Журнал «Безнең мирас»

Разил Вәлиев: Сәйдәш турында китап чыгару авыр булмады

”Шәхесләребез” сериясендәге “Салих Сәйдәшев” китабын чыгару тарихчы-галим Миркасыйм Госманов идеясе булган. Бу хакта бүген Милли китапханәдә узган китапны тәкъдим итү кичәсендә “Җыен” фонды идарәсе рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев әйтте. Әлеге фонд “Салих Сәйдәшев” китабын нәшер иткән.


“Бу китапны чыгару Миркасыйм абый Госманов идеясе иде. Башта “без моны ерып чыга алырбызмы икән?” дип икеләндек, чөнки Хөкүмәттән бер тиен акча да алмадык. Безнең идея-теләкләр бар, әмма мөмкинлекләр шактый чикле. Россиядә, руслардан кала, мондый сериягә алынган халыклар башка күренми. Бүгенге көндә без – әлеге серияне алып баручы бердәнбер халык. Патшасыз, дәүләтсез яшәгән халыкны һәрвакыт бөек шәхесләр әйдәп, үз тирәсенә туплап барды”, - дип сөйләде кичәдә Разил Вәлиев.


Аның әйтүенчә, тагын 100гә якын чыгарасы шәхеснең исемлеге бар. “Без “Шәхесләр” сериясен язарга уйлагач, иң беренче исемлек төзергә булдык. Туфан ага Миңнуллин, Миркасыйм ага Госманов һәм мин – өчәү утырып исемлек төзедек. Өч исемлекне кушкач, 500 шәхес килеп чыкты! Миркасыйм абый: “Боларның барысын да язу өчен 250 ел кирәк, исемлекне кыскартыйк”, - диде. Кыскарта-кыскарта 300гә, аннары бөтенләй 100гә калдырдык”, - ди ул.


“Шәхесләребез” сериясендә бары тик бакыйлыкка күчкән кешеләр турында гына языла. “Бүгенге көндә иҗат иткән күренекле шәхесләребез дә бик күп. Исән кешеләрне дә яза башласаң, “нигә аны чыгардыгыз, мине чыгармадыгыз?” дигән сүзләр йөри башлаячак. Ә бакыйлыкка күчкән кешеләр бернәрсә дә сорый алмый. “Минем китапны да чыгара алмассыз микән?” дип сораучыларга: “Безнең идарә шундый карар чыгарды: без бакыйлыкка күчкән кешеләрне генә чыгарабыз. Сез шундый шартларга ризамы?” дип җавап бирәбез”, - диде шагыйрь.


Разил Вәлиев сүзләренчә, “Шәхесләребез” китаплары хәтта чит илдә дә зур популярлык казанган. Сүзләрен дәлилләп, шагыйрь Хельсинкида булган хәл турында сөйләде. “Берничә ай элек Хельсинкига баргач, Татарлар җәмгыятенә кердем. Китапханәләрендә иң түрдә, иң кадерле урында “Шәхесләребез” китаплары тора иде. Аларны латиницада да чыгарырга тәкъдим иттеләр. Ә инде Сәйдәш турында китап чыгару авыр булмады, чөнки аның турында материаллар искиткеч күп икән. Киләчәктә Садрый Макъсуди, Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Һади Такташ турында китаплар чыгачак”, - дип сөйләде “Җыен” фондының идарә рәисе Разил Вәлиев.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру