Сабан туе
Бүгенге Сабан туен, бик борынгыдан килгән бәйрәм, дип сөйләргә күнегелгән. Ул, чыннан да, шулай. Сабан туен Олимпия уеннарының күчермəсе дигән фараз да бар. Дөрес, Олимпия уеннары дүрт елга бер уздырылса, Сабан туе әлегәчә ел саен үткәрелә.
Кытай чыганакларында Сабан туена охшаш мәртәбәле чараны сурәтләгән язма бар. Бу бәйрәмне һәр Яңа елны каршылаганда татар дәүләтенең башлыгы Җания оештырган.
Ул башта Сабан туе дип аталмаган, Җыен (корылтай, тупланыш) дип йөртелгән.
Без үскәндә дә Җыен аерым, Сабан туе аерым бәйрәм ителә иде. Соңыннан гына аларның икесен куштылар.
Җыен, аксакалларның үзара киңәше булып, төрле мәсьәләләрне уртага салып хәл итәр өчен җыела иде. Бу йола тәңречелек заманыннан килгән: башта җыен (киңәшмә, фикер алышу) уздырылган, хөкем чыгарылган, аннан соң бәйрәм ясаганнар.
Борынгы бабалар әүвәл Күккә (Тәңрегә, Кояшка), аннары Җиргә, аннары рухларга, әрвахларга багышлап корбан чалганнар. Корбан итеннән бөтен халык (будун) авыз иткән.
Аннан соң ат узышлары, дөя ярышлары башланган. Узышларны Җания үзе күзәткән һәм үзе үк нәтиҗә чыгарган.
Җания идарә иткән елларда җинаять кылыну бик сирәк күренеш булган. Кылынган очракта, баягы чарада җыелган халык алдында бу кешенең җинаятен фаш иткәннәр, аңа нинди җәза бирү турында киңәш-табыш корганнар. Яргулауны (ягъни хөкемне) Җания оештырган.
Рабит Батулла "Борынгы татар йолалары"
Безнең мирас. - 2017. - №11. - 103 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА