәчетенең имам-хатибын, «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең «Кадр» кино төшерү төркемен, фотограф һәм ике шоферны җәлеп итте.


«Сәфәр-89»экспедициясендә катна­шучыларның игътибар үзәгендә дөнья халыкларының үзара элемтәсе тарихы, борынгы һәм урта гасырлардагы Шәрык һәм Көнбатыш илләрендә яшәүче этник төркемнәрнең мәдәни казанышлары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре, кешеләр һәм мал-мөлкәт хәрәкәте булды. Бүгенге галимнәрнең борынгы маршрут буенча фәнни сәяхәте хәзерге Евразиядә яшәүчеләрнең тормышын күрү һәм ерак бабаларыныкы белән чагыштыру мөмкинлеген бирә.


2016-2017 елларда хәлиф Җәгъфәр әл-Мөктәдир илчеләренең 921-922 елларда Багдад хәлифәте башкаласыннан, Иран һәм Урта Азия аша, Идел буе Болгарына сәяхәтенә 1095 ел тула. Ул вакытларда, Х гасырда Мәверәннәһер һәм Хөрәсән белән Идел буе Болгар дәүләте арасындагы сәүдә әйләнеше куәтле була. Дипломатик, дини-мәдәни һәм сәяси бурычларны үтәүче «тынычлык кәрваны»ның җитәкчесе Ибне Фадлан Урта Азияне Көнчыгыш Европа белән тоташтырган юлны җентекле тасвирлый. Элегрәк юл Багдадтан һәм Ираннан Идел буе Болгарына Кавказ арты һәм Хәзәр каганлыгы аша үткән була. Әмма Х гасыр башында, хәлиф Җәгъфәр әл-Мөктәдир идарә иткәндә, Багдад хәлифәте белән Хәзәр каганлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр кискен начарлана һәм сәүдә юлы Мәверәннәһергә күчә. Ибне Фадлан хәбәр итүенчә, кәрваннар Бохарадан Җәйхунга (Әмудәрьяга) бара, аннан елга буеннан Кәт каласына – Көньяк Хәрәзем үзәгенә, алга таба Җүрҗәниягә (Гөргәнҗәгә), шуннан соң Эмба аша Болгар патшалыгына юл тота.


Шулай итеп, сәүдә юлы Хәзәр каһанлыгын әйләнеп узып, Әтилнең (Итил­нең) сул ярыннан бара. Юл буенда күпсанлы кәрвансарайлар төзелә, аларның хәрабәләре безнең көннәргәчә сакланган.


Әхмәд ибне Фадлан юлыннан мең елдан соң оештырылган «Сәфәр-89» экспедициясендә катнашучылар алдында мондый бурычлар торды:


– Урта Азиядән Көнчыгыш Европага сузылган сәүдә-кәрван юлындагы археологик һәм тарих-архитектура һәйкәлләрен өйрәнү;


– шул җирләрдәге этник төркемнәрне этнографик тикшерү;


– Әхмәд ибне Фадлан сәяхәтен аның язмалары буенча модельләштерү һәм ул үткән юлның бер өлешен яңадан торгызырга омтылу;


– милләтара бәйләнешләрне, төрле илләрнең фәнни үзәкләре, югары уку йортлары галимнәре арасындагы фәнни элемтәләрне ныгыту.


«Сәфәр-89» проекты программасы табигый һәм тарихи-мәдәни зоналарга бәйле рәвештә 3 этаптагы тикшеренүләрне үз эченә алды. Бу Үзәк (Урта) Азиядәге сугарулы игенчелек, Казакъстанның дала һәм Идел буеның урман-дала зоналары. Әлеге өч төбәкнең һәркайсында гаилә-көнкүреш тәртипләре, ирләр һәм хатын-кыз хезмәте, халык бәйрәмнәрен оештыруның үзенчәлекләре бай тарихка ия һәм алар бүгенге көннәргәчә сак­ланган.


«Сәфәр-89» экспедициясе шушы мәсьәләләрне хәл итә алды:


1. 921-922 елларда Багдадтан Болгарга килгән гарәп илчеләре узган юлның зур өлеше кабат үтелде.


2. Фәнни һәм фәнни-популяр, шул исәптән тарихи-этнографик сюжетларга да корылган фильмнар төшерде.


3. Төрекмән, үзбәк, каракалпак, бәлүжи, фарсы, казакъ, калмык, Дагыс­тан халыкларының, азәрбәйҗан, рус, казакъ, татар, башкорт, Урта Азия, Казакъстан һәм Идел-Урал төбәгендәге башка халыкларның традицион һәм бүгенге мәдәнияте буенча фәнни мәгълүмат җыйды.


4. «Ибне Фадлан энциклопедиясе» өчен берникадәр материал туплады, ә соңрак экспедициянең кайбер әгъзалары Урта Азия һәм Идел буе халыкларының традицион һәм заманча этикеты турында фәнни хезмәтләр яза башлады.


5. Төрле республика башкалаларындагы, өлкә һәм район үзәкләрендәге хакимият ярдәмендә фәнни җәмәгать­челек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар уздырды.


6. Ислам тарихы, төрки-мөсеман халыкларының традицион һәм заманча мәдәниятенең төрле мәсьәләләре буенча лекцияләр, очрашулар үткәреп, агарту эшләре алып барды.


Экспедиция юлының иң нәтиҗәле һәм озын өлеше Урта Азиядә, аерым алганда Төрекмәнстанда булды. «Сәфәр-89» анда 7-25 сентябрь көннәрендә эшләде. Монда «Нусай», «Борынгы Мерв», «Көнә-Үргәнеч» дәүләт тарихи-мәдәни тыюлыклары, Мисриан, Анау, Меаны, Серахс, Дая-хатын тарихи-мәдәни комплекслары объектларында, шулай ук Абиверд-Пештак, Амул, Чәрҗәү, Дарган-Кала шәһәрлекләрендә фәнни-тикшеренү эшләре башкарылды һәм фильмнар төшерелде. 1991-1994 елларда аларның күбесе музей-тыюлыклар булып эшләп китте һәм бүгенге көндә дә реставрация-консервация эшләре дәвам итә.


«Сәфәр-89» экспедициясенең эше тәмамлангач, мин Урта Әмудәрья, Хәрәзем һәм Төрекмәнстанның көнья­гында археологик тикшеренүләр үткәрә башладым. Әлеге хезмәтемнең нәтиҗә­ләре буенча халыкара һәм төбәк конфе­ренцияләре үткәрелде, мәкаләләр, моног­рафияләр басылды. 1992 елда М.В.Ломоносов исемендәге МДУның археология кафедрасында «Борынгы һәм урта гасырлар башында Амул өлкәсе» дигән темага кандидатлык диссертациясен якладым.


Йомгак ясап, җентекләбрәк әзер­ләнеп һәм галим-голамә, энтузиастларны җәлеп итеп, Әхмәд ибне Фадлан юлыннан, Багдад – Хамадан – Мәшхәд – Серахс – Мерв – Амул – Бохара – Көнә – Үргәнеч – Бәйнәү – Болгар маршруты буенча, яңа комплекслы экспедиция үткәрү кирәклеге турындагы фикерне белдерәсем килә. Ул ЮНЕСКО, ИРСИКО, ТӨРЕКСОЙ теләктәшлегендә, экспедиция юлындагы илләр ярдәме белән үтәргә тиеш. Безнең карашыбызча, гыйльми сәфәргә халыкара һәм һуманитар статус бирергә, аны гарәп илчелегенең 922 елда Идел буе Болгарына килүенә һәм Идел-Урал төбәгендә ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елда уздырырга кирәк.


Cәүдә юлындагы кәрваннар
«Сәфәр-89» экспедициясендә катнашучылар
Экспедициядә катнашучылар Мадау авылында. Төрекмәнстанның көньяк-көнчыгышы. 1989 ел
Навидах шәһәрлеген өйрәнү. Төрекмәнстанның көнчыгышы
«Дая-хатын» кәрвансарае



Турахан төрбәсе. Башкортстанның көнбатышы
Альберт Борһанов Урта Азиядә

Теги: Альберт Борһанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру